Мөхәммәт Мәһдиев. Туган як авазы

Миңа соңгы елларда Казан арты авылларының исемнәре каян килеп чыгуын сорап хатлар килә. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, әлеге мәсьәлә белән махсус шөгыльләнгәнем юк. Фән-гыйлем өлкәсендә минем ХХ гасыр башы татар әдәбиятына һәм халык авыз иҗатына караган азмы-күпме хезмәтләрем бар. Авыл исемнәренә килсәк, монда инде мин туган як тарихының табигатендә, җирендә сакланып калган кайбер авазларын интуиция белән генә сизә алам. Шулай да бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашып карыйсым килә. Авыл исемнәренең тарихын өйрәнгәндә, мин түбәндәге ике концепцияне нигез итеп алдым. Беренчесе – авыл исемнәре аларга кешеләр күпләп урнашканчы ук бирелгән һәм, шунлыктан, бик күп исемнәр шул тирәдәге урман, елга, басу, шунда үскән агач, шул тирәдәге рельефка, шунда тереклек иткән кыргый хайваннар, кошларга бәйләнешле ясалган. Икенчесе – Казан ханлыгы урыс дәүләтенә буйсындырылганнан соң, бу авыллар урыс түрәләре, землемерлар тарафыннан исәпкә алынган һәм, кәгазьгә язылганда, урыс теленә якынайтылып, үзгәреш кичергәннәр. Димәк, кайбер авылларның исемен урысчадан татарчага кайтып эзләргә кирәк. Менә шул ике концепциягә нигезләнгәннән соң, мондый нәтиҗәгә килдем: Болгар заманында «тау» сүзе урынына «мар» сүзен кулланганнар. Шул турыда шагыйрь Нәҗип Думави да әйтә: «Бу чокырлар бар да Болгарлар оры, Болгар мары», – ди ул «Юлда» шигырендә. Моннан ачыла: тау итәгенә урнашкан Кукмара һич тә мариларда «ике» дигәнне аңлаткан «кук» сүзеннән алынмаган, ә «Күк тау» сүзеннән ясалган, ягъни «күк мар». Идел өстендәге Моркваши «Мар куышы» булып чыга. Урманлы текә тау астына урнашкан авыл Поши тавы авылы (Балтач районында) Поши мары була. Документларга ул Пижмара булып кереп киткән. Арча районындагы Мөрәле авылы да шулай. Әлеге авыл ике яктан тау белән уратылган. Үзәндә утыра. Ул «мар иле», шуннан Мөрәле. Урмары – «Ор тавы», «Каймары» (Дөбьяз ягында) – «Каен тавы» дигән сүз була.

Күп кенә авылларның исеменә «ил» сүзе нигез булган. Ил, халык, бер күч мәгънәсендә. Умарта кортларының да күче «ил» дип йөртелә. «Ил» сүзеннән чыгып, байтак авылның исемен ача алабыз. Ләкин шуңарчы бер әйберне искәртеп үтик. Борынгы Казан арты – Арча, Әтнә, Дөбьяз, Балтач, Чыпья, Саба төбәкләре тоташ кара урманнан, тирән сулы елга-күлләрдән торган. Бик борынгы заманнарда, әлбәттә инде, бу якта исәпсез-хисапсыз киек кошлар, кыр хайваннары яшәгән. Киек кошлардан монда кыр казлары, торналар, аккошлар яши торган аерым урыннар булган. Табигатьнең кайбер сәерлекләренә очрап, бу кошлар, вакыт-вакыт колония булып, монда кышлауга да калганнар. Торналар бала чыгарган төбәк – Арча ягында Торна иле, хәзер Төрнәле, Олы һәм Кече Төрнәле авыллары дип исемләнгән. Ул якларда әле дә булса, басу һәм елгаларны, әйтик, Сикертән, Гөберчәк авыллары тирәсендә Торна басуы, Торна елгасы дип йөртәләр. Казан елгасы буендагы Каз иле авылының да исеме һич тә, мәдрәсә булганлыктан, казыйлар иле дип түгел (мәдрәсә анда XIX гасырның башында гына ачылган) яки борынгы заманда анда «каз кабиләсе» халкы яшәгән булуы мөмкинлегеннән түгел, ә бик гади табигый шартларга бәйле аңлатылырга тиеш. Урманлы-сулы бу төбәккә ел саен киек казлар килеп, анда бала чыгарган. Киек кошлар исә бик консерватив, ата-бабалары элек бала чыгарган урыннарын алар хәтерләрендә биш-ун мең еллар буе буыннан-буынга тапшырып саклап киләләр. Бу бигрәк тә аккошларда күзәтелә. Казан арты борынгы заманда аккошлар иле булган.

Урман эчендәге бик күп елга, күл буйларында аккош колонияләре утырган. Аккошны исә бер төбәктә «акку», икенче төбәктә «ку» дип йөрткәннәр. Шагыйрь Дәрдемәнд шигырьләрендә моңа мисаллар күп.

«Тонык, ялтыр күлләрендә
Каңгылдый аккулары», – дип яза ул.

Яки:
«Гөрләсә, су чыңласа
Акку һаваларда очып…»

Бәс, шулай икән, Дөбьяз һәм Питрәч якларындагы Ташлы Ковал, Ковали авыллары исемендә «Ку иле» дигән сүз ята. Землемер яки түрә аны Ковали дип язмый хәле юк.

Сөн буенда Аккүз авылы бар (Актаныш районы). Аның болынына, ел саен булмаса да, ара-тирә берәр пар аккош килеп җәйли икән. Урысларда бу «вечный зов» дип атала. Ә бездә «бабайлар каны тарта», диләр.

Аккүз авылының да исеме башта, бәлки, Акку булгандыр, аны документка гына шулай Аккузево дип язганнардыр. Тагын шунысы да кызык, Дөбьяз төбәгендәге Ку Иле – Ташлы Ковал янындагы Бикнарат авылы кешесе Хәбибулла Әһмәдуллин, музыкабыз тарихында беренче буларак, марш – «Аккош маршы»н иҗат иткән. Бу моңнарны әби-бабалары тапшыргандыр аңа. Безнең халык җырларында аккош бик еш телгә алына бит.

Фламинго, пеликаннар юк, ә менә аккош гел очрап тора. Димәк, ата-бабаларыбыз аккошлар белән бергә гомер сөргән. Казан артындагы Чүриле авылы исемен дә ялгыш аңлату булып алды. Бу һич тә чуралар иле, янәсе коллар дигән сүздән түгел. Колбиләүчелек булмаган халыкта коллар иле буламыни? Һәм, гомумән, коллардан гына торган авыл буламыни? Юк, әлбәттә. Тарихка күз салыйк, Казан урыс дәүләтенә буйсындырылгач, урманлы-болынлы бу төбәккә урыслар килеп урнашкан. Менә алар: Казаннан Царицыно авылы чиркәве, аннан Биектау, Чыпчык, Чүриле, Төбәк Чокырча, Арча чиркәүләре. Барысы да – Казан елгасы бассейнында. Мул сулы, урманлы урыннар. Татар халкы урыс патшасын царь, чар дип йөрткән. Патша дигән сүз шәрык илләренең монархларына карата гына кулланылган. Һәм Казан елгасы буена килеп болын түренә урнашкан урыс авылын татарлар чар иле дип атаганнар, ягъни патша иле, патша авылы. Шуннан Чурилино, ягъни Патша иле килеп чыккан. Әле XIX гасыр башында гына чыккан татарча тарих китапларының барсында да чар Алексей, чар Александр, чар Николай дип язу модада булган. Болар инде бәхәссез кебек.

Инде «ор» сүзенә килик, бу – бик хикмәтле сүз. Бер урында ул – калкулыкны, икенче урында – чокырны, өченче урында коры елганы аңлата. Кешеләр килеп, урман кисеп басу ясагач, Казан артында бик күп елгалар сусыз калган һәм аларны коры елга дип йөртәләр. Кыйссабызга яңадан аккош килеп керә. Казан артына кара урман эченнән аккан Кесмәс-Мишә бассейнында мәгълүм бер урында аккошлар колониясе булган. Кесмәс буендагы тау битен бабайлар ку орысы дип йөрткәннәр. Шуннан авыл исемнәре: Югары У орысы, Урта У орысы, Түбән У орысы, У орысы башы, У орысы почмагы. Рәсми документларга ул Орса дип килеп кергән һәм соңгы заман халкы аны Курса, Курсабаш, Курса Почмак дип йөртә башлаган. Габделнасыйр Курсави үзенең аккошлар илендә туып-үскәнен белдеме икән?!

«Ор», дигәннән, бу сүз мәшһүр Арча исемендә ята. Әйткәләп-язгалап карадылар, имеш, Арча авылының исеме «ар» сүзеннән, ягъни шул якта яшәгән удмуртларны ар дип йөрткәнлектән, диделәр. Тагын бер гипотеза булды, имеш, аның тау битендә арча агачы үскән. Ничек инде Урта Азиядә үсә торган бу арча агачы, тикторганда гына, Питрәч, Саба, Теләчедә түгел, нәкъ менә Арча тау битенә генә килеп үссен? Алай булмый бит! Арчаны күргән кешеләр беләләр, ул Казан елгасы буенда борылмалы тау битенә урнашкан. Аны әле заманында бер коры елга урталай ярган булган. Аны инде акрынлап күмеп бетерәләр бугай. Арча сүзе, әлбәттә инде, орычадан алынган, калку урын, ягъни коры елга мәгънәсендә. Ор сүзеннән Орск сүзе дә ясалган. Орыча, Арча астында түбәндә Чокырча авылы бар. Борынгы татар телендә «чок» сүзе түбәнлекне аңлата. Кайбер төбәкләрдә начар, әдәпсез кешене әле дә «чок кеше» дип йөртәләр. Димәк, Орыча, Арча калку урында булса, Чок орча – түбән урында. Ничек инде бер үк сүз «югары» дигәнне дә, «түбән» дигәнне дә аңлата, дип каршы килүләре мөмкин. Ләкин бит фәндә мономорфизм күренеше бар, ягъни бер үк әйбернең үз эчендә капма-каршы мәгънәдә яши алуы. Иван Сергеевич Тургенев әйтә: «Верхом называется в Орловской губерни овраг». Моңа мисаллар байтак. Смрад – сасы ис дигән сүз, смородина – хуш исле карлыган һ.б. «Ор» дигән сүз шулай күп мәгънәле икән. Димәк, Арча астындагы Күпербаш авылының да исеме һич тә күпергә бәйле түгел. Кайсы авылда гына күпер юк соң?! Ә төньякка таба Казан елгасы бассейнына эчкәрәк кергән саен күп орлар булачагы ишарәләнә: менә бу урын күп орның башы, күп ор башы. Землемер үзенең кенәгәсенә яза: Күпербаш. Землемер эчкәрәк керә, картлардан сорый: «Бусы тагы нинди авыл?» – ди. «Ә, Күп орчык», – диләр бабайлар. Чөнки бу авылның бөтен болыны түмгәктән, бөтен басуы коры елгадан тора. Дөрес, алар моңарчы бу авылны Кече мул дип йөртәләр иде. Ә монда инде төгәлрәк – Күп орчык. Шуннан инде рәсми документка Губорчок, шуннан Гөберчәк.

Бусы минем туган авылым. Землемер документы аркасында авыл исемнәренең үзгәрүенә Казан артыннан тагын берничә мисал. Чиканас. Һич тә авыл читендә Әнәс дигән кеше яшәгәннән түгел. Аңа калса, Әнәскә кадәр авылның исеме ничек булган? Ул авыл өрәнгеле, имәнле урман астында урнашкан. Халык исә өрәнгене Чаган дип йөрткән. Чаган асты дигән авылны урыс землемеры яки чиновнигы «Чикан асты» дип язган да, шуннан татарчага якын Чиканас барлыкка килгән. Тукай-Кырлай янындагы Алмалы авылы да һич тә анда алма үстерелгәннән түгел. Анда – элмә урманы. Элмәле авылы ул. Казан арты урманнарында элмә бик күп үсә. Чиновник аны үзенең кәгазенә Элмәле, дип язмый, чөнки андый хәреф юк. Ул, урыслаштырып, Алмалы, дип яза. Казан артының пошилы урманнары турында аерым сөйләргә кирәк. Поши аланнарындагы авыллар документларга Пошалым дип кереп киткәннәр. Ләкин бу – алдагы тема. Һәм соңгысы: Казаннан мәгълүм сәбәпләр аркасында күчеп утырган кешеләр мари, удмурт якларында гел ышна арчып, ягъни урман кисеп, ышна төбен чыгарып, иген басуы ясап барганнар. Ышна басуы дигән сүз бу якта әле дә актив. Ләкин җир ала-ала бара, урман эченә керә торгач, бабайлар бер урында урман халкы мариларга барып төртелгәннәр. Сугышып тормаганнар, шул чиктә туктап, соңгы авылны салганнар. Ул авылны Соңгы ышна арты дип йөртә башлаганнар. Документка ул Ышна арты дип түгел, ә Ишнарат дип теркәлгән. Әлеге авылның исеменә нарат сүзенең бер генә дә катнашы юк. Сүземнең
ахырында минем безнең урманнарыбызда яшәгән пошиларыбыз турында, аларга бәйле авыл исемнәре, халык иҗаты турында бик тә сөйлисем килә иде, ләкин алар киләчәктә. Киләчәктә әле Кышкар, Кышлау, Кушлавыч, Өчиле, Кысна, Арбаш, бераз читкә китеп булса да, Көек, Шапшы, Чыпчык, Азнакай исемнәре турында сөйләргә иде.

Язма, язучының 1970 нче еллар ахырында
«Тел күрке – сүз» тапшыруында ясаган чыгышына
нигезләнеп, Рөстәм Акъегет тарафыннан әзерләнде.

Безнең мирас. — 2020. — №1. — 112-114 б. 

Комментарий язарга