Зәки Зәйнуллин. ГАЛСТУК

СССР әрмиясендә хезмәт иткәндә миннән биш яшькә олы капитан Белехов Владимир бар иде. Шул сөйләгәннән язылды бу хикәя. Капитан икебез дә. Атом, водород бомбаларын эксплуатация­либез. Эш авыр, радиация-нейтронлы, бик тә җаваплы.

Фин мунчасы

Ике куллап «трехлинейка» винтовкасын кысып тоткан Сәлимгәрәй урман эчендәге алан кырыеннан салынган сук­мактан атлый да атлый. Свирь елгасы ярына утырган Лодейное Поле исемле каладан егерме өч чакрым ераклыкта,