Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр
Исән чагында ук легенда дип атадылар Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны. Ягъни язмышы каһарманлыкка тиң вакыйгалар белән ныгытылып, шулар аша онытылмас, үрнәк шәхескә әверелгән кеше!
Нинди соң алар тыныч заманның каһарманнары? Шәп җырчылар, музыкантлар, артистлар, әдипләр күп, халык яратып кушкан ул исемгә исә сирәкләр генә лаек була.
Минем Хәмдүнә апа белән күп тапкырлар сөйләшеп утырганым, аның хакында мәкаләләр язганым булды. Кыю иде ул, кискен сүзгә дә шактый һәвәс иде. Әлеге әңгәмәләр вакытында нинди генә җүнсез чиновникларны кәнәфиләре-ниләре белән бергә «себереп түкмәдек» без. Ләкин мәкалә чыкканчы ул шактый кешеләргә, ихлас күңеле белән: «Журналистка интервью бирдем, фәлән дидем, төгән дидем», – дип сөйләп куя, акыллылары аңа система һәм аңа каршы сөйләгән кешеләр үтә торган авырлыклар турында кисәтеп, мәкаләләрне чыгармаска киңәш бирәләр иде. Дөресрәге, аның кискен сүзләрен үзем дә язмый идем. Нигә ул, аннан ни үзгәрә? Журналист «вәт артистны шәп ачкан» дигән мактау ала, респондент алга таба кимсетелүгә юлыга. Бары шул!