«Гыйлем» редакторы: Татар терминнары юк дип, фәнни эш язудан баш тарткан кеше — ялкау

«Татар телендә терминнарның булмавы — глобаль проблема түгел. Телгә термин калька рәвешендә күчәргә мөмкин. — дип саный «Гыйлем» фәнни-популяр порталы редакторы Айдар Шәйхин. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында белдерде.

«Бүген фәннең төп теле — инглиз теле. Бик күп фән терминнарны инглиз теленнән алына. Терминнарның күбесенең русчасы юк, әмма шуңа карамастан рус телендә бик күп фәнни материаллар чыга. Руслар бу проблеманы хәл итә», — ди ул.

«Традиция», «процесс» сүзләре татар теле өчен табигый сүзләр, ләкин алар башка телдән кергән. «Мәктәп», «китап» — шулай ук татар сүзләре түгел, алар гарәп теленнән кергән, ләкин без аларны алыштырмыйбыз, чит телдән кергән терминнардан баш тарта алмыйбыз. Шул ук вакытта без терминнарны үзебез ясый алабыз. Сүзнең татар теленә тәрҗемә итеп бирелүе аңлаешлы итә ала икән, без ул ысулны куллана алабыз, ди Айдар Шәйхин.

«Каюм Насыйри терминнарны тапкан бит!»

Татарча терминнар юк, дип, татар телендә математиканы, физиканы укытудан, шул фәннәр буенча материал язудан баш тарткан кеше — ул ялкау кеше. Безнең галимнәребез татар телендә математика, физика буенча укытканнар, югары уку йортлары өчен дәреслекләр чыгарганнар. Бу мирастан баш тарту ул бик зур хата булыр иде. «Гыйлем» проектының үрнәк шәхесләре бар, иң беренче чиратта ул — Каюм Насыйри. К.Насыйри «Әбүгалисәнә»не дә язган, календарь дә чыгарган, төрле фәнни язмалары бар. Ул бит терминнарны тапкан. Бүген дә бу эшне эшләп була, проблема юк, ди әңгәмәдәш.

«Термин.гыйлем.про» проектында татар терминнары тупланачак

Хәзер терминнар ясау процессы матбугатта, беренче чиратта, интернет матбугатта бара. Безнең өлкән галимнәребез бу процесска җитешә алмый, миңа калса. Безнең алдагы проектыбыз — «Термин.гыйлем.про» сайтын ачу. “Термин.гыйлем.про”да татар телендә терминология сүзлеген төзәячәкбез. Төрле фәннәрдән терминнар сүзлекләре бар, ләкин аларның тиражлары аз, аларны табып булмый. Шул базаны кулланып, без аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Алга таба өстәп барырга да мөмкин булачак», — дип, алда торган максатлары турында сөйләде Айдар Шәйхин.

«Татар-информ»

,

Татар мәктәпләре үрнәк, укытучылары татар җанлы булырга тиеш — Энгель Фәттахов

«Татар мәктәпләре үрнәк һәм укытучылар да татар җанлы булырга тиеш» , — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бу хакта министр 2030 елга кадәр Милли мәгариф үсеше концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы – юл картасы булдыру турында республиканың муниципаль районнары җитәкчеләре һәм республика районнарының мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре белән сөйләшүдә әйтте. Фикер алышу Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында узды, сөйләшүләр дүрт көн дәвам итәчәк.

Бүген министрны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм районнын мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева Яшел Үзән муниципаль районында милли мәгариф торышы белән таныштырганнан соң, Энгель Фәттахов: “Яшел Үзән бөек татар галиме Каюм Насыйриның туган җире. Татарларда шул уңайдан булса да, горурлык хисен тәрбияләп, ата-аналар белән эш итәргә кирәк, татар телен өйрәнүгә кызыксындырырга кирәк”, — диде.

Министр әйтүенчә, бөтен гимназияләрне карап чыкканнар. «Ничек безнең укытучыларыбыз, ничек безнең уку әсбапларыбыз. Безнең күз буяулар да бар бит. Татар гимназиясе дип аталса да, татар телендә дәреслекләр юк. Андый гимназияләр дә бар. Укытучыларның әзерлек дәрәҗәсен, балаларның куелган таләпләргә җавап бирүләрен өйрәндек, — диде Энгель Фәттахов. — Яшел Үзәнгә килгәндә, татар гимназиясе бар, укыту сыйфаты да начар түгел. Ләкин татар милли рухын барлыкка китерүдә киң таләпләргә җавап бирә дип әйтеп булмый, шуңа күрә аларга шәһәрдә татар гимназиясе исеме җисеменә туры килерлек татар гимназиясен булдыру бурычы куелды. Шулай ук тагын бер татар мәктәбен һәм өч татар балалар бакчасын булдыру кирәклеге турында әйтелде”, — дип белдерде министр.

«Барлык муниципалитетларда юл картасы тормышка ашырылганнан соң, бала ике дәүләт телен камил белергә тиешле», — дип белдерде Энгель Фәттахов.

Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара

Россия Банкы “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады. Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, шагыйрьнең авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы — 3 мең данә. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов бу вакыйганы уңай бәяләп: “Бу бик яхшы факт — Татарстаннан тыш Россия төбәкләре халкы да бөек Тукайны белер, күрер. Тиражы зур булмагач коллекционерлар арасында ул бик кыйммәтле тәңкә булыр. Кыйммәтле булгач, аның турында хәбәр таралыр. Ул яктан да яхшы. Гомумән, Россия медиа мәйданында татар шагыйрьләре булсынмы, сәясәтчеләр булсынмы, аларның исемнәрен таратырга кирәк, аларның фикерләрен, идеяләрен халыкка җиткерергә кирәк”, — диде.

“Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә шулай ук музыкант Эмиль Гилельсның 100 еллыгына багышланган көмеш тәңкәләр дә чыгарыла.

«Татар-информ»

Атаң белән анаң татар булса, син дә татар дип әйтү дөрес түгел – тарихчы

“Күп очракта үз-үзеңне билгеләгәндә атаң белән анаң татар булса, син татар булырга тиешсең дип уйланыла. Бу дөрес түгел. Үзбилгеләнү ул үзеңне ничек хис итәсең дигән сүз”, — дип саный Казан Федераль Университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков. Галим бу хакта Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үткәрелгән “Акыл фабрикасы” лекториендә белдерде, аның лекциясе “Ислам һәм милләтлек: үзбилгеләнү, тел, кадимчеләр һәм җәдитчеләр” темасына багышлаган иде.

Мисалга Илдар Шәфыйков 1920 елда үткәрелгән халык санын алу карточкаларын китерде. Әлеге карточкаларда Уфа губерниясендә бер авыл кешеләренең үз милләтләрен ничек дип атап яздырганнарын күрергә була.  Бер авылдагы кешеләрнең 145е үзен «мөселман» дип, 150се «татар» дип, кайберләре исә, мәсәлән, Ибраһимов Исхак, Зәкәров Харис «рус» дип атаган. “Димәк, бер авылда өч төрле милләт яши булып чыккан. Хәзер алар бөтенесе татар дип билгеләнер иде”, — дип аңлатты Илдар Шәфыйков.

Үзеңне билгеләү процессы нидән торганын, нинди фактлар белән бәйле булганын Илдар Шәфыйков 1911 елда чыккан “Яшен” журналындагы карикатура белән дәлилли (видеодан карагыз — В.В). “Бер авылда ике төрле Рамазан башы” карикатурасында бер мәхәлләдә рамазан аеның 20сендә башланганлыгы, икенчесендә 21 булганлыгы күренә. “Монда нәтиҗә ясарга була: мәхәлләдә имам үзен ничек хис иткән, аның мәхәлләсе дә үзен шулай хис иткән. Әгәр дә ул үзен татар дип уйлаган икән – мәхәлләсе дә татар булган, мөселман дигән икән – мәхәлләсе дә мөселман булган”, — диде Казан Федераль Университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты.

«Татар-информ»

Ислам финанслары буенча китаплар авторы: Зәкятне хисаплау буенча белгечләр әз

«Россиядә мөселман хәйриячелеге үсеше мөселман төбәкләренең үсеше, исламда икътисади мөнәсәбәтләрнең принциплары турында белүләре, дини һәм хәйрия оешмаларының хезмәттәшлегенә бәйле», – диде ислам финанслары буенча китаплар авторы, икътисад фәннәре кандидаты Резидә Габбасова дини хәйриячелектә икътисади-хокукый проблемаларга багышланган түгәрәк өстәлдә. Түгәрәк өстәл Казан (Идел буе) федераль университетында Ислам хокукы халыкара мәктәбе кысаларында узды.

Хәзерге вакытта Россиядә 15кә якын эре мөселман хәйрия оешмасы исәпләнә. Аларның төп эшчәнлеге зәкятне һәм сәдаканы авыру кешеләргә, ятимнәргә, афәткә юлыккан кешеләргә таратудан гыйбарәт.

Резидә Габбасова әйтүенчә, Россия законнары нигезендә зәкят бирү, сәдака кебек үк, ирекле формада туплана, бары тик фондлар үзләре зәкят һәм сәдака буенча аерым хисап алып бара. Зәкятне туплау, бүленеш һәм саклау системасы юк. “Хәйрия фондларына акчаны саклау өчен, кайвакыт туплау өчен дә гади банк хезмәтләре белән кулланырга кала. Зәкятне хисаплау буенча белгечләр әз, төрле төбәкләрдә төрле мәзхәб буенча зәкят күләмен хисаплыйлар”, – диде белгеч.

Россиядә мөселманнарның мәхәлләне үзләре тарафыннан финанслау аларның үсешенең бер ысулы иде, ди Резидә Габбасова. “Советлар чорында бу юкка чыккан. Хәзер бу яңартыла. Иң кызыгы – аны Татарстанда, Башкортстанда яисә Чечняда түгел, бу яңарышны, мәхәлләне үзләре финанслауны мөселманнар аз санда булган тәбәкләрдә, татарлар компакт яшәгән авылларда күреп була”, – диде икътисадчы.

Мисалга ул Пенза өлкәсенең Әләзән авылын китерде. Монда 10 меңгә якын татар яши, мәктәпләре, балалар бакчалары, кибетләр, 11 мәчет бар. Шул ук шәхси эшмәкәрләр күп санда, 53 ферма хуҗалыгы исәпләнә. Бу авылда бизнес, дини оешмалар һәм социаль инфраструктура вәкилләре хезмәттәшлек итә. “Мәчетләр каршында попечительлек советлары бар. Алар ел да җыелып, авыл кешесенең һәрберсен белгәнгә кемгә зәкят бирәсен билгели. Авылда мәчетләр күбесенчә Совет чорыннан соң төзелгән, аларны тоту өчен дә хәерләр бирелә. 80-90 кешегә хаҗга юлламалар да хәйриячеләр хисабына алына”, – дип татар авылындагы хәйриячелек системасы белән Резидә Габбасова таныштырды.

Татарстанның “Вакф” фонды җитәкчесе Рөстәм Хабибуллин исә киресенчә Татарстан авылларында яшьләр аз дип, дини оешмалар авылларны саклап кала алыр иде ди. “Татарстан авылларында халык саны 40 меңгә әзәйде. Авылларны саклап калу өчен динне күтәрергә кирәк, шул ук хезмәтләр күрсәтү аксый. Мәчетләр, чиркәүләр каршындагы кибетләргә зур салымнар түләргә кирәк. Инкыйлабка кадәр табышлы йортлар салым түләмәгән, бу йортлардан акчалар хәйриячелеккә, дини оешмалар ихтыяҗларына юнәлтелгән. Без моны кайтарырга тиешбез”, – ди хәзрәт.

Резидә Габбасова хәзерге вакытта Германиядә яшәү сәбәпле, андагы хәйриячелек турында сөйләде. Германиядә һәр мәчет каршында хәйрия фонды бар, җеназа өчен фондлар формалаштырыла. Анда ислам хәйриячелеге күбесенчә Германиядә яшәүчеләр өчен түгел, ә ярлы мөселман илләре, мәсәлән, Сирия һәм башкаларга ярдәм итү өчен оештырылган. Чөнки Германиядә көчле социаль яклау системасы бар, бу система, нигезендә, алманнарга яшәү минимумыннан тагын да аска төшмәскә ярдәм итә. Шуның өчен хәйриячелек Африка илләренә юнәлтелә. Анда Корбаннар озатыла, су коеларын төзү белән ярдәм күрсәтелә.

Юридик фәннәр кандидаты Илсур Салихов: «Халыкның хәйриячелеккә ышанычы булсын өчен икътисади, хокукый механизмнар булырга тиеш», – дип искәртте. Социаль челтәрләрдә ясалган сораштыру мәгълүматларына караганда, халыкның 17 проценты гына хәйриячелеккә ышанычын белдерми.

«Татар-информ»

«Татарстанда ислам» энциклопедиясе басылып чыкты

Бүген Казан федераль университетында “Мәдинә” нәшрият йорты чыгарган “Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедия сүзлекләре сериясенең 7нче томы буларак “Татарстанда ислам” сүзлеге тәкъдим ителә.

Әлеге сериядә Түбән Новгородта, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Россиянең Үзәк-Европа өлешендә, Уралда, Идел буенда ислам энциклопедияләре дөнья күргән иде инде. Алга таба Башкортстанда, Дагыстанда, Кавказның Төньяк-Көнбатышында, Чечняда, Ингушетиядә һәм Осетиядә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта ислам сүзлекләре әзерләнәчәк.

Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов әйтүенчә, 13 томда энциклопедия сүзлекләрен чыгару проектын Шиһабетдин Мәрҗәни юбилеена — 2018 елга төгәлләргә ниятләнә. “Бу проектны тормышка ашыруга 500 дән арттык төрле фән галимнәре, профессорлар, докторлар җәлеп ителгән. Бу проект уникаль, чөнки барлык өлкәлләрне кочаклый, һәм Россия ислам белгечләре нигез салган традицияләрне дәвам итә. Заманында аларны Шиһабетдин Мәрҗәни “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) һәм Риза Фәхретдин “Асар”тарихи-биобиблиографик хезмәтендә чагылдыра башлаган. Алар, гомумән, библиографик мәгълүматлар белән чикләнсәләр, хәзер исә барлык фәннәр, археологиядән алып политология фәненә кадәр үрелеп, ислам дөньясы белән бәйле төшенчәләр бирелә. Шуңа бу китаплардан Россиядә ислам тоткан урын һәм ислам киләчәге турында күзаллап була”, — диде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Гадәттә бу хезмәтләр Россия һәм БДБ илләре уку йортларында таратыла, зыялыларга бүләк ителә. “Киң катлам өчен “Мәдинә” нәшрият йорты сайтында урнаштырыла, кандидатлык, докторлык эшләрен әзерләгәндә рәхим итеп кулланып була, бары тик сылтама бирергә кирәк”,- диде Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

Соңыннан барлык томнарны берләштергән “Россия Федерациясендә Ислам” энциклопедия сүзлеген чыгару планлаштырыла.

«Татар-информ»

Муса Бигиев Коръән тәфсирләрен исламга тискәре ясаган фактор дип атаган — А. Хәйретдинов

Казан федераль (Идел буе) университетының Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында фәлсәфә фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре, ислам, тарих, фәлсәфә һәм теология буенча

18 ноябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында татар “Әлифба”сының авторы Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачыла.

Татар Байтуганы халкында музей ачу теләге Камышлы районы делегациясе Арча районыда педагогика көллиятендә һәм Әлифба музеенда булганнан соң туган. Әлеге идея район хакимияте тарафыннан хупланган.

Музей оештыру эшләре белән авылдашы, ерак туганы Нурания Вәгыйзова җитәкчелек иткән. Район хакимияте тарафыннан Сәләй Вагыйзов яшәгән йорт сатып алына.

Камышлы районы хакимияте мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резеда Тухбатшина: “Өйне сатып алганда, ул, кызганычка, ремонтлап булмый торган хәлдә иде. Аны җимереп, яңаны төзергә туры килде. Корылмалардан кечкенә генә келәтне саклап калырлык булды”, — диде.

6065

Инициатив төркеме җирлекне өй-музей төзелеше өчен әзерләп, район хакимияте музей проектына заказ биргән.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның музей төзелешендә ярдәм күрсәтергә риза булуы көтелмәгән шатлык булды”, — ди Резедә Тухбатшина.

2016 ел башында ТР бюджетыннан музей төзелешенә 1 млн.280 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган. Төзелеш эшләре апрель аенда башланып, бүген тәмамланган.

Музейда Сәләй ага Вагыйзов шәхси әйберләре: күзлеге, плащ, түбәтәе, татар сыйныфлары өчен дистәләрчә басмада чыккан Әлифба дәреслекләре, шулай ук Сәләй ага яшәгән чор авыл тарихына багышланган көнкүреш әйберләре урын алган.

Киләчәктә музей Татар Байтуган авылында татар үзәге булып эшчәнлек итәчәк.

Музей ачылышына ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Самара өлкәсе мәдәният министры Сергей Филлипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетынан вәкилләр, Арча районы педагогика көллияте, язучылар, Сәләй ага улы Камил гаиләсе белән, Сәләй аганың дуслары, укучылары килүе көтелә.

Самара өлкәсендәге музей Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә ачылган икенче музей дияргә дә була. Вәгыйзов Сәләй Гататович һәм Вәлитова Рамзия Гыйләҗевна 1965 елда татар мәктәпләре өчен бастырылган «Әлифба» китабының авторлары, алар хөрмәтенә 1999 елдан Арча педагогия колледжында Әлифба музее ачыла.

Музей директоры, 40 ел буе Арча педагогия колледжында укытучы булып эшләгән Сания Камалетдинова бу вакыйга белән бик шат булуын әйтте. Сүз уңаеннан, Самарадагы музеен карарга Арчадагы улы да барачак, диде ул.

“Сәләй Гататович белән Рәмзия апаны без халык академиклары дип әйтәбез. Алар Әлифбаны гына түгел, 43 тән артык китап авторлары – “Туган тел”, “Уку китабы”, “Татар теле” дә, “”Кызыклы грамматика” һәм башкалар. Сәләй Гататович ул зур шәхес, киңкырлы эрудит, авызына каратып тота торган лектор, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле кеше булды. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт иде”, — дип сөйләде Сания Камалетдинова.

Сәләй Вагыйзов үзе исән чакта үзе хөрмәтенә ачылган музейны күрү бәхетенә ия булган шәхес , диде музей директоры.

“1998 елда Сәләй Гататовичның 90 еллык юбилеен бик зурлап уздырдык. Мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов бу шәхесләргә музей ачарга кирәк дигән фикер әйтте. Мин ул вакытта завуч идем, колледж директоры Илдус Сәгъдиев белән бөтен уку йортын аякка бастырып дигән кебек, бер ел эчендә аларның өйләрендәге, архивлардагы материалларны җыеп, 1999 елның 6 октябрендә музейны ачтык. Экспонатлар арасында кыйммәтле әйберләр дә бар иде – мәсәлән, Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язган сүзләре булган беренче “Әлифба”. Аннары беренче басма китап чыгарган Иван Федоровның беренче “Букваре”, — дип сөйләде музей директоры.

Сания Камалетдинова әйтүенчә, хәзер Арчадагы музейда 62 телдәге 400 дән артык Әлифба китабы бар, экспонатларны туплауда Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова актив эшчәнлек алып барганнар.

“Сәләй Гататовичның 95 еллык юбилеен да уздырдык. Самарадан аның якташлары килгән иде, ул туып-үскән йортны, авылның мәчете рәсемен бүләк иттеләр. Сәләй Гататович, музейга кереп, бик озак моңланып карап торды”, — дип искә алды музей директоры.

Сәләй Гататдин улы Вагыйзов (1908-2005) елда Самара губернасының Татар Байтуганы авылында туган. Казан Дәүләт педагогия институтында укыган вакытта Сәләй Вәгыйзов Рәмзия Вәлитова белән очраша һәм гаилә кора. 1936-70 елларда Арча педагогия көллиятендә укытучы булып эшлиләр. 1968 елда Сәләй Вәгыйзов Татар АССР атказанган укытучысы исемен ала.Сәләй Вагыйзов башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы буенча күп кенә хезмәтләр авторы, хатыны Рәмзия Вәлитова белән бергә “Әлифба” авторы.
“Татар-информ”

Габделхак Саматов премиясе депутат, шагыйрь Разил Вәлиевкә тапшырылды

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр «Саматов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында үтте. Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, шәкертләр һәм Габделхак хәзрәт Саматовның укучылары катнашты.

Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

РИИ ректоры Рафик Мөхәммәтшин әйтүенчә, Диния нәзарәтенең күркәм традицияләре — Якупов укуларын, Саматов укуларын үткәрү. “Ислам дине яңарашы 25 ел бара. Ислам яңарышы башында торган зур шәхесләрне һәрвакыт истә тоту, белү, аеруча, яшьләргә бик мөһим. Габделхак Саматов мәгърифәткә чын татар традициләрен алып кайткан зур шәхес. Бу чара Габделхак Саматовны гына искә алу гына түгел, ә ул башлап җибәргән эшне, традицияләрне кайтару юлында дәвамы булырлык чара”, — диде РИИ ректоры.

5595

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек иткән, фидакарь хезмәт күрсәткән. Аны ел саен искә алабыз, дәвамчыларны барлыйбыз”, — дип белдерде.

Билгеле булганча, чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Быел бу бүләккә ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулары буенча ТР Дәүләт советы комитеты рәисе Разил Вәлиев ия булды.

Разил Вәлиев бүләккә каршы бүләк дип Тукайга багышланган истәлекләр, әлегә кадәр беркая басылып чыкмаган ядкарьләр җыентыгын мөфтигә тапшырды. Ул бу җиңүе турында ишеткәч, гаҗәпләнүен яшермәде. “Мин турыдан-туры дин әһеле түгел, әмма да ләкин дин өлкәсендә мин нинди гамәлләр башкардым дип уйладым. Уйлый торгач, искә төште. Безнең гаилә әнкәй ягыннан бик дини иде. Безнең мәчетнең манарасында айны алгач, әнкәй аны качырды. Намазларын калдырмады. Минем 1979 елда китабым басылып чыккач, гонарар акчага үзебезнең авылга кайтып, мәчет манарасын торгыздым. 80 нче еллар ахырында 90 еллар башында Габделхак хәзрәт белән аралашып тордык. Ул вакытта мин Татарстан Милли китапханә директоры идем. Ул вакытта хөкүмәт карары белән китаплар куярга урын булмагач Печән базары мәчете бинасын бирделәр. Анда борынгы китапларны сакладык. Һәм Татарстан милли китапханәсе акчасы хисабына Печән базары мәчетенә манара куйдырдык”, — дип искә төшерде бүләк иясе.

Шулай ук Разил Вәлиев Комитет тарафыннан Корбан бәйрәмен, Ураза бәйрәмен ял итеп билгеләү законы кабул итүгә өлеш керткәнен әйтте. “Шуңа боларны искә төшергәч тынычландым”, — дип Разил Вәлиев хөрмәт күрсәткәнгә рәхмәтләрен җиткерде.

Ислам яңарышында милли компонентны кертеп җибәргән Габделхак хәзрәт Саматов улы, Ханты-Мансий автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт: “Әтием миңа остаз булды. Әтидән ничек киенү, ничек хезмәт итү, ашау-эчү гадәтләре, гаиләдә, башка кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә булуы турында боларны барысын әтиемнән белеп яшәдем. Намаз укыганнан соң бездән Коръән укыта иде. Укый-яза белмәгән очракта да Һәфтияк Шәрифне яттан белә идек. Милләте кая бара: аракы эчү, динсезлек, фахишәлек хөкем сөргәнгә борчыла иде. Татар мәктәбе бетмәсен дип, безне ике трамвай белән 80нче татар мәктәбенә йөртә иде. Гыйлемне көн-төн тараткан”, — дип әтисе турында истәлекләре белән бүлеште.

“Ислам дине намаз уку, ураза тоту гына түгел, ихласлык, хаклык та, гаеп, гайбәт булырга тиеш түгел. Шундый булырга тырышырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Габделхак Саматов улы.

Самара өлкәсеннән мөфти Талип хәзрәт Яруллин яшьләр хәзер дини гыйлемне интернеттан гына алуларын, бабайлар берни белми дип, үзләрен өстен куюларын әйтеп зарланды. Олыларны хөрмәт итмәсәк, аннары үзебезгә дә хөрмәт булмас, дип билгеләп үтте.

Җәлил хәзрәт Фазлыев исә, Иблис тә бик акыллы булган, әмма әдәп булмагач нигә китергән, дип өстәде.

Чарада дин әһелләре тарафыннан “Хикмәтле рухи остаз”, “Татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары: чишү юллары һәм перспективалары: Габделхак Саматов”, “Габделхак Саматов – гасыр имамы” һәм башка темаларга нотык ясалды.

Очрашу Гали мәчетендә җәмигъ белән өйлә намазын уку белән дәвам итеп, Габделхак хәзрәтне искә алуга багышланган мәҗлес белән тәмамланды.

Габделхак хәзрәт Саматов — күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые.

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Габделхак Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда — Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, Габделхак хәзрәт Саматов 79 яшендә вафат була.

http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/11/03/129088/