Журнал «Безнең мирас»

Тәүкәч бабай шәҗәрәсе

Иртәме-соңмы инсан үзенең үткәнен, нәсел-ыруының кемнән башланганын, ягъни нәсел агачының ничек үсеп, тармакланып китүен белергә тели. Яшь вакытта шәҗәрәне төгәлрәк ясау җиңелрәк тә, дөресрәк тә булыр иде. Юк шул. Яшь чакта мондый эшләрне арткы планга күчерәбез, акыл да, вакыт та җитми, эшли башлагач дөньяви мәшәкатьләргә чумабыз, картайгач кына, иркен сулыш алып, үткәннәрне барлыйбыз. Кемнәр булган минем әби-бабайларым?
Аларның әби-бабайлары кем булган?
2006 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Теләче йолдызлыгы” исемле китаптан (төзүчесе һәм фәнни мөхәррире И.Х.Хәлиуллин) бик кызыклы мәгълүмат таптым. “1774 елның 22 февралендә Екатерина II кул куйган Указ татар морзаларына үзләренең затлы нәселдән булуларын исбатларга һәм файдаланырга мөмкинлек бирә. Хөкем органнарына шундый гаризаларны җентекләп тикшерү йөкләнә. Казан губернасыннан 96 гариза карала. Бу 1802 нче елга кадәр сузыла һәм ахыргы чиктә бер генә нәселнең дә гаризасы канәгатьләндерелми”, – диелгән анда.
Татарстан Республикасы Милли архивының Лаеш өязе суды фондында сакланган бер эш бар. Шәтке авылы татарлары үзләренең чыгышларын хаклы рәвештә Моралиевлар нәселеннән дип исбатларга тырышалар. Бу эштә иң кыйммәтле документ – шәҗәрә була. Ләкин дворянлыкны гади мөселманнар хакына киңәйтү хөкүмәт мәнфәгатьләренә туры килми. Шунлыктан бу эшләр судтан судка йөрсәләр дә уңай чишелеш тапмый.
Мин дә үземнең беренче буынны ХVII гасыр башында яшәгән кенәз Тәүкәч Моралиев дип саныйм. 1) Тәүкәч Моралиев, 2) Янгул (Җанкол), 3) Дусай, 4) Ашкей, 5) Байка, 6) Рамкуль, 7) Султангул (Солтанкол), 8) Сәгыйть, 9) Салих, 10) Сәйфулла, 11) Аптыкаиз, 12) Мөхетдин, 13) Хәйбулла, 14) Шәрип, 15) Габдулла (Гаптулла), 16) Нурулла.
Минем Шәрип бабаның әтисе Хәйбулла бу шәҗәрәдә унөченче буын. Шөгыле билгесез. Әниемнең сөйләвенә караганда Шәрип бабай Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Исән-имин кайткан һәм вак сәүдәгәр булган.
Әтием Габдулла (1904 елгы) 37 яшендә фронтка китә. Ленинград фронтының 23 армиясе составына кергән 92 укчы дивизиянең 317 укчы полкында хезмәт итә. 1943 елның 12 апрелендә корал складларын саклап постта торганда дошманның һава хөҗүме вакытында бомба шартлаудан һәлак була. Ленинград өлкәсе Парголово районы Каменка авылы янындагы мемориал ташка әтисенең исеме фамилия итеп язылган: “Рядовой стрелок Шарипов Абдулла. 1904-12.04.1943”.
Фронттан килгән өчпочмаклы хатларының берсендә үзенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен тулысынча язган: “Хәйбуллин Габдулла Шарипович”. Мин моны 10-12 яшьләремдә үз күзләрем белән күрдем. Хәзер инде, безнең хәтерсезлек аркасында, ул хатлар сакланмаган.

Теги: Нурулла Гаптуллин Нәсел-шәҗәрәм

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру