Тукай турында истәлек

Истәлекнең авторы Гариф Латыйф (1886-1962) – Г.Тукайның замандашы, журналист. Аның зәңгәр кара белән кириллицада 1946 елның 2 апрелендә язган бу истәлеге хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас фондында саклана: 9 ф., 4 тасв., 76 сак. берәмлеге. Зур булмаган өлеше «Кызыл Татарстан» газетасының 1935 елгы 15 апрель санында басылган. Текст кулъязмадан алынды.

Беренче очрашу

1907 нче елның җәй ахырлары иде. Драматург Г.Камал, Солтан Рахманкулов, мин һәм татар яшьләреннән тагын берничә кеше «Йолдыз» газетасы редакциясендә утырып тора идек. Шулчакта кечерәк буйлы, ябыграк, шәкерт сыман бер егет килеп керде. Печән базарындагы «Болгар» номерларының кечкенә бүлмәсендә урнашкан редакциягә бик күп кеше килә иде. Аларның кайсылары газетага язылалар, кайсылары газетага хәбәр китерәләр, кайберәүләр адрес яздырырга керәләр. Сотрудникларга күбрәк таныш булган кешеләр исә болай, сөйләшеп утыру өчен генә киләләр иде. Шунлыктан яңа килеп кергән егеткә игътибар биреп торучы булмады.
Без төрле политик һәм тормыш мәсьәләләре турында сөйләшә идек. Яңа кергән егет: «Исәнмесез?» – дип әйтте дә бер кырыйдагы өстәлгә куелган газеталарны карый башлады. Ул газеталарны караса да, безнең сүзләргә колак сала, елмаеп куя иде. Бераз вакыт үткәч, яшь егет безнең сүзгә кушылып китте һәм акыллы гына сүзләр әйтте.
Безнең күзләребез аңа текәлде.
Г.Камал аннан:
– Сез кем буласыз соң? – дип сорады.
Кунагыбыз кызарып китте һәм акрын тавыш белән:
– Мин Габдулла Тукай булам, – диде.
Бу сүз безгә электр тогы кебек тәэсир итте. Барыбыз да урыннарыбыздан сикереп тордык. Г.Тукай белән кочаклашып күрештек.
«Фикер» газетасында һәм башка газеталарда басылып чыккан гүзәл шигырьләре белән Г.Тукай үзенең исемен бик яхшы таныткан иде инде. Шунлыктан без аны күтәреп алдык. Хәлен сораша башладык. Г.Тукай солдатка каралырга авылына кайту өчен Уральскидан килгәнлеген әйтте.
Г.Камал, звонок басып, хезмәтче малайны (официантны) чакырды. Пәрәмәч белән чәй китерергә кушты. Берничә минут үтүгә, Г.Тукай белән күптәнге танышлар кебек булып киттек. Мәҗлесебез бик күңелле булды. Без Г.Тукайга, гаскәри хезмәткә алынмаса, Казанга килергә киңәш бирдек. Ул Уральскидагы авыр тормыштан бик туйганлыгын әйтте. Исән-сау булса, Казанга килеп торырга риза икәнлеген аңлатты.

Чәчәк ату чоры

Г.Тукай, гаскәри хезмәткә барудан азат ителгәч тә, Казанга килеп тора башлады. Аның шигырьләре газеталарда еш кына басылып чыга иде. Шул ук вакытта төрле китап сәүдәгәрләре һәм наширләр шагыйрьне, бал янына җыела торган шөпшәләр кебек, сырып алдылар. Аларның һәрберсе Г.Тукайның әсәрләрен бастырырга тели. Ләкин ничек тә арзан түләргә, үзенә күбрәк табыш алырга тырыша иде. Садә күңелле бичара Тукай алар белән сатулашуны үзенә кимчелек саный. Ни бирсәләр, шуңа риза булып, шигырьләрен бастырырга бирә иде. Шунлыктан Г.Тукай бик мохтаҗлыкта яшәде. Ләкин аңа карап, ул рухын төшермәде. Казанда яшәгән берничә елы аның иҗады чыннан да чәчәк аткан чор булды. Ул елларда «Әлислах», «Ялт-йолт», «Аң» журналларында күп шигырьләре урнаштырылды, аерым китаплары басылып чыкты.
Тукай Уральскида торган вакытында үзенең әсәрләрендә гарәп, фарсы сүзләрен бик күп куллана иде. Беркөнне мин аңа Уральскида 1906 нчы елда язган «Пушкинә» исемле шигырен укыдым һәм:
«Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин), Пушкин Александр!
Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якъсандыр [1], –
дигән сүзләр бик матур язылган, ләкин аларны күп кеше аңламый. Татарча сүзләрне күбрәк кулланып язсагыз яхшырак булыр иде», – дидем.
Г.Камал һәм башкалар да аңа шул киңәшне бирделәр.
Г.Тукай безнең киңәшне хуплап каршы алды. Шуннан соң шигырьләрен татар массасына аңлаешлырак итеп яза башлады. Ул үзенең шигырьләрен язу өчен уңайлы өстәл һәм кабинет булуны көтеп тормый. Чәйханәдә чәй эчеп утырганда яки редакциягә безнең белән күрешергә кергәндә дә үзенең энҗе бөртекләре кебек шигырьләрен язып ала иде.
Бервакыт мин Г.Тукайдан шигырь язарага ничек өйрәнгәнлеге турында сораштым. Ул болай җавап бирде:
– Мин кече яшемнән үк ятим калдым. Һәр җирдә мине кыерсыталар иде. Шунлыктан мин моңаеп йөрим, әтиемне, әниемне, туган җиремне сагынам, моңаеп җырлап йөрим. Язу таный башлагач, минем кулыма «Бакырган» һәм «Мөхәммәдия» китаплары килеп керде. Мин алардан шигырьләрне бик яратып укыдым, матур итеп төзелгән касыйдәләрне ятлап алдым һәм көйләп йөри башладым.
Аннары, Уральскидагы мәдрәсәдә укыганда, Төркиядән качып килгән революционер, шагыйрь Габделвәли Әмрулланың миңа зур ярдәме тиде. Беренче шигырьләремне мин аның киңәше буенча яза башладым…
Г.Тукай чыннан да көйләп, җырлап йөрергә ярата иде. Ул кайчакта «Мөхәммәдия» көенә җырлый, кайчакта «Краковяк»ны [2] да көйләп куя иде. «Хасият» исемле шигырен язганнан соң, көйләп укып йөргәнлеге әле дә күз алдымда. Ул аны «Мөхәммәдия» көенә җырлый, үзе шатланып көлә иде.
1908 нче ел башларында Г.Тукай Московский урамда аптека каршындагы йортның (хәзерге Киров [3] урамы, 53/6 нчы йорт) ишегалдына караган караңгы бүлмәдә торды.
Беркөнне мин аның янына бардым. Ул миңа, материаль яктан авыр шартларда торуыннан зарланып, болай диде:
– Хозяйка бүлмәдән куа: «Акча түләмисең», – ди. Ярый әле «Караван» чәй фирмасы игъланын шигырь белән тәрҗемә итеп бирдем. Бәлки, 10-15 сум бирерләр. Берәр айга хозяйканың сүзләреннән котылырмын…
Шулчакта ул миңа шигырь белән язылган «Чәй фирмасы «Караван» дигән игъланны укыды. Анда: «Бу фирманың чәйләре бик яхшы, аны сатып алыгыз», – дип шактый озын шигырь язылган иде.
Мин Г.Тукайга:
– Без каләм хезмәте белән көн күрүчеләрдә акчасыз булу гаҗәп түгел инде, – дидем.
Ул:
– Синең дә акчаң юкмыни? – дип сорады.
Мин кесәмнән портманетымны чыгардым да:
– Акчасызлык турында минем ике юллы гына бер шигырем бар. Рөхсәт итсәң, укыйм, – дидем.
Г.Тукай:
– Бик яхшы, укы, – диде.
Мин, портманетны күрсәтеп:
Ни булган соң минем бу портманетка?
Түләргә калмаган бер манет та.
Г.Тукай бик кычкырып көлде һәм миннән үз янына ешрак килеп йөрүемне сорады.
Берничә көн үткәч, мин тагын аның янына килдем. Ул мине бик шат каршы алды. Хозяйканы чакыртып, самовар китерергә кушты. Хозяйка ачык чырай белән: «Ярый, хәзер китерәм», – дип чыгып китте. Г.Тукай елмаеп көлде дә, миңа карап:
– Акча шулай йомшарта ул. Бер айлык квартира хакын алдан ук түләгәч, хозяйка бөтенләй үзгәреп китте. Әле күптән түгел самовар да бирми башлаган иде. «Караван» фирмасыннан акча алгач, мин аның авызын томаладым. Хәзер берәр йомыш кушсаң, «Сию минуту», дип йөгереп китә, – диде.
Чәй эчкәннән соң, урамга чыгып киттек. Ул көннәрдә русларның «Масленица» бәйрәме бара иде. Урамнарда кеше бик күп. «Май чабарга» килгән татар һәм рус крестьяннары үзләренең кыңгыраулар таккан, чуклар, тасмалар, җиз төймәләр белән бизәлгән һәм түрле чаналарга җигелгән атларында кешеләрне утыртып йөртәләр иде.
Без дә бер ат ялладык. Татар кучер безне шәһәр урамнары буйлап йөртте. Аннары безнең кушуыбыз буенча атны Яңа ашлык базары [4] (хәзерге Ухтомский [5]) урамына китереп туктатты. Анда бәйрәм уңае белән хәзерге бакча урынында берничә карусель, 3-4 балаган корылган иде. Күп халык җыелган. Балаганнар алдында башларына зур маскалар кигән клоуннар халыкны «Кәмит»кә чакыралар иде.
Г.Тукай миңа:
– Әйдә, бүген без дә гулять итәбез, – диде.
Иң элек карусельгә утырып берничә тапкыр әйләндек. Аннары «Кәмит»кә кереп, клоуннарның кыланышларын, акробатларның төрлечә сикерүләрен карадык. Г.Тукай, аларны карагач, сабый балалар кебек шатланды, кычкырып көлде. Аннан без минем квартирама киттек. Мин вокзалга якын Мещанский һәм Аркылы Владимирский (хәзерге Нариман һәм Пионер) урамнары чатындагы йортта тора идем. Г.Тукай бераз торгач та үзенә «илһам» килгәнлеген әйтте һәм шунда ук кәгазь, карандаш алып шигырь язарга тотынды. Хозяйканың самовары өлгергәнче, ул берничә шигырьне язып алган иде инде. Шуннан соң Г.Тукай минем яныма еш кына килеп йөри башлады.

«Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш»

1908 нче елда җәй ахырына таба Казан циркында көрәшләр башланды. Көрәшчеләр арасында Карәхмәт исемле бер төрек көрәшчесе дә бар иде. Печән базары татарлары аны зур шатлык белән каршы алдылар. «Мөселман пәһлеван килгән» дип, Карәхмәтнең көрәшкәнен карарга бик кызыксынып йөриләр. Цирк хуҗасы Никитин татар сәүдәгәрләренең бу нечкә кылларыннан бик оста файдалана. Башка көрәшчеләр белән килешеп, Карәхмәтне һәр көн «батырга» калдырып киләләр. Печән базары халкы шау килә. Чираттагы көрәшләрдән соң һәр көн Печән базары кибетләре алдында төркем-төркем халык җыела. Алар Карәхмәтнең «батырлыклары» турында сөйлиләр. «Бүген Карәхмәт белән Зайкин [6] арасында кискен көрәш була. Барырга кирәк», – диләр Печән базары халыклары. Ләкин ул көнге «кискен көрәш»тә бер як та җиңә алмый. «Кискен көрәш»нең киләсе җомга көнгә кичектерелгәнлеге игълан ителә. Карәхмәт тагын берничә батырны ега. Печән базары татарлары аңа чиксез куанып акча җыялар һәм Карәхмәткә алтын сәгать бүләк итәләр.
Ләкин печән базары татарларының бу шатлыгы озакка бармый. Русларның батыр көрәшчеләреннән берсе Карәхмәтне хур итеп ега. Карәхмәт аренада биш минут чамасы хәлсезләнеп ята.
Тукай үзенең поэмасында:
Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп… –
дигән сүзләре белән Карәхмәтнең соңгы көрәшләрдә җиңелгәнлегенә ишарә ясады.
Г.Тукай бу вакыйгаларга нык колак сала, төркем-төркем җыелган халык арасында йөреп, үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле поэмасына материал туплый.
Шагыйрь үзенең бу поэмасында дини хорафатлардан, Печән базары татарларының мещанлыкларыннан көлә, бозык элементларның азгынлыкларын, җәмәгать «эшлеклеләренең», корсак артыннан куып, халыкны алдауларын фаш итә.
Көзге көннәрнең берсе иде. Артист Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппа[сы] Вознесинский урамдагы «Купеческое собрание» дигән клубта (Островский урамында хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы [7]) әдәби-музыкаль кичә үткәрергә билгеләде. Бу кичәдә шагыйрь Габдулла Тукайның «Печән базары…» поэмасын беренче тапкыр буларак тамашачылар алдында укыячагы игълан ителгән иде. Клуб залы тамашачылар белән шыгрым тулы булды.
Габдулла Кариев ул көнне мине кичәнең администраторы итеп билгеләде. Кичә башланыр алдыннан Г.Тукай минем күземә каушаган төсле булып күренде. Бераздан ул минем яныма килде дә:
– Син тикшереп кара әле. Клубка Карәхмәт үзе килмәде микән? – диде.
Мин аңа:
– Килсә ни булган соң? – дигәч, Тукай:
– Син аның йозрыкларын күрмәдеңмени? Һәрберсе су чүмече кебек бит. Сәхнәгә кереп берәрне кундырса, көлең күккә очар. Андый көрәшчеләр хулиганлыклар эшләүдән курыкмыйлар. Ресто­ранда булган вакыйганы оныттыңмыни? Полицейскийлар барыбер аның ягында булганнар, – диде.
Чыннан да, шул чакларда Казан рестораннарыннан берсендә булган вакыйга минем хәтеремә төште. 4-5 көрәшче, ресторанга кереп, күп кенә ашаганнар, эчкәннәр. Соңыннан официант акча сорый башлагач, савыт-сабаларны, кайбер мебельләрне ватып бетергәннәр.
Мин тикшереп карагач, Карәхмәтнең клубка килмәгәнлеге мәгълүм булды.
– Карәхмәт килмәгән, – дип әйткәч, Тукай тынычланып китте.
Җыр, музыка номерлары тәмам булгач, Г.Тукай сәхнәгә чыкты. Халык аны көчле алкышлар белән котлады. Шагыйрь «Печән базары…» поэмасын зур дәрт белән укыды. Һәр куплетны укыган саен, көлгән тавышлар яңгырап торды. Тамашачылар Тукайга бик нык кул чаптылар. Якын танышлары, сәхнәгә кереп, шагыйрьнең кулын кыстылар.

«Болгар»да

Шагыйрь Г.Тукай берничә еллар буена Печән базарындагы «Болгар» номерларында торды. Аның кечкенә бүлмәсе өченче катта аш һәм чәй залы белән янәшә, тәрәзәсе Кабан күленә караган иде.
Аның бүлмәсенә һәрвакыт кеше килә. Күңел ачар урыннары булмаган яшьләр, эшсез кешеләр кичләрен карта уйнарга җыелалар, бүлмә эчен тәмәке төтене белән тутыралар. Ләкин Тукай үзе аларга кушылып уйнамый. «Болгар» коридорында моңаеп, җырлап йөри, шигырьләрен иҗат итә. Кайвакыт бүлмәгә кереп, карта өстәленә күз сала. Әгәр дә банк тотучы үзенә ошаган кеше булса:
– Миңа да бер сумга карта өләш, – ди.
Әгәр отса, отышны алып чыгып китә, бүтән уенга катнашмый. Оттырса, аңлырак кешеләр аннан акча түләтмиләр. Бүлмәсендә уйнаткан өчен, шуны «квартира хакы» дип уйлаганнар булырга кирәк. Картачылар уйный бирәләр. Тукай шул арада залда ашап, чәй эчеп яки бераз «пирәшләп» ала.
Төн урталары җиткәч, «клуб» халкы тарала. Тукай бүлмәсенә кайтып яза башлый яки шул төтенле һавада йокларга ята. Шундый күренешләрне миңа күп тапкырлар очратырга туры килде. Мондый һавада тору, һичшиксез, Тукайның сәламәтлегенә зур зыян китерде.
Мин Тукайдан кайчакта:
– Нигә бу картачыларны куып чыгармыйсың? – дип сорый идем.
Тукай миңа:
– Ялгыз калсам, эчем поша. Мин кешеләрдән башка тора алмыйм, – дип җавап бирә иде.

***
Элекке вакытта яшьләр арасында 1 нче апрель көнне бер-берсен алдашу гадәт булып киткән иде. Бервакыт искечә 1 нче апрель көнне Галиәсгар Камал, мин һәм тагын берничә кеше «Йолдыз» газетасы редакциясендә утырып тора идек. Шул арада Г.Тукай килеп керде дә Г.Камалга:
– Сезне телефонга чакыралар, – диде.
Г.Камал ашыга-ашыга «Болгар» номерларының икенче башындагы 7-48 нче номерлы телефон буенча сөйләшергә дип китте. Чөнки редакциянең үз телефоны юк иде. Бераз вакыт үткәч, Г.Камал башын бөгеп әйләнеп керде. Г.Тукай исә:
– 1 нче апрель! – дип кычкырып көлде.
Шуннан 1-2 сәгать үткәч, Г.Камал Печән базарыннан әйләнеп кайтты да, ишектән керүгә, җитди кыяфәт белән:
– Урамнан үтеп бара идем. «Көфер» чатына каршы чатта күп халык җыелганын күрдем. Якынрак барсам, ни күзем белән күрим: Шакир Мусин күлмәген салып, магазины алдына чыгып утырган. Үзе нәрсәдер мыгырдана, куллары белән күкрәгенә суга. Җүләрләнгән булырга кирәк, – диде.
Шакир Мусин Печән базарының иң юан сәүдәгәре иде. Ул бик азапланып йөри. Күп вакыт магазины алдында урындыкка утырып, узган-барганны карап тора. Г.Тукай аны «Габделкафа» (ягъни җилкә колы) дип йөртә иде.
Шулчакта редакциядә утырып торган Г.Тукай Г.Камал сүзләрен ишеткәч тә аны-моны сорашып тормады, тиз генә кепкасын киде дә, «кызыкны» карарга дип урамга чыгып китте. Озак та үтмәде, ул әйләнеп кайтты һәм Г.Камалга:
– Ник алдадың? Шакир Мусин фил шикелле үзенең урынында утыра ич, – диде.
Г.Камал аңа:
– Бәйрәм ашы кара-каршы. 1 нче апрель икәнен оныттыңмыни? – диде.
Г.Тукай шул чакларда үзенең:
Тән үстерсәң – җиһанда, һич тә шиксез фил булу мөмкин;
Укып рухыңны гали әйләсәң – Җибрил булу мөмкин [8], –
дигән шигырен язган иде.
Буржуаз наширләр Г.Тукай шигырьләрен басарга талашып алсалар да, аңа бик аз акча түләделәр. Ул ачлы-туклы тора иде. Шунлыктан иҗат эше белән бергә Әхмәт Урманчиев һәм Якуб Хәлилинең «Китап» [9] ширкәте нәшриятында экспедитор булып та эшләргә мәҗбүр булды.
Г.Тукайның бер күзенә тары бөртегеннән бераз зуррак ак төшкән иде. Мин аннан аның сәбәбен сорагач, ул болай диде:
– Кечкенә чагымда Яңа бистәдә мине тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли гаиләсендә торганда күзләрем бик авырта башлады. Мине врачка күрсәтүче булмады. Тик бер им-том итүче карчыкка күрсәттеләр. Ул шикәрне чүкеч белән ваклады да минем күзләремә салды. Шуннан соң күзләрем бигрәк тә авырта башлады. Чак кына сукыраймыйча калдым. Шуннан бер күземә ак төшеп калды…

Нәфрәт һәм мәхәббәт

Реакционерларга һәм ысулы кадимчеләргә каршы, эксплуататорларга һәм ишаннарга каршы Г.Тукай килешмәүчән көрәш алып барды. Ул үзенең әсәрләрендә карагруһларны, ялагайларны, хыянәтчеләрне, сатлык­җаннарны каты тәнкыйть итте. Ләкин аның иске режимга каршы язган күп кенә әсәрләрен цензура кыркып кыскарта иде. Г.Тукай «Бәянелхак» газетасын, аның редакторы Әхмәтҗан Сәйдәшевне бигрәк тә яратмады. Ул, безнең белән бу газета турында сөйләгәндә, «Бәянел кх тфү» дип куя иде. Түнтәр авылында яшәгән Ишми ишаннан [10], Троицкидагы Зәйнулла ишаннан [11], ысулы кадимче Мөхәммәтҗан Хафиздан, «Госмания» [12] мәдрәсәсендә күп еллар буена хәлфә булып яткан, соңыннан төймә, тарак белән сәүдә иткән, шулчакта ысулы җәдиткә каршы «Китабел-хәдид ли ибтилел-җәдид» («Җәдитне юк итү өчен тимер китап») яки «Мисыр каргасы» исемле китап язган аксак Низамидан көлеп, Г.Тукай күп кенә шигырьләр язды.
1905 нче елгы революциядән соң башланган реакция елларында патша хөкүмәтенең кушуы буенча Казанда ысулы җәдидче Галимҗан мулла Галиевнең Указы алына [13]. Карьерист Галимҗан мулла, Указсыз калгач, канаты каерылган кош шикелле аптырап йөри. Үзенең Указын кайтарып алу өчен теше-тырнагы белән тырыша. Шул максат белән ул реакцион «Бәянелхак» газетасын чыгарган Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм аның улы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев дәүләт Думасына депутат булып сайлану өчен үзенең кандидатурасын куя. Ишан Галимҗан мулла аны сайлату өчен үзенең мөритләре аркылы агитация алып бара. Губернаторлар, полицмейстерлар белән таныш һәм дус булган Сәйдәшев исә аның Указын кайтарту артыннан йөри. Ләкин Мөхәммәтҗан Сәйдәшев Думага сайлана алмый. Менә аларнаң корсак интереслары өчен татар милләтен сатарга йөрүләрен фаш итеп, Г.Тукай «Казан мулласы һәм булачак депутат» дигән шигырен язды. Ул бу шигыренең ахырында:
Очтылар хәзрәт, вәкил – күп очтылар,
Тик, тәэссеф [14], – җиргә егълып төштеләр, –
дигән сүзләре белән аларның хурлыклы рәвештә җиңелгәнлекләрен күрсәтте.
Г.Тукай «Бер газета идарәсе хәленнән» дигән шигырендә «Бәянелхак» редакциясе турында язды.

***
Шул ук вакытта Г.Тукай азатлык сөючеләрне, революционерларны чын күңелдән дус күрде. Ул татар большевигы Хөсәен Ямашевны бигрәк тә яратты. Хөсәен Ямашев аның бүлмәсенә еш кына килә, үзенең ягымлы сүзләре, ачык чырае белән тыңлаучыларны һәрвакыт үзенә тарта иде. Г.Тукай аның турында «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» һәм «Янә бер хатирәм» исемле шигырьләр язды.
«Янә бер хатирәм» дигән шигырендә Г.Тукай болай ди:
Мин – кунакчыл бер җыручы, миндә – бар ярлы-гидай,
Ханәмә яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай угълы бай.

Ул бәләнд [15] мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.
Бервакыт Г.Тукай миңа болай диде:
– «Бәянелхак»та эшләүче Исхак Бикчуриннан [16] сак була күр. Юк-бар сүзләр ычкындырма. Ул провокатор икән. Үзенең байтак танышларын охранкага тотып биргән. Аны миңа Хөсәен әйтте…
Аксак Исхак Бикчурин чыннан да шулай булып чыкты. Ахырдан ул үз-үзен асып үтерде. Аның бүлмәсеннән «Төкерәм мин дөньяга» дип язылган кәгазь табылды.
Г.Тукайга үзенең әсәрләрен укучылардан һәрвакыт бик күп хатлар килә иде. Кайсылары гүзәл шигырьләре өчен аңа рәхмәт белдерәләр, кайберләре шигырь язып, Г.Тукайдан төзәтеп бирүне үтенәләр иде.
Беркөнне ул миңа чит шәһәрдәге бер кыздан хат алганлыгын сөйләде. Г.Тукай аңа җавап язган. Бу татар кызы Г.Тукайга энҗедәй шигырьләре өчен, бигрәк тә хатын-кызлар турында күңелгә бик ягымлы сүзләре өчен рәхмәт әйткән. Тагын бер хатында, әгәр шагыйрь риза булса, аңа гомерлек юлдаш булырга (кияүгә чыгарга) теләгәнлеген аңлаткан иде.
Г.Тукай бу турыда дулкынланып болай диде:
– Бу кыз күңелгә бик ягымлы сүзләр яза. Аның белән якыннан танышсаң да ярар иде. Үземә гомерлек юлдаш табасым килә. Номерда торудан да туеп беттем инде. Ул чакта квартирада торыр идем. Биредә һава бик начар, сәламәтлеккә зарар китерә…
Берничә вакыттан соң теге кыз Г.Тукайга үзенең рәсемен дә җибәргән. Ул аны миңа күрсәтте. Матур гына татар кызы иде.
Г.Тукайның татлы хыялы тормышка ашмады. Г.Тукай әсәрләрен бастырып күп табышлар алган буржуаз наширләр аңа бертөрле дә ярдәм күрсәтмәделәр. Аны үз вакытында бер башкорт авылына булса да кымызга җибәрә алмадылар. Курорт турында сөйләп торасы да юк инде.

Бәхилләшү

1912 нче елда Г.Тукайның сәламәтлеге бик начарланган иде инде. Бервакыт мин аны врач Зарницын квартирасына алып бардым. Ул туберкулёз авыруларын дәвалый торган оста врач иде. Бервакыт врач Зарницын «Шәрык» клубында туберкулёз авыруы һәм аңа каршы көрәш турында лекция укыган иде.
Зарницын Г.Тукайның күкрәген тыңлап карады, кайбер дарулар алырга рецепт язып бирде. Май, сөт һәм башка туклыклы азыклар ашарга, күбрәк яхшы, саф һавада йөрергә киңәш бирде.
Аннары Г.Тукай: «Кымызга барам», – дип, Уфа, Петербург (Ленинград), Троицк якларыннан әйләнеп кайтты.
1912-1913 нче ел кышында мин аны «Амур» [17] номерларында (Киров урамында Сталин район Советы башкарма комитетының хәзерге бинасы [18]) очраттым. Ул аның бер бүлмәсендә [19] тора иде. Үзе тагын да ябыккан. Ләкин яшәүдән өметен өзмәгән иде. Г.Тукай:
– Бу арада үземә бераз көч килгәнен сизәм. Тереләмме икән? – диде.
Ләкин, кызганычка каршы, аның авыруы көчәйгәннән-көчәя барды. Ахырдан ул Клячкин больницасына (Островский урамында Яшь тамашачылар театры каршындагы хәзерге бала табу йорты [20]) керде һәм 1913 нче елның 2 (15) нче апрелендә шунда үлде. Бу кайгылы хәбәр халык арасына бик тиз таралды. Сөекле шагыйрьне кояшлы матур көндә күмделәр. Аның гәүдәсен татар каберлегенә илткәндә ун меңнәрчә халык озата барды.
Татар дөньясы горизонтында туган якты йолдыз сүнде. Ләкин аның эше сүнмәде.
Г.Тукайның гүзәл әсәрләре, аның иҗади традицияләре безнең арабызда мәңге яшәр.

«Тукай — ядкярләрдә» сәхифәсен Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләде

________________________________________

1. Тәрҗемәсе: Тиңдәшсез шагыйрьсең (афәрин), Пушкин Александр!

     Минем дәрт-омтылышым синең дәртең белән бер үктер.

2. «Краковяк» («Krakowaiak») – поляк халкының киң таралган биюе. Краков воеводасында яшәүчеләр арасында барлыкка килгән.

3. Хәзер янә Мәскәү урамы.

4. Ашлык һәм Агач базары – хәзерге Бауман районы Колхоз базары һәм Борһан Шәһиди урамы биләп торган урыннар.

5. Хәзер бу урам Борһан Шәһиди исемендә.

6. Зайкин Иван Михайлович (1880-1948) – рус көрәшчесе, очучы, цирк артисты.

7. Островский урамы, 10 нчы санлы йорт: Казан дәүләт яшь тамашачылар театры.
8. Г.Тукайның «Төрекчәдән» («Тән үстерсәң…») дигән шигыреннән. Басмаларында беренче юлда «һич тә» түгел, ә «бер дә».

9. Автор ялгыша. Чөнки «Китап» ширкәте, билгеле булганча, Габдерахман Галләм улы Дәүләтшин (?-?) тарафыннан оештырыла.

10. Ишми ишан – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев (1842-1919) – Вятка губернасы Малмыж өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Балтач районы Урта Көшкет җирле үзидарәсе) Түнтәр авылы ишаны, дин эшлеклесе, традиционализм тарафдары. Большевиклар тарафыннан атып үтерелгән.

11. Зәйнулла Рәсүлев (Рәсүли) (1833-1917) – дин эшлеклесе, ишан. 1859 елда Троицкида мәдрәсә тәмамлагач, Оренбург губернасы Верхнеуральски өязе Акхуҗа авылында мөдәррис һәм имам-хатыйп була. Рәсми хакимият тарафыннан 1873 елда Кострома шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Аннан азат ителгәч, 1884 елдан Троицкидагы 5 нче мәчетнең имам-хатыйбы, шунда ук «Рәсүлия» мәдрәсәсен нигезли.

12. «Госмания» мәдрәсәсе хәзерге Тукай урамындагы 3 нче санлы ике катлы кирпеч йортта була. Аны 1867 елда сәүдәгәр Җиһанша Бик­мөхәммәт улы Госманов (1817-?) төзеттерә. Совет хакимияте вакытында анда ир балалар мәктәбе эшли.

13. Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди­ (Галиев) (1857-1921) үзе нәшер иткән «Әд-дин вә-л-әдәб» (1906-1917) дини һәм әхлакый журнал битләрендә панис­ламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә.

14. Т ә э с с е ф – үкенеч.

15.  Б ә л ә н д – бөек.

16. Исхак Хәлил улы Бикчурин (1886-1913) – журналист һәм тәрҗемәче.

17. «Амур» номерлары – элекке Печән базары комплексында кунакханә тибындагы бина (Мәскәү ур., 70). 1864 елда сәүдәгәрләр бертуган Ибраһим (1806-1886) һәм Исхак (1814-1885) Гобәйдулла уллары Юнысовлар акчасына табыш йорты буларак төзеттерелә. 1886 елда, мирас буларак, Габделкәрим (1853-1928) Ис­хак улы Юны­сов милкенә күчә. Бертуган Мөбарәкша һәм Гарәпша Рамазановлар тарафыннан арендага алынып төзекләндерелә һәм 1912 елның 26 октябрендә рәсми рәвештә мосафирханә итеп ачыла. Зә­кәрия Садретдин улы Садретдинов(1880-1930) наширлегендә һәм мөхәр­рир­легендә 1912 елның 10 декабрендә чыга башлаган бер партия программасына да иярми торган көндәлек тәрәккый­пәр­вәр «Кояш» газетасының редакциясе шунда урнашкан була (өченче кат, 40 нчы бүлмә). Анда Г.Тукай 1913 елның февраль аена кадәр эшли.

18. Хәзер анда төзекләндерү эшләре алып барыла.

19. 9 нчы бүлмәдә.

20. Хәзерге ва­кытта ул би­нада Татарстан Республикасының Сәламәтлек сак­лау министрлыгы.

Комментарий язарга