Журнал «Безнең мирас»

Тобольскида Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган конференция узачак

28-29 апрельдә Тобольск шәһәрендә “Зәнкиев укулары” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, язучы, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, тарихчы Якуб Камали улы Зәнкиевка 100 ел тулу уңаеннан, әлеге конференция Д.И.Менделеев исемендәге Тобольск педагогия институтында үтәчәк.


"Заманча полиэтник киңлектә милли мәгариф һәм мәдәният: төбәк компоненты" темасына багышланган фәнни җыенның максаты - күп төрле халыклар яшәгән төбәктә милли мәгарифне саклап калу һәм үстерү, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен фәнни яктан тикшерү. Анда язучының иҗади мирасын таныту, Якуб Зәнкиев иҗатында себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте чагылышы, себер татарларының телен, рухи мәдәниятен һәм тарихи мирасын өйрәнү (һ.б.) кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру