Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ ДҮРТЕНЧЕ УНЪЕЛЛЫКЛАР (1950–1977)

1950 еллар ахырында Концерт бүлеге икегә бүленә: әдәби-музыкаль лекторий һәм эстрада бүлекләре барлыкка килә.

1950 еллар азагыннан алып 15 ел дәвамында тамашачыларның классик һәм халык музыкасына ихтыяҗы гаҗәеп югары була. Бу елларда Музыка сәнгате университетлары ачыла. Филармония аларның иң зурысы санала.

Концерт-лекцияләргә билетлар абонемент системасында сатыла. Аларга бик күп студентлар, мәктәп һәм профессиональ белем бирү училищелары укучылары йөри.

Концертлар Казанның барлык сәнгать сарайларында һәм Югары уку йортларында – Техник һәм Технологик институтта уза. Иң популяр мәйдан – Казан финанс-икътисад институтының актлар залы була.

Концерт-лекцияләр Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә уза һәм зур популярлык казана.

Чаллыда Татар филармониясенең филиалы оеша. Лекторий артистлары ТАССРда танылуга ирешә.

1960 еллардагы абонемент цикллары: «Орган һәм солистлар», «Музыка дөньясында яшик», «Истәлекле музыкаль даталар», «Музыкаль классицизм», «Музыкаль романтизм», «Фортепиано музыкасының сайланма битләре», «Орган музыкасының сайланма битләре», «Татар композиторлары – балаларга», «Илләр һәм континентлар буйлап», «Совет композиторлары – Ленин премиясе лауреатлары», «Музыка жанрлары тарихы битләреннән», «Симфоник эстрадада опера һәм балет музыкасы», «Җырның зур тормышы», «Шаян жанрның җиде бите», «Классиканың алтын тупланмасы», «Иоганн Себастьян Бах, аның замандашлары һәм элгәрләр», «Борынгы музыка», «Ауропа илләре буйлап», «Әдәбият һәм музыка» һ.б.

Артистлар тулай торакларның «Кызыл почмак»ларында, авыл мәктәпләрендә, завод цехларында да чыгышлар ясый.

Филармония Казанның мәдәният сарайларында иҗтимагый сәнгать советлары оештыруга ирешә.

1960 елларда филармония уздырган концертларга билетлар табу кыен була, алар бик тиз сатылып бетә.

1960 еллар азагында Казан дәүләт университетында абонемент кысаларында узган Бородин квартеты концертында данлыклы дирижер Натан Рахлин, урыннар булмау сәбәпле, артистлар чыгышын аудиториядән алып кергән өстәмә урындыкка утырып тыңлый.

1970-1980 елларда филармония артистлары елына 4700әр концерт бирә.

 

Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.

 

Комментарий язарга