Нурсолтан Назарбаев Казахстанда мәгариф өлкәсендә өч тел мәҗбүри өйрәтелүен әйтте

Казахстанда мәгариф системасының барлык баскычларында өч тел – казах, рус, инглиз телләре укытыла. Бу хакта бүген Казан федераль университетындаКазахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев әйтте.

“Безнең илдә кеше капиталын үстерү, зыялы милләт формалаштыру юнәлешендә зур эш башкарыла”, — диде Казахстан җитәкчесе. Ул Астанада халыкара финанс үзәге ачылып, аның инглиз телендә эшли башлаячагын белдерде. “Бүген анда барлык эре финанс институтлары теркәлде. Без Россия, Татарстанны да шушы мөһим чараларда катнашырга чакырабыз”, — диде.

Нурсолтан Назарбаев фикеренчә, белемгә юл бүген бик мөһим. “Һәр казах мәгарифнең иң фундаменталь фактор булуын аңларга тиеш дип саныйбыз. Мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә өч тел өйрәнәләр. Барлык мәктәпләрдә казах, рус һәм мәҗбүри инглиз теле укытыла”, — диде ул.

Казахстан Президенты IT-технологияләргә зур өстенлек бирелүен билгеләп узды. “Илнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә IT-технологияләрне кертү дәүләт сәясәтендә башкарыла торган эш. Төбәкләрдә 20 интеллектуаль мәктәп төзелде, анда илнең иң талантлы балалары эләгә”, — диде.

Нурсолтан Назарбаев, инновацион үсеш ихтыяҗларын исәпкә алып, техник белем инфраструктурасы камилләштерелгәнен әйтте. “Дәүләт кешегә производствода беренче һөнәрне бушлай бирергә карар итте. Гомумән, өч төр квалификация алу турында сүз бара. Бездә эшсез йөреп тә булмый, чөнки кешеләр җитми, безгә билгеле бер профессия кешеләре җитеп бетми”, — диде Президент.

Нурсолтан Назарбаев югары белем өлкәсендә дөньяви дәрәҗәдәге университетларга зур өметләр баглавын әйтте. “Университетларда эшләү өчен, дөньяның иң яхшы университетларыннан мөгаллимнәр чакырыла”, — диде һәм аларда белем алу өчен Россиядән дә студентларны чакырды.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/15/166002/

Фишман Татарстан җиңүе турында: фондның биштән береннән артыгын алу гадел булмас иде

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә Татарстан 920 млн сум грант отты. Республика 5 миллиардлык грант фондының биштән бер өлешен диярлек алды. Тагын да күбрәк алу гадел булмас иде, дип белдерде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмәдә.

“Билгеле, нәтиҗәдән мин бик канәгать. Безнең барлык проектлар финалга узды. Грант фондының биштән бер өлешеннән артыгын алу Россиянең башка субъектларындагы коллегалар күзлегеннән караганда гаделсез булыр иде. Моннан тыш, Татарстан Президенты грант отмаган проектларны киләсе елда Иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында тормышка ашыру турында карар кабул итте” , – диде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Президенты ярдәмчесе сүзләренчә, республика бар яклап отты. Әзерлек вакытында төзекләндерү буенча кызыклы проектлар эшләнде. “Бәйгедә безнең катнашу – бары плюслардан гына тора”, — диде Фишман.

Бәйге грантларын бирү шартлары нигезендә, җиңгән проектлар икенче ел ахырына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/29/164958/

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты

(Казань, 27 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү һәм төзү эшләре барышы белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башта Рөстәм Миңнеханов «СОлНЦе» урта белем бирү интернат мәктәбе»ндә булды. Яздан алып анда дүрт катлы өстәмә бина төзү эшләре башланды.
Обход объектов исторического центра г.Казани
Шуннан соң республика лидеры федераль әһәмияткә ия булган «XVIII гасыр Дворяннар җыены кунакханәсе бинасы» мәдәни мирасы объектын карады һәм Рәхматуллин урамы-Кави Нәҗми урамы — Профсоюз урамы- Муса Җәлил урамы тарихи кварталын төзекләндерү планы белән танышты.
Шулай ук Татарстан Президентына КФУның Лобачевский исемендәге лицей бинасын киңәйтү идеясе хакында сөйләделәр, Кави Нәҗми һәм Бауман урамнары киселешендәге «Грандотель» кунакханәсе» («Свешников йорты,  XIX гасыр башы» ) мәдәни мирас объектын презентацияләделәр.
Обход объектов исторического центра г.Казани
Президент Казансу елгасының уң як ярындагы Түбәнаръяк дамбасында булды. Анда җәяүлеләр өчен мәйдан һәм гражданнар өчен күңел ачу объектлары төзү планлаштырыла.
Аннан республика җитәкчесенә Адмирал бистәсе территориясендә Казан адмираллыгының 300 еллыгын бәйрәм итүнең, «Һәлак булган сугышчылар һәйкәле» Спас Нерукотворный храм-һәйкәле»н төзнекләндерүнең кыскача планын сөйләделәр. Төзекләндерү буенча фикер алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан катнашты. Ул Зилант монастырена илтә торган юлларны төзекләндерүдә Президентның да ярдәм итүен сорады.

Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды

Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды. Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак. Бәйрәм чаралары исемлеген һәм үткәрү вакытын Татарстан Халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

26 майда — Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” төбәкара рус фольклор бәйрәме;
2 июньдә — Кукмара районының Починок-Кучук авылында “Семык” республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;
3 июньдә — Лениногорск районының Мордовская авылында “Балтай” республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;
23 июньдә — Казанда “Сабан туе” республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә “Сабан туе” Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);
1 июльдә — Балтач районы Чепья авылында “Гырон быдтон” республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә — Нурлат шәһәрендә “Уяв” республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә — Чаллы шәһәрендә “Иван Купала” республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;
14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/20/164334/

Татарстан мөфтие: Татарча сөйләшү модада булса, ул беркая югалмаячак

“Күп нәрсә үзебездән дә тора, аралашсак, татарча сөйләшү модада булса, тел беркая китмәячәк”, дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Туган телләрне укытуны саклап калу турында фикерләрен бүген ул журналистларга “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясеннән соң әйтте.

“Бу — юка материя, бу юнәлештә һаман эшләргә кирәк. Ничек кенә булмасын, без һәрвакыт Шиһабетдин Мәрҗани сүзләрен искә төшерәбез. Безнең өчен бу ориентир. Ул динне саклый торган өч әйбер булуын әйткән: милли кием, традицияләр һәм милли тел. Без мәчетләрдә өч айлык курсларны төгәлләдек. Уңышлы тәмамладык дип саныйм. Вакытын ике тапкыр арттырмакчы булабыз. Кешеләргә җитмәде, ким дигәндә алты ай өйрәнергә телибез, диләр”, — дип белдерде Камил хәзрәт һәм бу эшнең дәвам иттереләчәген әйтте.

Мөфти күп нәрсәнең үзебездән торуын билгеләп үтте. “Нәрсә генә булса да, мәчетләр һәрвакыт ачык. Барлык мәчетләрдә татар теле укытыла. Җомга вәгазьләре үткәрелә. Үзебездән дә тора. Аралашсак, татарча сөйләшү модада булса, ул беркая китмәячәк. Яһүд телен алыйк, ул онытылып беткән иде диярлек, активистларның кечкенә генә төркеме 1904 елда тел мәсьәләсе буенча беренче конференция уздыра һәм 1905 елда милли мәктәп ачалар. Алар булмаган әйберне торгыздылар, ул аралашу теле дә түгел, дини дога кылу теле иде, алар югалган диярлек әйберне торгыздылар. Без булган әйбернең югалуына юл куярбыз микәнни?” – дип Диния нәзарәте рәисе туган телләрне укыту мәктәпләрдә калырга тиеш дигән фикердә булуын белдерде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/14/163927/

Эрзя телен коткару фонды туган тел мәсьәләсен хәл итү өчен берләшергә чакыра

Эрзя телен коткару фонды рәисе, Саранскида чыга торган «Эрзянь Мастор» газетасының баш редакторы урынбасары Григорий Мусалев тел мәсьәләләрен чишү өчен төрле милләт вәкилләренә берләшергә кирәк дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Эрзя телен коткару фонды рәисе “Бу хәлләрне рус халкына да аңлатырга кирәк. Мин үзем дә аларга мөрәҗәгать итәм. Башка халыклар хәзер ни хәлдә, күз алдыгызга китерегез әле дим. Русларның телләрен укытудан алып атсалар ни булыр, шуны уйлап карагыз, дим. Барлык халыклар да азат яшәргә тиеш”, — ди Григорий Мусалев.

Ул бөтен милләт тә бертигез дип язылган Конституцияне сакларга өндәде. “Россиянең барлык милли телләре юк ителә. Болай барса, телләр бетәчәк инде ул, барысы да шуңа таба бара. Әмма бирешергә кирәкми. Мин үзем ахыргы көннәремә кадәр көрәшәчәкмен. Гаделлек өчен көрәшергә кирәк”, — диде ул.

Григорий Мусалев сүзләренчә, Россия хөкүмәте арасында Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. “Милли телләргә карата булган бу вазгыятне аңлатып булмый. Төп халыкларның телләрен бетерү максатыннан башланган эш бу. Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. Алар Россия руслар өчен генә дигән патша идеологиясен дәвам итәләр”, — диде ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/11/163743/

Рәшит Ваһаповны искә алырга җыелучылар дин һәм җыр турында фикер алышты

Дин һәм моң, дин һәм җыр, дин һәм Рәшит Ваһапов – Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның Татарстанның халык җырчысы Рәшит Ваһапов рухына Коръән багышлавы шушы темаларга уйланулардан торган вәгазь белән башланып китте.

Илнар хәзрәт диннең моңлы затлы милли җырларга каршы булмавын ассызыклады. Диннең милләтне саклап калуы турындагы фикерләрен мисаллар белән ныгытты. Мулла улы булган Рәшит Ваһаповның дингә уңай мөнәсәбәттә булуын күзаллап, революция булмаган булса, аның да әтисе юлыннан мулла булып китәчәген фаразлады.

Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан, күренекле җырчының рухына Коръән ашы Казандагы рестораннарның берсендә узды. Аны Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештырган иде. Мәҗлеснең кунаклары – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннары, җырчылар, музыка белгечләре. Коръән ашы — күренекле җырчының туган көнендә оештырылган искә алу чараларының чираттагысы иде.

Илнар хәзрәтнең фикерен дәвам итеп, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов Ваһап мулланың Нижгар якларында мәшһүр дин әһеле булуын, Рәшит Ваһаповның беренче белемен әтисе тоткан мәдрәсәдә алуын, Ваһап мулланың улын Коръән хафизлыкка әзерләргә җыенуы турында мәгълүмат бирде.

“14 декабрьдә Рәшит Ваһаповка операция ясыйлар. 13 декабрьдә ул Зәйнәп Хәйруллинаның әнисенә шалтыратып: “Апа, иртәгә операциягә керәм. Догаңнан калдырма!” ди. Бу аның соңгы сүзләре була. Рәшит Ваһаповның туган көнен шулай уздыру бик дөрес дип уйлыйм”, — диде Рифат Фәттахов. Ул Рәшит Ваһаповның дингә мөнәсәбәте үзе бер аерым фәнни тема дип саный.

Иртәгә Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган искә алу чаралары җырчының туган ягында үткәреләчәк.

“Район үзәгендә – Уразовкада – Рәшит Ваһапов бюсты янында безнең җырчыларыбыз һәм районның үзешчән җырчылары катнашында концерт була. Ваһапов репертуарындагы җырлар башкарылачак. Соңыннан авылга кайтып аның авылдагы бюстына да чәчәкләр куябыз”, — диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль быел көзгә калдырылган. Рифат Фәттахов аңлатуынча, бу рамазан ае алды көннәре булу белән бәйле.Рәшит Ваһап улы Ваһапов — мәшһүр татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 1941 — 1962 елларда Татар филармониясе солисты. Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла гаиләсендә туган. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында

Төмән татарлары «боз озату» йоласын яңарта

Төмән өлкәсенең Муллаш авылы татарлары боз озату йоласын яңарта. Пышма елгасында боз кузгалганга туры китереп, «Хәзинә» фольклор-этнографик ансамбле авыл халкы өчен бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә Төмән шәһәре татар милли-мәдәни үзәге.
«Кунаклар килер алдыннан елга ярын матурлап бизәдек, учакта ботка пешердек. Тирә-якка яңгыраган көйләр халыкны бирегә алып килде. Шуннан соң йолаларны үтәп, суга курчаклар, тәңкәләр ташладык, теләкләр теләдек. Ахырдан Пышма елгасы яр буенда бергәләп ботка ашадык», — диелә хәбәрдә.

Себер татарларында электән килгән «боз озату» йоласы авыруларны, борчу-кайгыларны суга агызып алып китә дип саналган. Йола һәрчак елга ярында үткәрелгән һәм шул рәвешле елгага булган хөрмәт күрсәтелгән. Йолада әйтелгәнчә, елга исә, үз чиратында, кешеләргә балык, мул суы, болыннарындагы печәне, мул уңыш белән җавап кайтарган.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/06/163407/

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде», диелгән әлеге хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/02/163214/