Казан архитектура һәм төзелеш университеты “Русча-татарча политехник сүзлек” чыгарды

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетының Корылма механика кафедрасы профессоры, техник фәннәр кандидаты Рәшит Шакирҗанов редакторлыгында “Русча-татарча политехник сүзлек”нең электрон варианты чыкты. Бу хакта профессор “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.

Яңа сүзлектә 9000 нән артык сүзнең русчадан татарчага тәрҗемәсе бирелгән. Рәшит Шакирҗанов техник терминнарны тәрҗемә итү эше күп еллардан алып барылганлыгы һәм яңа сүзлекнең шул эшләрне берләштерүе хакында әйтеп китте.

“Химия, физика, математика фәннәре буенча моңа кадәр чыгарган фәнни китаплар, сүзлекләр бар. Һәр автор үз фәненә кагылышлы терминологик сүзләрне татарчага тәрҗемә итте, яңа терминнар өстәде. Күләмле, аңлатмалы сүзлек килеп чыкты. Сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәсе генә түгел, аның нәрсә өчен кирәк булуы, кайда кулланылуы күрсәтелде, җентекләп аңлатма бирледе. Күзаллау мөкинлеге кирәк булганда, рәсемнәре дә урнаштырылды”, — ди профессор.
“Татар-информ”

Рафаил Хәкимов: Бүгенге икътисади казанышларга Шәймиев вакытында нигез салынды

Бүген татарстанлылар Минтимер Шәймиев идарә иткән вакытта икътисад өлкәсендә башкарылган эшләр нәтиҗәсен күрә. 1991-2008 елларда Минтимер Шәймиевның президент киңәшчесе булган Рафаил Хәкимов “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

“Совет чоры безне кайда китереп чыгарыр иде — билгесез. Минтимер Шәрипович без яхшы шартларда яшәргә, белемле, һәрберебезнең кул астында телефон, интернет булырга тиеш дип санады. Дәүләт акчасын халыкның хезмәт хакын арттыруга да тотып булыр иде, ләкин ул акчалар инфраструктураларны аякка бастыру, аны үстерүгә тотылды. Икътисади яктан караганда, күп нәрсәгә шул елларда нигез салынды. Хәзер без аның эшләренең җимешләрен татыйбыз”, — диде ул.

Минтимер Шәймиев чорындагы иң әһәмиятле сәяси вакыйгалар дип, ул 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларация, 1991 елда Мәскәү белән алып барылган сөйләшүләр һәм 1992 елда узган референдум, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүне атады.

Рафаил Хәкимов иң истә калган вакыйга — 1996 елның гади бер эш көнендәге сөйләшү булуын әйтте: “Бүлмәдә дүрт кеше идек, бу җыелыш та түгел. Фикер алышып утырганнан соң, Минтимер Шәрипович: “Нефтьне эшкәртә башларга кирәк, шулай итмәсәк, без батабыз,- диде. Кызганыч, Россия бүгенге көнгә кадәр моны аңламады”.

Рафаил Хәкимов фикеренчә, Татарстан уңыш казанган кайсы гына өлкәне алсак та, алар барысы да Минтимер Шәймиев эшчәнлегенең тырышлыгы нәтиҗәләре.

“Тел, мәдәният буенча без иркен. Татарча сөйләшәбез”, — диде ул.

Үзенең авыр характерлы, үссүзле булуына да карамастан, озак еллар президент янында эшли алуын Рафаил Хәкимов Минтимер Шәймиевнең зирәк, акыллы кеше булуы белән аңлатты.

“Ул беркайчан, беркемне, басым ясап, үзгәртергә тырышмады. Кешене күрә белде. Үз фикерен дә бөтен кешене тыңлап бетергәч кенә әйтә иде”, — ди Рафаил Хәкимов Минтимер Шәрипович хакында.

Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов 1991-2008 елларда Минтимер Шәймиевның президент киңәшчесе вазифасын башкарды.
“Татар-информ”