Ирада Әюпова тарихи мифларны тарата

Тарихны мифлардан арындырып, бары тик документлар аша гына үзеңчә күзаллап буламы? Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа бинасында оештырылган “Тарихи бранч” клубының төп максаты шушы. “Сер түгел – без мифлар белән яшибез. Хакыйкый мәгълүмат буенча үз фикереңне булдыру һәм үзеңчә карар кабул итү – ирекле булу ул. Ирекле кеше мәгълүмат алып, үз нәтиҗәсен чыгарырга тиеш, – диде республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова яңа проектны башлап җибәргәндә. – Бу проектыбыз кысаларында сез теләсә нинди тематика буенча документлар белән танышып, үз нәтиҗәләрегезне чыгара аласыз. Архивистлар бәя бирми, бары тик үз нәтиҗәләрегезне чыгарырга гына мөмкинлек бирә”.

“Тарихи бранч” – татар тарихына багышланган яңа форматтагы клуб. Клуб очрашуларын айга бер мәртәбә шимбә көнне иртәнге якта уздырачак. Бранч булгач тарихи әңгәмәләр янына архив кофесы да тәкъдим ителә, әлбәттә.

Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты. Модераторлар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләре Тәбрис Яруллин белән Айрат Фәйзрахмановлар.

Республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты лекторийга 1917 елгы һәм Октябрь революциясе белән бәйле тарихи документлар күргәзмәсен әзерләгән иде.

Ирада Әюпова әйтүенчә, киләсе утырыш гаилә, шәҗәрләр, татар йолалары темасына багышланачак.

“Татар-информ”

 

Бездә Сәнгать советы белән тамашачы фикере туры килә – баш мөхәррир Илфар Кәримов

“Болгар радиосы” Милли музыка премиясе беренче урынга тамашачы фикерен куя. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган IV “Болгар радиосы” Милли музыка премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар нигездә җиңүче җырларның тамашачы фикеренә колак салып сайлануын, SMS-хәбәрләр, котлауларда соралган җырлар – барысы да исәпкә алынуын билгеләп уздылар. “Без әлеге фестивальне сыйфатлы җырлар фестивале дип атарга телибез. Биредә сыйфатлы җырларны гына күрәсе килә. Ул сыйфатлы җырларны, миңа калса, тамашачы билгели, – дип саный “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире – продюсеры Илфар Кәримов. – Тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә җырчыны күтәргән икән, бу халык фикере – без аны исәпкә алырга тиеш”. Ул тамашачы фикеренең киләчәккә эш юнәлешен билгеләргә ярдәм итүен әйтеп үтте.

Ләкин тамашачы һәрчак хаклымы? Журналистлар профессиональ артистлар тарафыннан еш кабатлана торган: “Артист тамашачыны үз артыннан ияртергә тиеш” дигән фикерне искә төшерделәр. Моңа җавап итеп оештыручылар үзләренең тамашачы артыннан гына ияреп бармауларын, ә сәнгать әһелләре – композиторлар, шагыйрьләр кергән сәнгать советы белән киңәшләшеп эшләүләрен әйттеләр.

Билгеле булганча, бер ел чамасы элек радиода Сәнгать совет оешкан иде. Оештыручылар билгеләп узганча, Сәнгать советы белән халык фикере күп очракта туры килә. “Халык сыйфатлы җырга омтыла дип ышанабыз”, – дип нәтиҗә ясады Илфар Кәримов.

IV “Болгар радиосы” Милли музыка премиясен тапшыру тантанасында артистлар тере тавышка гына җырлаячак.

«Татар-информ»

Фәнис Җиһанша миннән азан әйттертә – Олег Фазылҗанов

Мөселман татары белән керәшен гаиләсендә үскән Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, «Туым Җондозы» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концертына килгәч, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үзенең ике динне дә хөрмәт итеп яшәргә тырышуы турында сөйләде.

«Карендәшләремә – керәшеннәргә рәхмәт, аларның мине үзләренеке итәселәре килә. Мөселман халкы да төртеп екмый дип әйтикме инде. Шул ягы булды: авылда үскәндә мине татар дип йөрттеләр, театр училищесында укый башлагач, керәшенгә әйләндем”, – диде ул. Олегның әтисе – мөселман татары, әнисе керәшен, үз балалары әниләре юлыннан киткән. Ул керәшеннәрнең күңеле белән ачыграк булуын, кунакчыллык көчле икәнлеген, электән сакланып калган үзенчәлекле милли җыр-моңнарын билгеләп үтте.

Мөселман татарлары белән керәшеннәр арасында дин аермасының зур булуына басым ясап: «Мин бүгеннән мөселман булам бүгеннән диеп, үземдә булганны йолкып алып чыгарып та ата алмыйм. Ул миңа кергән, – диде ул. – Мин кече яшьтән үк әбиләрнең гореф-гадәтләрен күреп, алар белән зиратларга барып, чиркәүләргә кереп үскәнгә, керәшеннең йолаларын, бәлки, кайбер керәшенгә караганда да күбрәк беләмдер әле. Мөселман традицияләрен бигүк яхшы беләм дип әйтә алмыйм”.

“Диннәрне бүлгәлисем килми, – дип дәвам итә Олег. – Әмма теге дөньяга киткәндә дә бит аның озату йолалары бар. Мөселманнарның – башкачарак, керәшеннәрнең башкача. Миңа калса, балаларга соңыннан кыен булмасын өчен ата-ана яшьрәк чагында кертсен иде. Бәлки, хәзер мин үземә каршы да килә торганмындыр. Без бит дин бар дип үсмәдек. Әни: “Син татар баласы булгач, сөннәтле дә тугач, мин курыктым”, ди. Әниемә хәзер 89 яшь, авырып теге дөнья белән тартышып ята. Барыбер, үзенеке уянды. Аллаһы Тәгалә әни яшьләрен китереп җиткерсә, әнигә 89 яшь, нәрсә булыр белгән юк. Диннәрне бүлгәләмим. Нәрсә генә генә әйтсәң дә, кешеләр кушылган чагында үз диннәрен карасыннар. Барыбер, чыга ул. Мин моны үз тиремдә татыган кеше буларак әйтәм”.

“Күп очракта, дөресен әйтергә кирәк, мин карендәшләребезнең, керәшеннәрнең кайсыбер йолалары белән бигүк килешеп тә бетмим. Ни өчен дигәндә… Беренче Китап дибез бит инде, Евангелие дибез, беренче язылганда бит гел бүтән төрле. Ахырга таба языла-языла, кеше аны үзенә яраштырып бетергән. Алданрак, әйтик, бездә чучка ите ашау тыела, аракы эчү дигән әйбер тыела. Кеше күмгәндә аракы чыгару дигән әйберләр булырга тиеш түгел. Гомумән, китапта шулай язылган. Ә нишләтәсең аны? Шуңа күрә әйтелгән бит инде — соңгы китап булып Коръән килгән. Мин боларның барысын да аңлыйм”, – диде ул.

Олег үзенең Аллаһы Тәгалә бер дигән принципта яшәргә тырышуын әйтте: “Бер дин дә әшәкелеккә өйрәтми. Шуңарга күрә мин шуны гына әйтәсем килә — кеше иманлы булырга тиеш. Иманлы кеше әшәкелек эшләми”, – ди ул.

“Бер гримеркада утыргач, без Фәнис Җиһанша белән дә бу темага еш сөйләшәбез. Ул мәчеткә йөри, Коръәнне күп укый. Шуңа мин күп әйберләрне аннан сораштыргалыйм. Ул миннән азанны әйттертә», – ди Олег Фазылҗанов.

Ул моңлы итеп сузып азан әйтеп күрсәтте.

Белешмә. Олег Фазылҗанов 1968 елның 10 мартында Татарстанның Ба-лык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туган. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлап һәм Әлмәт татар дәүләт театрында эшли башлаган. Шул ук елны армиягә алына. 1990 елдан Түбән Кама шәһәренең Нефтехим берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли. 2003 елдан – Түбән Кама драма театрында, 2004 елның августыннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында артист.

«Татар-информ»

Казанда Татар китабы йорты ачылачак

Казанда Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин хәбәр итте.

“Шәриф Камал музей-йорты реконструкциядән соң Татар китабы йорты буларак ачылачак. Аның бер катында Шәриф Камал музее экспозициясе булса, бер катында Татарстан китап нәшриятының китап кибете урнашыр дип планлаштырыла”, — диде Дамир Натфуллин.

Әлегә Казан шәһәренең Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музей-йортында реконструкция эшләре башланды. Аның кайчан тәмамланасы әлегә билгеле түгел.
«Татар-информ»

Мин татар театры тарихына объектив карарга тырыштым – Айгөл Габәши

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2017 елны өр-яңа китап белән каршы алды – декабрь азагында гына татар театрының 110 еллыгына багышланган “Особенности формирования и развития татарского сценического искусства” дип аталган монография басылып чыкты. Авторы – филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши.

Монографиядә татар театрының барлыкка килүеннән алып бүгенгәчә эволюциясе тасвирлана. Тикшеренүләр нигезенә тарихи принцип салынган, татар театр сәнгатенең милли үзенчәлекләре ачыкланган. Монография театр сәнгатенә кагылышлы күп кенә проблемаларны ачып бирә, театр сәнгатенең төрле өлкәләренә – драматургиягә, режиссурага, актерлык осталыгына һәм театр музыкасына кагылып уза. Әлеге монография галимнәр генә аңларлык фәнни телдә түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә адресланган булуы белән кызыклы.


“Китабымда татар театры үсешен, башлангыч чорыннан алып колачларга тырышсам да, нигездә үзем күргән-белгән — туксанынчы еллардан башланган чорны күз алдында тоттым, — ди Айгөл Салихова-Габәши. – Китап дүрт-биш ай эчендә әзерләнсә дә, биредә минем 23 еллык хезмәтем. Бар булган фәнни әдәбиятны, архив материалларын, үзәк һәм җирле матбугатны кулландым. Минем өчен үзгәртеп корудан соңгы елларны тасвирлау аерча кызыклы. Чөнки театрның үсеше күз алдымда иде. Мин шул тәэсирләремне системалаштырырга, төп вакыйгаларны ассызыкларга, театр үсешенең тулы бер картинасын тудырырга тырыштым”. Фәнни җыентыкта Г.Камал театрына күбрәк урын бирелсә дә, бөтен татар театрлары – Тинчурин, Кариев исемендәге театрлар да, Уфада эшләп килүче “Нур” да чагылыш тапкан. Автор бу күпъеллык хезмәтендә татар театр сәнгатенең барлык тарихын объектив яктыртырга тырышуын әйтә. Аның киң җәмәгатьчелеккә, беренче чиратта, яшьләргә адреслануын билгеләп уза.

Айгөл Салихова (Габәши) – Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми хезмәткәре. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән бергә, актив эшләүче театр тәнкыйтьчесе, “Тантана” театраль премиясе, “Яңа татар пьесасы” бәйгеләренең жюри әгъзасы. Айгөл — театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гыймранованың (1937-2014) кызы.

“Әнием юлын дәвам итсәм дә, мин аны алыштыра алмыйм. Әни театрга җаны белән бирелгән бик эмоциональ кеше иде. Театрга андый җылы караш хәзер күпләребезгә җитеп бетми. Артистлар аның өчен туганнары кебек булды. Әни үзе актриса булырга теләп, аннары театр белгечлеге һөнәрен сайлаган кеше. Ул Мәскәүдә Владимир Кореневлар (“Человек-амфибия”), Александр Демьяненколар белән бергә укып йөргән. Әни белән безнең театрга карашларыбыз төрлечә иде, — дип искә ала Айгөл әнисе танылган театр белгече булган Дания Гыймранованы. — Әни белән бергә эшли башлагач, бездә спектакльләрне бертөрле кабул итәсезме дип сорашалар иде. Юк, без еш кына, һәрвакыт диярлек, төрлечә кабул итә идек. Әни эмоцияләрен чыгара, темпераментын күрсәтә иде. Бәхәсләшә идек, димим, һәркемнең үз карашы булуын аңлый идек. Моның шулай булуы бик табигый. Мин педагог булырга, үземне балалар тәрбияләүгә багышларга хыялландым. Бу бәлки минем мәкаләләрдә дә сизеләдер. Мин карышмый, бәхәсләшми идем – алай бит үпкәләшеп куюыбыз да бар. Без әкренләп һәркемнең үз фикере булуын таныдык”.
«Татар-информ»

Татарстан фольклор музыкасы ансамбле чит илләрдән кайткан арада мәктәпләрдә чыгыш ясый

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең республика мәктәпләрендә чыгышлар ясау традициясе 2017 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте. “Яңа елдан бу концерт-лекцияләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ансамбльнең уртак проекты булып барачак. Әлегә проект кысаларында ун районга чыгу планлаштырылган, алга таба бөтен районнарны колачларбыз”, диде ул.


Ансамбль үз алдына балаларны татар халкының мирасы белән таныштыру, аның киемнәрен, уен коралларын, сәнгатен күрсәтү максатын куя. “Без үз чыгышларыбыз белән балаларда үз халкы белән горурлык хисләре тәрбиялибез, — ди Айдар Фәйзрахманов. – Горурланырлыгыбыз бар. Чөнки татар кешесенә кайда да мөнәсәбәт бик яхшы. Мин моны татар фольклор музыкасын илләрдән илләргә йөрткән кеше буларак әйтәм. Без чыгыш ясаган җирләрдә татар халкы турында безнең ансамблебезгә карап та фикер йөртәләр. Безнең ансамбль бик тәртипле, без татар халкының нинди матур халык булуын күрсәтәбез. Шуңа да безнең өчен мәктәпләрдәге чыгышлар бик әһәмиятле”.

«Татар-информ»

Кино елында Татарстанда унбер фильм төшерелгән

Бүген Татарстан Мәдәинят министрлыгында Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга йомгак ясаган матбугат конференциясе үтте. “Россиядә кино елында Татарстанда 11 фильм төшерелде”, дип иң мөһим яңалыктан башлады сүзен Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Ул әлеге фильмнар инде әзерләнеп беткәнен һәм алар республикада прокатка чыгачагын хәбәр итте. Министр урынбасары Кино елына кагылышлы башка мөһим чараларны да билгеләп үтте.

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында Россия киносы елы “Казань. Кинематограф из века в век” күргәзмәсе белән ачылып китте. Биредә уникаль экспонатлар – Татарстан документаль һәм нәфис фильмнары төшерелгән техника, борынгы афишалар сурәтләре һәм башкалар. Экспозициянең бер өлеше татар киносында яшьләрнең роленә багышланган иде.

Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә катнашкан кинорежиссер Алексей Барыкин бүгенге яшьләрне татар кинематографиясен үстерүчеләр дип билгеләп үтте.

Гүзәл Шәрипова быел беренче тапкыр “Кино төне” бөтенроссия акциясе үткәрелүен һәм аның библиотөн, Музей төне кебек үк популяр акциягә әверелүен искә төшереп үтте. Акция уңаеннан кинотеатрларда төнге сеанслар үткәрелде һәм ачык һавада кино күрсәтелде. Татарстанда әлеге акция кысаларында Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч, Сарман муниципаль район үзәкләрендә, Җәлил бистәсендә, Казанның “Аксенов бакчасы”нда һәм Иннополиста Кино фонды тарафыннан билгеләгән Дмитрий Месхиевның “Батальонъ”, Николай Лебедевның “Легенда №17” нәфис фильмнары һәм Денис Черновның “Смешарики. Легенда о золотом драконе” анимацион фильмы күрсәтелде. 26 муниципаль кинозалда совет һәм Россия киноларының иң популярлары төнге сеанс итеп түләүсез карарга мөмкин иде.

Кино елына йомгак ясаганда “Казан мөселман кинофестивале – безнең бренд”, дип билгеләп үтте мәдәният министры урынбасары һәм аның унике ел эчендә фестиваль чит илләрдә дә киң танылуын, авторитет яулавын ассызыклады. “Кино белгечләре аны кинофестивальләр арасында иң яхшыларның берсе дип саныйлар, хәтта кинофестивальләр дәрәҗәсе буенча Россиядә икенче урында тора диләр. Фестиваль ислам илләрендә төшерелгән фильмнарны Россиядә тәкъдим итүче эксклюзив мәйданчык булып санала. Ислам дөньясы фильмнарын Россиядә берничә көн рәттән җыеп карап була торган башка мәйданчык юк. “Зур” фестивальдән тыш төрле уку йортлары яки коммерция оешмалары тарафыннан утызлап балалар, яшьләр фестивальләре уздырылды”, диде ул.

Гүзәл Шәрипова быел “Кинотеатрда театр” исемле яңа проектны тормышка ашырыла башлавын да хәбәр итте. Проект кысаларында Арча һәм Тәтеш муниципаль районнар кинотеатрларында Казан яшь тамашачы театрының “Нәни принц” спектакле премерасының онлайн трансляциясе ясалган. Әлеге проект белән башка районнра да кызыксынган. Проект дәвам итәчәк дип ышандырды министр урынбасары. “Кинотеатрлар гына түгел, бу проектны авыл клублары белән дә оештырырга мөмкин. Башка театрларның премьераларын да авыл халкына җиткерә алыр идек, диде ул.

Гүзәл Шәрипова быел республикада кино үсешенә кагылышлы түгәрәк өстәлләр үткәрелүен, аларда төрле регионнардан килгән кинематографларның да катнашуын дә әйтеп узды. «Быел Россиядә Кино елы дип игълан ителү Россия киносына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттырды. Республикада кино үсеше буенча үткәрелә торган системалы чаралар Татарстанда кино кайдадыр кечкенә адымнар белән, кайдадыр зуррак адымнар белән үсештә дип билгеләргә нигез бирә», дип йомгаклады сүзен Гүзәл Шәрипова.
«Татар-информ»

Татарстанда дәүләт заказы белән төшерелгән фильмнар ике дәүләт телендә – Гүзәл Шәрипова

Татарстанда дәүләт заказы белән төшерелгән фильмнар ике дәүләт телендә дип белдерде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган Россиядә кино елы уңаеннан республикада үткәрелгән чараларга йомгак ясалган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. “Фильм татар телендә төшерелсә, рус телендә титрлар эшләнә, рус телендә төшерелгәннәргә – татарча титрлар, — дип аңлатып үтте ул. — “Театр хыялы” яшьләр проекты татарча, “Айсылу”фильмы – татарча. Кыскасы, татарча фильмнар байтак”. “Байгал»да татар тексты эчендә русча текст бар; “Су анасы”нда рус теле эченә татарча текст кертелгән”, дип өстәмә мәгълүмат бирле матбугат конференциясендә катнашучы кинорежиссер Алексей Барыкин.

Әмма Алексей Барыкин бу өлкәдә зур проблема барлыгын — республикадагы коммерция кинотеатрларында татарча фильмнарны аласы килмәүләрен билгеләп үтте. “Директорлар үзләре татар булсалар да, республика өчен янып яши торган, татарча сөйләшә торган кешеләр булсалар да, татарча фильмны алмаска тырышалар, — диде ул. – Үзләренең бу гамәләрен “Татарча фильмга безнең ярты аудиториябез килмәячәк, татарларның үзләре дә күбесе татарча белми, белгәннәре дә киләме әле” дип шикләнәләр. Ә менә Якутиядә үз туган телләрендә төшерелгән фильмнарны карыйлар. Бездә тамашачыны татар фильмын карарга китерүе авыр. Ышандырасы кыен. Алар башта һичъюгы беренче өч минутын карасыннар иде. Ошамаса – китәрләр. Юк, татар киносына бармыйм диләр. Менә шушы тамашачының ышанмавын җиңәсе иде. “Семейные хлопоты” фильмына без әкренләп кешеләрне китерә алдык. Башта азрак килделәр, аннары – күбрәк, өченче уикендта тагын да күбрәк. Монда “сарафан радиосы” үз эшен эшләде. Ә караган кешеләрнең башкаларга да карарга киңәш итүе бик әһәмиятле ул. Якутларда беренче милли фильм 2003 елда чыкса, 2006 елда ул финанс ягыннан үзен аклый башлады. Алар өч ел зыянга эшләделәр һәм әкренләп үз тамашачыларын таптылар. Бәлки, без бу юлны тизрәк үтә алырбыз. Тамашачыны безнең “яңа кино”ны карарга чакырабыз”.

Татарстан кинематографистлары берлеге җитәкчесе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров тамашачыга “гадел кино” төшерергә кирәклеген ассызыклап куйды. Тамашачыны алдамый торган, профессионал югарылыкта эшләнгән эш булса, “Менә бу кино ичмасам!” диярләр”, диде ул.

“Без прокатчикларны кызыктыра торган фильмнар төшерергә тиешбез. Безнең фильмнарны алсыннар, күрсәтсеннәр. Административ ысул белән кешеләрне кино карарга китереп булмый”, дип үз фикерен дәвам итте “Семейные хлопоты” фильмын прокатка чыгарып тәҗрибә туплаган Алексей Барыкин.

“Мир” кинотеатры директоры Александр Ишимов региональ фильмнарның зур прокатка чыга алуына мисаллар китерде. “Үз халкыбызны үз фильмнарыбызны карарга өйрәтә алсак, Россия кинопрокаты турында сүз башлар идек диде ул. Башта дулкын, Якутиядәге кебек, регионның үзендә үтәргә тиеш – аннары Россиягә чыга ала”, диде ул.

Матбугат конференциясендә катнашучылар региональ фильмда Россия киносы йолдызы катнашса, прокатка чыгуы җиңелрәк булуын билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Владимир Вдовиченков катнашында “Байгал” фильмы төшерелә. Режиссеры – Илдар Ягъфәров. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Әлеге фильм өчен “2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисад” дәүләт программасы кысаларында 2 миллион сум акча бирелгән. Фильмны төшерү төркеме әлегә фильмның нечкәлекләрен сер итеп саклый.

«Татар-информ»

Татар театрының 110 еллыгы – Камал театры котлаулар кабул итә

Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә төнге 11дә “Сәйдәш маршы” белән тәмамланды. Татар театрына нигез салынган көн Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә республикабызның иң өлкән театры — Камал театрының юбилее буларак билгеләп үтелде. Кичәнең беренче бүлегендә Камал театрында соңгы ун елда куелган иң уңышлы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителсә, икенче бүлек котлаулардан тора иде.

Кичәнең шәрәфле кунагы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев булды. Ул театрны бәйрәм белән котлап берничә артистка дәүләт бүләген тапшырды. Камал театры артисты Илсөя Төхвәтуллина Татарстанның халык артист исеменә лаек булды, яшь артистлар Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Алмаз Сабирҗановларга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

 

Камал театрын Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе, РФнең халык артисты Александр Калягин, Мәскәүнең Чехов исемендәге сәнгать театры сәнгать җитәкчесе Олег Табаков, Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Большой драмтеатр сәнгать җитәкчесе Андрей Могучий, ГИТИС ректоры Григорий Зилавский, Санкт-Петербург Европа театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додиннар котлау телеграммалары һәм видеомөрәҗәгатьләр аша котлады. Владимир Мединский телеграммасында Камал театрын “Татарстанның мәдәни бренды” дип, Александр Калягин видеомөрәҗәгатендә “Россиянең горурлыгы” дип атады.

М.Горький исемендәге Оренбург рус рус театры артистлары театраль котлауларында татар театрының “чишмә башының” кайдан булуы “искә төшерде”, Качалов театры 12 литр аракы, Башкорт драмтеатры 3 литрлы банка белән бал бүләк итте. “Сәхнәдә сез татарча, без русча сөйләшсәк тә, без бер телдә – игелек, рухи байлык телендә сөйләшәбез”, дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде Качалов театры директор Александр Славутский. Башкорт театры артистлары “Шәүрәкәй” спектаклендәге карчык образы аша (Алмаз Әмиров) театрны “өшкереп” котлады. Театрны котларга Алтай, Тыва, Чуваш театрлары да килгән иде.

Кама арты һәм Казан яны театрлары исеменнән сәхнәгә Камал театрнын Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чыкты һәм хезмәттәшләрен театрларның уртак бәйрәме белән котлады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, үзе профессионал актер Данил Салихов сәхнә әйләнеп, милләтебезне саклавына басым ясады: “Әйләнә сәхнә, әйләнә, авыр заманнарада да әйләнде ул сәхнә, мәчет манараларын кискәндә дә әйләнде ул сәхнә, без театрга килеп килеп миләтебезнең җанын эзләдек, телен эзләдек”, диде драматург.

Камал театрлары артистлары һәм җитәкчеләре котлаулар сәхнәгә чыгып утырып кабул иттеләр. Театр залында Татарстаннан читтәге татар театрлар артистлары һәм җитәкчеләре күренмәде.

Камал театрында юбилей кичәсе бүген дә дәвам итәчәк.

«Татар-информ»

Вахит Имамов: Татар театрына 110 ел дию — хата, татар театрына 150 ел!

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов фикеренчә, татар театрына 110 ел дию — хата. «Татар театрына 150 ел», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

“Быел татар театрының 110 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, дибез. 1906 елны Казанда куелган йөзенче спектакльне без беренче дип әйтәчәкбез. Шулай итеп үзебезнең зыялылык һәм мәдәният тарихын бик тарайтабыз. Гәрчә беренче татарча спектакльләр Кырымда 1871 елда ук куелган. Ягъни, моннан 150 ел элек», — диде Вахит Имамов.

Язучы фикеренчә, әлеге хаталану гыйлем җитмәү белән бәйле. «Әгәр дә үзебезне зур милләт итеп, мәгърифәтле-зыялы итеп күрсәтәсебез килсә, без татар театрының 150 еллыгын үткәрәбез дип сөйләшергә тиеш! Үзебез кул-аякның фәлән бармагын чабып ташлыйбыз да, аннары бердәмлеккә чакырабыз. Бәй, кисеп ташлама бармакларыңны! Менә шушындый милләт без! Маңгай тар!” — дип белдерде Вахит Имамов.

Белешмә: тарихи мәгълүматлар буенча, 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелгән. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы уйналган. Татар театрының тарихы Казанда беренче татарча спектакль куелган шушы көннән башлап исәпләнә.

2014 елның 20 декабрьдә Татар театрының туган көне уңаеннан, М.Горький урамы, 3 нче йортта Галиасгар Камалның “Кызганыч бала” драмасыннан күренешләр күрсәткән иде. Спектакльнең режиссеры — Резеда Гарипова. Катнашучылар — Гөлназ Нәүмәтова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов. Әлбәттә, бу репертуарга кертелә торган спектакль түгел, ул реставрациядән соң, М.Горький урамы 3 йорт адресы буенча урнашкан Кекин йортын ачу тантанасы өчен махсус әзерләнде.

Хәзерге вакытта әлеге бина диварына беренче татар театры уйналуы хөрмәтенә истәлек тактасы да куелган.

“Татар-информ”