Гавриловларның керәшен дөньяви интеллигенциясен төзүгә керткән өлеше

Патша Россиясе чорында милли дөньяви оешмалар да һәм дөньяви уку йортлары да булмый. Төбәк балалары гаять дини уку йортларында гына белем ала алганнар. Бик сирәге генә дөньяви белем алу бәхетенә ирешкән. Мондый шартларда, әлбәттә, милли дөньяви интеллигенция булмаган. Дини уку йортларын тәмамлаган руханилар катлавы зыялыларны тәшкил иткән.

Билгесез сугыш. (Пәке тарихы)

(Николай Илларионович Гавриловның сугышчан юлы мисалында)

Пәке вакыйгасы

Алдан сөйләнәсе пәке вагыйгасы узган гасырның 70 нче еллар уртасында була. Җөридә кызу печән өсте. Гавриловларга печән кайткач, ул вакытта авыллардагы матур гадәт буенча якын күршеләр дә җыелышып керә печән өешергә. Йорт хуҗасы түбәдә печәнне үзе тыгызлап урнаштырып тора.