Җырчы Зөлфия Камалованың әтисе Нәҗип Камалов 80 яшен билгеләп үтә

1990 елларда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар милли хәрәкәте башында Нәҗип Камалов торды. Ул шәһәрнең татар иҗтимагый үзәген җитәкләде. Шундый җаваплы башкарды ул үз эшен. Концертлар узасы булса, халыкны җыяр өчен игъланнар таратты, милләттәшләребез Удмуртиядә татар телендә чыгучы “Яңарыш” газетасын яздырып алсын өчен татар фамилияләре булган йортларга кереп, газетаны пропагандалап йөри иде. Кирәк чакта, татар мәнфәгатьләрен яклап, җитәкчеләр ишеген дә шакыды, дип яза «Яңарыш» газетасы.

Нәҗип Камалов белән мин 1995 елны таныштым. Башкортстаннан килеп, Удмуртиянең Сарапул шәһәре педагогика көллиятенә укырга кергәч, “Яңарыш” татар газетасына шигырьләр яза башлаган идем. Көннәрдән беркөнне Нәҗип абый редакциядән адресымны белеп, өебезгә килде. Сарапулда татарлар өчен әдәби түгәрәк оештыру идеясе белән йөрүен әйтте, шушы түгәрәккә чакырды. Ул вакытта мобиль телефоннар юк иде әле. Чараның кайда узуын, вакытын хәбәр итү өчен Нәҗип абый авырсынмыйча тагын бер кат килеп китте.

Яхшы хәтерлим: чара үзәк китапханәдә узды. Бирегә Адиф Сәгъдиев, Хәбил Габдрахманов һәм тагын берничә кеше килгән иде. Һәрберебез яңа язган шигырьләрен укыгач, “Яңарыш” газетасына җибәрәселәрен сайладык. Классик язучыларның шигырьләрен укыдык, фикер алыштык. Шул вакытта мин Сарапул китапханәсендә татар журналлары, китаплар барлыгын, Сарапулда татар иҗтимагый үзәге эшләвен белдем. Бу шәһәрдә бер ел яшәү дәвамында татар җәмәгатьчелеге, анда ул вакытта бик көчле эшләп килгән “Таң”, “Танып” ансамбльләре белән таныштым.

Татар халкының күтәрелеш, яшәрү чоры иде ул вакытлар. Сарапул шәһәрендә милли хәрәкәт башында Нәҗип Камалов торды.

Аның эчкерсез күңелле булуы, татар милләтен үстерү теләге белән янып йөрүе, Сарапул шәһәренә алып кайтып, дини китаплар, календарьлар, ул вакытта популяр булган җырлар язылган дисклар, кассеталар, милли һәм дини әсбаплар таратуы, барсына да өлгерүе һәм үз эшен ярату белән башкаруы бик сокландыра иде. Аңа Мөнҗия апа да бик булышты. Бу сабыр, зирәк, туры сүзле ханым Нәҗип абыйга зур терәк, киңәшче булды.

“Менә нинди була чын милләтпәрвәр!” Нәҗип абыйга карата бу сүзләрне бик еш ишеттем мин ул вакытта. Үзем дә Нәҗип абыйга чиксез рәхмәтлемен. “Менә бу журналда көчле мәкалә чыккан, сиңа укытырмын дип алып куйдым”, — дип язма укыта, аннары шушы хакта фикер дә алышабыз, йә булмаса, үзенең зур китапханәсеннән битләренә кыстыргычлар куелган китап тартып чыгара, “Бу китапны укып чыгарга тырыш, бик файдалы фикерләр табарсың үзеңә”, — ди. Дәрдмәнднең шигырьләрен яттан сөйли, “Менә ничек көчле әйткән ул милләт турында?” — ди. Ул шигырь юллары Дәрдмәнд яшәгән чорда гына түгел, бүгенге татар дөньясында да актуаль булып чыга.

Нәҗип Камалов турында әйткәндә, шунысы да игътибарга лаек: оештыру, җәмәгать эшлеклесе булудан тыш, әле ул бик нечкә күңелле, күзәтүчән, сәләтле каләм тибрәтүче дә. Элегрәк “Яңарыш”ның һәр саны саен аның язмалары, табигать турындагы кечкенә, әмма осталык белән язылган этюдлары дөнья күрә.

12 февральдә 80 яшьлек юбилеен каршылаганда, Нәҗип абый нинди уйлар кичереп яши? Удмуртиядәге бүгенге милли тормыш белән канәгатьме? Сарапул шәһәренә бер кайтуымда, Нәҗиповлар гаиләсенә кереп, хәлләрен белеп чыгуны изге бурычым итеп санадым. Тормыш иптәше Мөнҗия апа белән сөенеп, бик ачык каршы алды Нәҗип абый. Ике дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бер дә үзгәрмәгән алар. Шундый ук мөлаем, тормыштан канәгать, гамьле итеп гомер кичерәләр.

Чәй табыны алдында Нәҗип абыйның узган тормыш юлы турында кызыксынам. Әгерҗе районының Уразай авылында туган ул. Дүрт сыйныф белемне биредә алган. Аннан соң Салагыш авылына йөреп, 7нче сыйныфны тәмамлаган. Урта белемне 30 чакрым ераклыкта урнашкан Исәнбай авылына барып укыган. Шушында тәүге тапкыр очрата да инде ул Кадыбаштан килеп укып йөрүче тәүге һәм гомерлек мәхәббәте Мөнҗия апаны. Юк, ул вакытта күз генә ташлап куя ул аңа. “Табигатем белән оялчан идем мин, кая ул вакытта кызларга якын бару, заманы да икенче иде. Мәхәббәт, гыйшыклык эшенә җаваплы карый идек”, — ди Нәҗип абый. Алар бер сыйныфта укыйлар, аннары һәркайсы үз юлы белән китеп бара.

Нәҗип абый 1958-59нчы елларда Чаллы шәһәрендә бер ел укып, механизаторлык һөнәрен үзләштерә, аннан кайтып, туган авылында бер сезон тракторчы булып эшли. Ферма мөдире булып эшкә урнаша, үзе Минзәлә техникумында читтән торып зоотехниклыкка укый. Мөнҗия апа да Минзәләдә медицина училищесын тәмамлый. “Шушы елларда булгандыр, — ди Нәҗип абый, — классташым Мөнҗияне искә алып, аңа хат яздым. Ул да хатыма җавап бирде. Шулай итеп, очрашып, 1963 елда өйләнешеп куйдык. Безгә 26 яшь иде. 6 ел авылда яшәдек…”.

Нәҗип абый күрше Балтач авылында өч елга якын зоотехник булып эшли. Әмма су күтәрелү сәбәпле, Иж буенда урнашкан Балтач авылын күчерә башлагач, алар 1969 елны Сарапулга күчеп киләләр. Нәҗип абый радио заводына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Мөнҗия апа шәфкать туташы булып Сарапулның 1нче санлы шифаханәсендә эшләп, пенсиягә чыга.

Камаловлар гаиләсенең Зөлфия исемле кызлары турында милләттәшләрем хәбәрдардыр дип уйлыйм. Ул Австралиядә яшәп, татар телендә җырлар иҗат итә, татар теле сагында тора. Кызы Зифага да татар телен өйрәткән ул. “Австралиядә 25 ел яши инде. Сарапулга елга бер генә кайта. Бик сагына. “Сагыну” җырын да шулай туганнарын, илен сагынганда иҗат иткәндер”, — ди Нәҗип абый кызы турында.

Икенче кызлары Сарапулда яши. Аларның Артур һәм Тимур исемле уллары бар. Алар әти-әниләренә һәрвакыт ярдәмләшеп, килеп йөриләр.

“Шәһәр җирендә яшәп, кызларыгызны ничек шулай татарча сөйләшергә өйрәтә алдыгыз?” — дип кызыксынам Нәҗип абыйдан.

“Минем хатын декрет ялыннан соң иртә эшкә чыкты. Олы кызны балалар бакчасына бик иртә бирдек. Өйдә татарча теле ачылган бала ике-өч айда, татарчаны онытып, урысча такылдый башламасынмы?! Авылдан әниемнең безгә яшәргә килүе бу бәладән чыгарга бик ярдәм итте. Ул урыс телен бөтенләй белми иде. Балалар теләсәләр, теләмәсәләр дә, татарча сөйләшергә мәҗбүр булдылар. Хәзер исә татарча сөйләшә белүләренә сөенеп бетә алмыйлар. Менә шулай итеп, кечкенәдән әнием белән татарча сөйләшеп, аның мөнәҗәтләрен тыңлап, җырларын өйрәнеп үсте алар. Зөлфиянең Австралиядә яшәп иҗат иткән “Әбием” җыры да аңа багышланып язылган. Зөлфия аны бик юксынып искә ала. Әнием 1996 елны үлде. Сугыш вакытының бик күп михнәтләрен күреп, ачлыктан, ялангачлыктан исән калган кеше ул. Сугыштан соңгы кыенлыкларны без дә татыдык. Безнең Уразай яклары комлы туфраклы, уңдырышсыз җирләр. Ачлык елларында безгә аеруча кыенга төште. Сарапулга килгәч, “Менә нинди рәхәт заманнар килде. Эх, яшь чакларда мондый матур тормышларны күрсәк”, — дип, бик еш әйтә иде әнием”.

Нәҗип абый бүген дә үзенчәлекле, көр күңелле, кызыксынучан шәхес булып кала бирә. “Яңарыш” газетасын кайда күпме яздырып алулары белән кызыксына, элекке еллар белән чагыштырып карый. “Яңарыш” милләт сагында тора. Татар телен саклап калу, аны яшь буынга өйрәтү турында ешрак языгыз, кешеләр уйлансын, уянсын, уңышлар сезгә”, — ди.

“Татар-информ”, «Яңарыш«