Татар дәүләт театрында яхшы бүреләр һәм яман аучы турында Ркаил Зәйдулла әкияте

Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында соңгы татар спектакле 2014 елның 28 мартында чыккан иде. Ул — Зиннур Думавиның япон халык әкиятләре мотивлары буенча язылган «Ана күзләре» спектакле. Аңарчы – 2012 елның сентябрендә – театр Гәрәй Рәхимнең Габдулла Тукай әсәре буенча язылган «Кәҗә белән Сарык» мюзиклы белән 79 нчы сезонын ачып җибәрде. Курчак театры директоры Роза Яппарова кызыклы материал булмауны татар спектакльләренең ешрак куелмавының бер сәбәбе итеп китерде. «Телефон белешмәлеген дә куя алам» дигән режиссерларга ышанмыйм. Яхшы спектакль башта драматург өстәлендә туа», ди ул. Балалар театры мәсьәләсендәге зур проблеманы күтәргән әлеге сөйләшү кичә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы чыгарган яңа спектакльне кабул итү утырышында булды.


Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Бүре җиләге» спектакле программада гыйбрәтле вакыйга дип бирелгән. Әкият аша татар баласына ирек, ватанпәрвәрлек, миһербанлылык кебек төшенчәләрне аңлату максаты куйган, зур фәлсәфи фикер салынган җыйнак кына спектакльне театрның сәнгать советы бертавыштан кабул итте.

16 декабрь (13.00 сәгатьтә) һәм 17 декабрь (15.00 сәгатьтә) көннәрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын «Бүре җиләге» премьерасына чакыра.

Спектакльнең режиссеры, күптән түгел генә үзенең – 70, иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгын билгеләп узган, гомерен курчак театры сәнгатенә багышлаган шәхес Илдус Зиннуров спектакльне чыгару өчен иҗади коллектив туплый алган. Композиторы – Америкада яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова, рәссамнар – Түбән Кама дәүләт театры рәссамнары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина. Шигырьләрне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров укый. Спектакльдә татар труппасының җиде артисты – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган аристлары Ришат Гыйздәтуллин, Юрий Чуктиев, Гөлнур Габдрахманова, артистлар Миләүшә Фәйзрахманова, Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова уйный.
Курчак театры кануннарын белеп язылган әсәрләр булмау – курчак театрларының проблемасы. “Бервакыт шырпылар турында пьеса алып килделәр. Без шырпы-геройларны ничек сәхнәгә чыгарыйк ди?! Балаларга нинди курчаклар күрсәтик?” дип аптырый Роза Сәетнуровна. Балалар өчен пьеса язарга ул Ркаил Зәйдуллага моннан 20 ел элек тәкъдим иткән булган. Заманында курчак театры директоры шагыйрь Зөлфәт кебек лирик шагыйрьләрне дә балалар өчен пьеса язарга күндерә алган директор ул. Ркаил Зәйдулланың пьесасы башта язылмаган, аннары язылып та, уңышлы булмаган. Ниһаять, уртак тырышлык белән «Бүре җиләге» спектакле туган.

Аның сюжеты түбәндәгечә. Урманда уйнап йөргән бүре балалары арасыннан берсен – Актүшне зоопаркка сатар өчен явыз Аучы урлап китә. Актүшнең яраткан абыйсы Елгыр Актүшне эзләп юлга чыга. Ана бүре белән Чал бүре өч алтын һәм бүре җиләге биреп, хәер-фатыйха белән озатып калалар. Бара Бүре баласы, бара да бара: “Көчек түгел, бүре мин, үз көемә йөримен”. Юлында яралы Каз очрый: “Өстә идем моңарчы, яралады Сунарчы”. Елгыр Сунарчыга бер алтын биреп казны коткара һәм очырып җибәрә. Юлда аңа Балыкчы һәм ул тоткан Балык очрый. Елгыр Балыкчыга бер алтын биреп, Балыкны суга җибәрә. Өченче алтынын ул өч көн ашамаган, өч көн йокы күрмәгән мосафир Картка бирә… Кире кайтканда аңа кемнәр булышачагы аңлашыла инде. Бүре баласы Елгыр кала зоопаркына килеп тә җитә. “Фатир эзләп йөрешеңме? Директор белән сөйләшеп карыйммы?” дип “хәленә керә” Маймыл. Серле Карт ярдәмендә әфсен-төфсен белән читлекләрдән арындыра Елгыр яраткан Актүшен. Әмма… бу ни хәл? Актүш язмышына буйсынган, усал бүредән куркак җанварга әверелгән түгелме соң? Чал бүре алдан белгән икән ләбаса болай буласын – менә кайчан кирәге чыкты ул туган як җиләгенең! Бүре җиләген авыз итеп туган ягын, туган йортын — урманын, кадерле әнисен искә төшерә Актүш. Кайту юлы халык әкиятләре схемасы буенча дәвам итә: барыр юлында ул булышкан геройлар кайту юлында булышалар: Аучы сихерләгән дәрьядан Зур балык – коткарылган балыкның бабасы коткара, Аучы “әфсене” белән өелгән тау аша Казның туганы Сәмруг кош очырып алып чыга…

Пьеса Ркаил Зәйдуллага хас булганча матур шигъри тел белән язылган. Шушы шигъри телне бар шигърилеге белән тамашачыга җиткерү өчен театрга сәхнә теле буенча консультант – Татарстанның атказанган артисткасы Флера Хәмитованың ярдәме кирәк булган да инде. Колакчын киеп тәрҗемәдә тыңлаучы тамашачылар өчен спектакльне рус теленә шагыйрә, тәрҗемәче Алина Кәримова тәрҗемә иткән.

“Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды”, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

Спектакль 2017 ел башында 15 һәм 25 гыйнварда, шулай ук 4, 8 һәм 15 февральдә афишаларга кертелгән.

«Татар-информ»

Садри Максуди һәйкәлендә аның актив шәхес булуын күрсәтергә тырыштым – Асия Миңнуллина

Казанның Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатындагы Истанбул паркында Садри Максуди һәйкәле урнаштырылды. Һәйкәлнең ачылышы 7 декабрьдә Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәре кысаларында планлаштырыла.
6631

Төрек-татар дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, академик, философ Садри Максуди – чыгышы белән Казан татары. Садри Максуди татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, белеме, сәяси кыйбласы, Россия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән аерылып торган шәхес.

“Татар-информ” хәбәрчесе скульптураның авторы — танылган сынчы Асия Миңнуллина белән элемтәгә керде. “Үзен чит илдә таныта алган, эшчәнлеге башка ил белән бәйле булган татар кешесенә сын ясау белән беренче шөгыльләнүем. Мин бу һәйкәлнең ачылуына бик шатмын. Әлеге эшемне бик яратып башкардым. Садри Максудины үз илендә дә онытмадылар, читкә китте дип кенә халык күңеленнән сызылмады, аны хәтерлиләр. Татар кешесенең чит илдә актив эшчәнлек җәелдерә алуы да хөрмәткә лаек. Аның никадәр актив шәхес булуы фоторәсемнәрдән дә күренеп тора. Мин әлеге сында аның активлыгын да күрсәтергә тырыштым. Теләгем ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган – анысын башкалар бәяләр”, — диде Асия Миңнуллина эше турында.

“Татар-информ”

Патриотик рухтагы әсәрләрнең миллилегенә дә игътибар итәргә кирәк — Айдар Фәйзрахманов

Патриотик темага багышланган музыкаль әсәрләргә республикакүләм конкурсына йомгак ясалды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурска 46 әсәр тәкъдим ителгән. Комиссия алар арасыннан алты әсәрне сайлап алган.
«Патриотик эчтәлекле лирик җыр» номинациясендә III урында – С.Е.Мольковның «Казань, моя Казань» («Сюрприз») һәм А.Х. Салихованың «Изге җирем бөек Болгарым» («classic76») әсәрләре. «Патриотик эчтәлекле героик җыр» номинациясендә I урында – С.У Вәлидинең «Мәңгелек ут» («Шери»); II урында – А.Б. Софийскаяның «Тартар кошы сайрый» («Сингулярность»); III урында – Р.Я. Сәләховның «Гасырлар үткән Казан» («САЯР+») әсәрләре. «Маршлар (төрле башкаручылар, шул исәптән хәрби-тынлы оркестрлар өчен)» номинациясендә II урында – Я.В. Ореховның «Молодежь Татарстана» («Банда») әсәре. «Симфония әсәрләре» һәм «Бакыйлакка күчкән татар композиторларының патриотик темадагы җырларына заманча аранжировка» номинацияләре буенча призлы урыннар билгеләмәгән.

g231

Комиссия составында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе халык язучысы Разил Вәлиев, Татарстан Республика Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев, Татарстан Республика дәүләт җыр һәм бию ансамбленың сәнгать җитәкче Айрат Хәмитов, ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев, Татарстанның һәм Россиянең композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм башкалар булган.

“Мондый бәйгеләрнең булуы бик әйбәт, — диде Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. — Комиссия әгъзаларыннан әсәрләрнең профессиональлегенә дә, миллилегенә дә игътибар ителүе соралуы да бик яхшы. Әлбәттә, аларның сәнгати дәрәҗәсен, никадәр камил булуын аңлау өчен сәхнәдән башкарылуын оештырасы иде. Әлегә сайлап алу гына булды. Арада Казанга багышланган әсәрләр дә, Тукай әсәрләре буенча да марш бар иде. Без аларның авторларын белмичә генә бәяләдек. Әсәрләрнең профессиональ дәрәҗәсенә карап фикер йөртсәк, Казан консерваториясендә белем алучы яшьләр актив катнашкандыр дип уйлыйм. Мондый бәйгеләрне бик хуплыйм”.

“Мондый конкурсның булуы шатлыклы хәл. Бүгенге көндә ул бик кирәк. Совет заманында пионер-комсомол чорында алар бар иде, үзгәртеп кору башлангач, бүтән яккарак китеп бардык. Безгә Россиянең, Татарстаныбызның көчле ил булуын күрсәткән патриотик рухтагы әсәрләр кирәк. Әлбәттә, бәйге булгач, кем ота, кемдер читтә кала. Иң мөһиме – халкыбыз, милләтебез өчен мондый әсәрләр кирәк”, диде Татарстанның халык артисты, Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

“Татар-информ”

Казанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотокүргәзмәсе ачыла

24 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Биредә конкурсның иң яхшы эшләреннән фотокүргәзмә дә оештырыла.
7

Фотоконкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды. Әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру.

Гореф-гадәтләр һәм йолалар; халыкның гамәли сәнгате; портрет – әлеге конкурсның номинацияләре шундый иде. Конкурста профессионаллар белән бергә үзешчән фотографлар да катнашты.

2016 елда фотоконкурста 42 кеше катнашкан. Оештыру комитетына Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән (Мәскәү, Киров, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Красноярск, Пермь крайлары, Татарстан, Бурятия, Кырым Республикалары) һәм Казахстаннан барлыгы 308 эш кабул итеп алынган.

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы беренче тапкыр 2014 елда уздырылды. Аларда иң яхшы дип табылган эшләр Чехия, Венгрия һәм Монголиядә күрсәтелде.

Әни кебек якын кеше иде — җырчы һәм остаз Зөләйха Хисмәтуллинаны укучылары искә ала

22 ноябрь көнне РСФСРның халык, Татарстан Республикасының халык артисты Зөләйха Хисмәтуллина (1922 – 1994) туган көнен үткәргән булыр иде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе сәнгатькәр, бик күп күренекле җырчыларның остазы Зөләйха Хисмәтуллинаны якыннан белгән җырчыларга шалтыратып, истәлекләре белән уртаклашуын сорады.
g78
Зилә Сөнгатуллина: «»Аида»ларны җырлый алырлык андый артистларыбыз күп түгел»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор, Тукай премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина: “Мин театрга килгәндә Зөләйха Гатаулловна Хисмәтуллина эшли иде әле. Мин аның “Князь Игорь” операсында (А.Бородин) Ярославнаны җырлаганын яхшы хәтерлим. 55 яшен тутыргач, театрдан китте. Ә тавышы яшь иде әле. Ул тавышын саклый белә иде. Без аның белән азрак Казан консерваториясендә дә бергә эшләп калдык. Үзенең 70 яшьлегенә Казан консерваториясендә үз концертын бирде – тавышы матур яңгырый иде. “Аида”ларны җырлый алырлык андый артистларыбыз күп түгел”.

Айдар Фәйзрахманов: «Зөләйха апа кешелекле иде»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов: “Укытучым Зөләйха Хисмәтуллина турында иң матур сүзләрне генә әйтә алам, ул ихтирамга лаеклы укытучы, чын мәгънәсендә профессионал әзерлекле җырчы иде. Аның кебек драматик сопранолар күп түгел. Ул опера театрында әйдәп баручы партияләрне башкарды. Зөләйха апа кешелекле кеше иде. Ул һәр студентын баласы кебек кабул итте, аның өенә барып туган көннәрен үткәрә идек. Ни кызганыч, иртәрәк китеп барды шул яраткан укытучыбыз. Зөләйха Хисмәтуллина үз мәктәбен булдыра алган педагог. Аның мәктәбен Казан консерваториясендә Эльвира Хәбибуллина белән Нина Варшавскаялар дәвам итә. Без – аның укучылары – Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов, Фердинанд Сәлаховлар аның традицияләрен дәвам итүчеләр. Мин Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе буларак Зөләйха апа киңәшләренә таянып, аның юлын дәвам итеп эшлим”.

Зөфәр Билалов: «Әни кебек якын кеше иде ул»

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов: “Зөләйха апа бик рәхәт кеше иде. Аның кычкырып көлеп җибәрүләре үзе генә ни тора! Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан соң Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсына алындым, күрәсең, әзерлегем булгандыр инде, Зөләйха апа үз классына алды. Әй аның вокал дәресләре!.. Әни кебек якын кеше иде ул. Үзе дә бөтен кешегә дә сөйләми торган сүзләрен миңа сөйли иде дә: “Карале, Зөфәр, боларны нигә сиңа сөйли әле мин”, дия иде. “Күңелегезгә якын булып торамдыр”, ди идем. Ни кызганыч, аны җирләгәндә ерак гастрольләрдә калдым. Зөләйха апа Хисмәтуллина бер яктылык булып күңелдә саклана”.

Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина 1922 елның 22 ноябрендә Казанда туган. Казанның 1нче музыка мәктәбендә укыган. Бу — София Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Рафаэль Белялов, Алмаз Монасыйповлар укыган данлыклы белем йорты. 16 яшендә радиокомитетның вокаль ансамблендә җырлый башлаган. Композитор, радионың музыкаль редакторы Җәүдәт Фәйзи киңәшен тотып, 1940 елда Ленинград Дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына кергән. Бөек Ватан сугышы башлангач Казанга кайтып укуын Казан музыка училищесында дәвам иткән. Сәхнәдәге беренче дебюты – 1945 елда Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсында Каракаш партиясе. Музыка тәнкыйтьчеләре аның гаҗәеп матур тавышына таң калалар. Шул ук елны Зөләйха Хисмәтуллина яңа ачылган Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм 1950 елда уңышлы тәмамлый. 1945-1976 елларда – Зөләйха Хисмәтуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Опера сәхнәсендә ул кырыктан артык образ иҗат иткән. Күп кенә композиторлар үз музыкаль әсәрләрен Зөләйха Хисмәтуллинага багышлап иҗат итәләр. Нәҗип Җиһановның “Намус” һәм “Түләк” операларында, Хөснул Вәлиуллинның “Самат” Һәм “Дим буенда” әсәрләрендә, Җәүдәт Фәйзинең “Тапшырылмаган хатлар”ында төп партияләр аның тавышы өчен язылган. Зөләйха Хисмәтуллина Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин җырлары һәм романсларының күбесен иң беренче башкаручы була. 1961 елдан Зөләйха Хисмәтуллина Казан дәүләт консерваториясендә (1977 елдан – доцент, 1983 елдан – профессор) укыта.

“Татар-информ”

“Һөнәр” фестивале тамашачыга – спектакль, яшь режиссерга мастер-класс бирә

19 – 25 ноябрьдә Казанда VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале үткәрелә. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән. Бүген Г.Камал исемендәге

София Гобәйдуллинаның шәҗәрәсе мулла гаиләсенә барып тоташа

Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдулинаның Казанда визиты дәвам итә. Бүген ул П.И.Чайковский исемен йөрткән 1нче балалар музыка мәктәбе укучылары белән очрашты.