Журнал «Безнең мирас»

Татар уены

"Күңел күген аязлата торган бу шигырьләрне елмаеп, рәхәт чигеп укыйсың да, “шәп бит, чукынчык!” дип, иңеңнән еллар йөген кагып төшереп, яшьлек күкрәгенә башны куясың". Марсель Галиевның "Туфан булып кара син!" исемле мәкаләсеннән.
ТАТАР УЕНЫ
(Җылый-җылый уйнала)
Без, без, без идек,
Без күп миллион идек,
Дәүләт кордык – тоталмадык,
Сәүдә кылдык – оталмадык,
Сибелдек тә таралдык,
«Поганый»га саналдык.
Болгар, диеп даулаштык,
Мишәр, диеп шаулаштык.
Себер, дидек – саташтык,
Типтәр, дидек – адаштык.
Керәшен, дип карыштык,
Карыштык та талаштык,
Бүтәннәргә яраштык,
Яраштык та сытылдык,
Йөзләп-меңләп йотылдык,
Түрә булып сатылдык.
Денсез калдык, тәмам аздык,
Аздык-туздык, телдән яздык.
Марҗа күрдек – котырдык.
Галим булдык – чукындык.
Ак чук, кара чук –
Татар кызы – татарчук,
Хап та хуп,
Җитте Якуп,
Авызыңны ач та йом.

Теги: Туфан Миңнуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру