Тауларга менгәч

ЗУР МИРАС
Яшьлегем дә инде артта калды…
Ашыгып йөзә гомер корабы.
Кем урлады, дисәм, көннәремне,
Еллар икән аның карагы.
Тормыш – тәлгәш. Пешкән җимешләре
Бер-бер артлы тора өзелеп.
Әйтә кебек бар да: сине алда
Яна көннәр көтә тезелеп.
Шатлыгымны болай белдергәндә
Кайбер дуслар, беләм, көләчәк…
Үткәнемнең һәм бүгенге көннең
Зур мирасы миңа – Киләчәк.
Алда булыр яңа чәчәкләрнең
Бөреләнеп әле шиңәсе,
Алда әле, димәк, көрәшәсе,
Алда әле, димәк, җиңәсе.
Киләчәк бар – әле янармын мин,
Киләчәк бар – әле сөярмен,
Илем өчен очкын булалмасам,
Ил утында янып-көярмен.
Үткән инде үтте – аның исеме
Медальгә һәм ташка уелган.
Алда – кыя. Шунда менәсе бар.
Җыр маягы шунда куелган.
Әзер сукмак безгә кирәк түгел,
Уңышның без көтмик әзерен.
Киләчәк бар, дуслар, киләчәк бар,
Белү кирәк шуның кадерен!

1969

ТАУЛАРГА МЕНГӘЧ

Таулар, таулар… Тауда – ап-ак карлар…
Күз чагыла озак карасаң.
Кояш уйный таулар түбәсендә,
Тарлавыкта әле кара таң.

Таң балкышы тиздән җиргә төшәр –
Күктә юлын кыю яра таң.
Иңкү җирләр якты булган саен
Биеклеген җирнең яратам.

1970

ОРЕНБУРГ ЭКСПРОМТЫ

Кәрвансарай манарасы биек –
Тиеп тора якты күкләргә;
Пугачев та шундый бөек, диеп
Әйтеп тора гүя күпләргә.

Эзләре бар. Тора буш зинданы.
Тик үзе юк – кырыс атаман.
Тәбрикләве белән Пушкиннарның
Килә кебек аңа хат һаман.

Иркен дә син, киң дә, көчле дә син,
Мусаларны илгә биргән як.
Батырларың кабере өстенә син
Язлар саен яшел келәм яп!

1967

Комментарий язарга