Тел ил белән икән

Сагыну… Өйләнгән кеше булсаң, хатыныңны, бала­ларыңны сагынасың фронтта, туганнарыңны. Яшәгән йортың, баскычы төбеннән коега сузылган сукмак. Шул кое белән йорт арасында тукталып басып торган әнкәң.