Журнал «Безнең мирас»

Туганым – горурлыгым

Мәкаләне PDF форматында (рәсемнәре белән) укыгыз:  // Безнең мирас. - 2015. - №1. - Б. 46-47
Әнием ягыннан булган шәҗәрәмнең билгеле очы Рсай Аккучуковка. тоташа. Ул – минем 10 нчы буын бабам. Нәселемнең бик тә хөрмәткә лаек кешесе – Бөек Ватан сугышы инвалиды Харрасов Мирһади Шәфыйк улы
Ул 1919 елның 19 маенда Башкортстанның Илеш районы Базы-Куян авылында туа. 1936 елда Мирһади абзыкай җидееллык мәктәпне тәмамлый. Укыганда ук инде ул колхозның кыр эшләрендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Кызыл Армия сафларына алына.
Сугыш башланып күп тә үтми, кызылармиячеләр төялгән хәрби эшелонны Ленинград шәһәренә җибәрәләр. Анда Мирһади абзыкай да була. 1941 елның 8 сентябрендә дошман, Ленинград шәһәренең коры җир белән бәйләнешен өзеп, Шлиссельбургны яулап ала. 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы башлана. Мирһади абзыкай дошманга каршы батырларча көрәшә. Өч тапкыр яралануына карамастан, госпитальдә медицина ярдәме алып тернәкләнүгә үк, яңадан хәрби сафка баса ул.
1944 нче елның 10 маенда аныЛенинград хәрби училищесына юллыйлар.Ләкин ул анда озак була алмый,сугышта командирлар җитешмәүсәбәпле, Мирһади абзыкай яңадансугышка керергә боерык ала. Ленинградшәһәрен камалыштан азат итүоперациясендә катнашып, бик авырконтузия ала һәм 9 ай дәвамында Бехтеревисемендәге институтта дәвалана.Җиңү көнен ул шушы институт госпиталендә каршылый.
Туган авылына 1945 елның сентябрь ахырында гына кайтырга насыйп була аңа. Авыр яраланган, инвалид булуына да карамастан, кайтуга ук Мирһади абзыкай колхоз эшенә чыга. Кайда гына эшләми ул: 1947-1949 елларда колхоз рәисе, доротдел мастеры, маслопром директоры урынбасары, «Урал» колхозында – завхоз. Аннары урман хуҗалыгы бригадиры итеп билгеләнә һәм колхозда җаваплы вазифалар башкара. 1979 елда лаеклы ялга чыга.
Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Мирһади Харрасов I һәм II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Гаиләдә Мирһади абзыкай кадерле ир һәм әти була. Сугыштан кайткач, шулай ук фронтта булган укытучы Гөлсем Муллагали кызы беләнгаилә корып, бәхетле гомер кичерә. Мирһади абзыкайның уллары – Башкортстан Республикасының дәрәҗәле җитәкчеләре. Ул соңгы көннәренә кадәр үзенең уллары белән горурланды. Ә Гөлсем Муллагали кызы (минем өчен бик кадерле Гөлсем апабыз) бүгенге көндә исән-имин, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә. Октябрь аенда аңа 96 яшь тулды.
***
2011 елда Уфа шәһәрендә Фатих Азаматовның «Шежере села Рсаево» китабы чыкты. Китапка кереш сүзне язучы – Харрасов Рашид – Мирһади абзыкайның олы улы.
Бу китапта минем әнием – Харрасова Фәрәһия Гыйләҗетдин кызы – (шәҗәрәдә ул Фарахия дип бирелә) Мирһади абзыкайның ана ягыннан бертуган сеңлесе турында мәгълүмат бар. Мирһади абзыкайның уллары әниемне, аның гаиләсен, балаларын – безне шулкадәр якын итеп яшиләр.
Әниемне язмыш Кукмара районы егете белән кавыштырган. Әтием ягындагы шәҗәрәм турында сөйләгәндә дә горурлана алам. Әтием – Әхтәмов Гаптелманнаф Гапсәлам улы – Саба районында 1973-1986 елларда «Искра» колхозын җитәкләде. Бөтен көчен, белемен авылның тормыш- көнкүрешен яхшырту өчен биргән шәхес. Авыл халкының аңа булган ихтирамы искиткеч зур. Юлбатныкы булмаса да, авыл халкы аны үз авылдашы итеп хис итә, олылый, чөнки аның бөтен гомере шушы авыл халкына хезмәт итеп үтте. Ул – Татарстан Республикасының атказанган агрономы.
***
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр кеше үзенең нәсел-нәсәбен белергә тиеш. Ә аларны җыеп туплау бик авыр һәм күп вакыт сорый торган хезмәт. Киләчәк буын нәселе белән горурланып үссен, бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, шөгыльләрен белсен дисәк, һич иренмичә нәсел шәҗәрәсен төзергә, аны балаларга, оныкларга мирас итеп калдырырга кирәк. Нәселдән бер кеше генә булса да мондый изге эшкә алынса, Ходаебыз тарафыннан да аңа зур саваплар ирешер иде.
Гөлнара Гаптелманнаф кызы Мөбинова, Теләче районы Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Гөлнара Мөбинова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру