Журнал «Безнең мирас»

Вафа Бәхтияров. Тукайның киенү рәвеше

Солдат эшеннән котылып, Арчадан Казанга килгәндә, Тукайның кигән тышкы киеме чапан дисәң, чапан түгел, җилән дисәң, җилән түгел казаки дисәң, казаки түгел исемсез бер кием иде. Тужурка урынына кигән киеме Урал казаклары кия торган киемгә охшашлы, арты ике җирдән бөргән, үзе якалы, якасы өч каптырмалы, тездән капларлык хәлдә. (Уралда «Мулла Насретдин» җурналын тотып төшкән рәсемен карагыз.) Башында искерәк малахай бүрек, муенында керләнеп беткән ак шарф, аягында авыл карчыклары гына кия торган искерәк ак киез ката һәм бер чалбар иде. Җиңнәре озын ике фабричный күлмәк. Кулдан тегелгән бер кара сатин күлмәге бар иде.


Күлмәк җиңнәре озын булганлыктан, теге тужурка урынына киеп йөри торган киемнең җиңнәреннән чыгып тора иде.


Бер-бер җиргә барырга булсак, шул күлмәкләренең җиңнәрен берничә җирдән баулар белән бәйли торган иде. Катып беткән, битләре яргаланып, шул яргаланып торган урыннарга тузан-туфрак тулган, бөтен гомерендә крем яхуд май күрмәгән, башлары күккә карап торган бер пар күн итеге һәмбер пар резин галушы бар иде. Менә Тукайның Уралдан алып килгән бөтен кием-салымы – байлыгы югарыда күрсәтелгәннәрдән гыйбарәт.


Башына малахай бүрек, өстендәге исемсез тышкы киемне, муенына керләнеп беткән ак шарфны, аягына кыска балтырлы ак катаны кигәч, нәкъ авылның уртача көн күрә торган керәстиән малае булып күз алдыңа килеп баса торган иде.


Югарыда күрсәтелгән киемнәрне кигән хәлдә Тукай, мин (Вафа Бәхтияр), хәзер дә исән-сау Казанда мех фабрикасында бухгалтер булып хезмәт итүче Лотфулла Вахидов – өчәүләп Фатих Әмирханга бардык. Тукайның Фатих Әмирхан белән беренче тапкыр танышуы, күрешүе шул югарыда күрсәтелгән кыяфәттә булды[1]. 1907 елның декабрендә шул утырышта Тукай Казанда калырга һәм «Әл-ислах»та эшләшергә сүз бирде. Шулай итеп,Тукай «ислахчы»лар арасына кереп китте.


Мин дә, Фатих та Тукайның бу кыяфәттә йөрүен килештерми сөйли торгач, Тукай үзе дә турыдан-туры әйтмәсә дә, бу кыяфәттә йөрүен яратмады булырга кирәк, бер пальто алырга кирәклеге турында сөйли башлады. Уралдан язган шигырьләре [өчен] Шәрәфләрдән ... алган акчага Тукай, мин, Солтан Рахманколый – өчәүләп чыгып, талчукта тегелгән киемнәр белән сату итүче Ахунҗановлардан унбиш сум илле тиенгә яңа пальто алып кердек. Бу яңа пальтоны киеп йөри башлагач, Тукай авыл малае кыяфәтеннән чыгып, шәһәр кустарь малае кыяфәтенә керде. Киез катасын ташлап, югарыда күрсәтеп үткән күн итеген киеп, чалбарны итек өстеннән чыгарып, резин галуш киеп, малахай бүрек урынына кепка киеп йөри башлады.


Яңа пальто алгач, тегеисемсез тышкы киемне, малахай бүрек, әбиләр катасы берничә айларга карават астында аунап яткач, бервакыт юк булдылар. Ничек юк булганнар, белмәдем. «Болгар» да хезмәт итүчеләрнең берсенә биреп чыгарган булса кирәк.


______________________

 [1] Фатих Әмирхан «Тукайны танышырга Борһан Шәрәф алып килде» дип яза.


Вафа Бәхтияровның "Тукай турында истәлекләр"еннән алынды. 

Теги: Вафа Бәхтияров Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру