Илдар Ягъфәров: «Фильмда бераз эротика да бар. Без лезвие кырыннан үттек»

«Байгал» нәфис фильмында иң катлаулы кадрларның берсе — төп героиняның иренә хыянәте күренешләре. Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә «Байгал» фильмын төшерүнең кайбер серләрен ачты.

«Төп героиняның хатирәләрен өстәмә төшердек. Бу күренешләр фильм өчен зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, героиняның иренә хыянәте… — ди Илдар Ягъфәров. — Минем бурычым – төп геройның ни өчен өйдән чыгып китүен күрсәтү иде».

Режиссер әйтүенчә, төп герой Галимҗан ролендә – актер Ренат Галимов. Аның хатыны ролен танылган продюсер Миләүшә Айтуганова башкара. Аларның яшь чагын Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина һәм Камал театры артисты Раил Шәмсуаров уйный.

«Фильмда бераз эротика да бар. Без лезвие кырыннан үттек. Әмма ачык кадрлар түгел. Анда ачык ишектән артыгы күренми – Галимҗан үз урынында чит ир-ат ятканын гына күрә», — дип аңлата режиссер.

Искәртеп узабыз. Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты. “Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшерүче ролендә. “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144298/

 

 

Җәй көне Якутия театрлары кино төшерә

Җәй көне Саха Республикасына (Якутия) бөтен театр коллективлары кино төшерә. Бу хакта Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә багышлап оештырылган матбугат конференциясеннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин әйтте.

Министрлык вәкиле Россия кинематографиясендә “Якут киносы феномены”н якут театры белән бәйләп аңлата. Ул республика театрларының һәрберсендә кино төшерү командасы оешкан булуын әйтте. “Театр артистлары, шәхси студияләргә оешып, кино төшерәләр. Кинематография белән бәйле өстәмә махсус белем алалар — кем продюсер, кем оператор… Җәйге сезонда барысы да кино төшерәләр. Фильмнар саха телендә төшерелә дә, аудиторияне киңәйтү өчен, рус телендә дубляж эшләнә”, — ди Владислав Валерьевич. Ул кайбер фильмнарның Россия прокатына керүен, фестивальләрдә уңышлы гына катнашуын ассызыклады.

Министр урынбасары әйтүенчә, фильм төшерүгә дәүләт зур ярдәм күрсәтми, әйтик, бер фильмга 100-300 мең сум, күп дигәндә, 500 мең сум ярдәм күрсәтергә мөмкин. Фильмнар коммерция уңышын күздә тотып эшләнә. “Кино төшерүче иң элек тамашачы ихтыяҗын күз алдында тотарга тиеш”, — ди Владислав Валерьевич. Шулай да Якутия кинематографистларның арзанлы ихтыяҗга йөз тотмавын, гомумкешелек проблемаларын күрсәтергә омтылышын билгеләп үтә.

Владислав Левочкин әйтүенчә, республикада елына кимендә ун тулы метражлы фильм төшерелә, кино төшерү өчен, бюджеттан 5 млн. сум акча бүлеп бирелә. Кинематографистлар, аны алу өчен, бәйгедә катнашалар.

Искәртеп узабыз, быел Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале саха милли театрларына багышланган һәм Казанга Саха Республикасыннан (Якутия), Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин җитәкчелегендә, дүрт театр килде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/05/141950/

“Якутия кинематографиясе феномены” якут театры феноменыннан үсеп чыккан – Нияз Игъламов

Быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале якут театрына багышланачак һәм Якутия (Саха) Республикасыннан дүрт театр киләчәк. Бу хакта бүген фестивальне оештыручылар “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп үтәбез, 2015 елдан башлап “Нәүрүз” театр фестивале берәр төрки театрга багышлана. 2015 елда ул Казахстан театрларына багышланган иде. Оештыручылар Якутиядән җәмгысы 100 кеше килә диләр. Болар – П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры, Саха Республикасының Яшь тамашачы театры, Олонхо театры, Саха Республикасының Эстрада дәүләт театры коллективлары.

Россиядә “Якутия кинематографиясе феномены” бар. Ягъни, Якутиядә коммерция ягыннан үз-үзен аклый торган милли фильмнар төшерәләр — Саха халкы үз кинематографистлары төшергән фильмнарны карый. Театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, “якут кинематографиясе феномены” турыдан-туры “якут театры феномены” белән бәйле. “Чөнки якут театры бик борынгы театр, Россиядәге иң борынгы милли театрларның берсе. Алар юбилейларын 1906 елгы һәвәскәр театр куелган көннән башлап саныйлар, — ди Нияз Игъламов. — Якутия милли театрының дөньяга танылуы сиксәненче елларда – театрга баш режиссер булып Андрей Борисов килгәннән башланды. Ул республиканың мәдәният министры да булып торды. Шул вакытта “Олонхо” театры ачылды. Кыскасы, якут кинематографиясе уңышының башында якут театры тора”.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/29/141545/

Разил Вәлиев: “Чабатаны сәхнәгә күтәрү – ул безнең халыкны мәсхәрә итү”

Татар милли киеменең сәхнәдә дөрес күрсәтелмәве турында фикерләр еш ишетелә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев тә бу темага үз фикерен җиткерде.

Ул милли киемне сәхнәдә генә күреп булуын һәм аннан бер дә канәгать түгеллеген әйтте. “Ул шулкадәр чуар, миңа бигрәк тә татар ир-егетләренең милли киемнәре ошамый – балагында да чәчәк, якасында да чәчәк, түбәтәендә дә чәчәк. Шулкадәр чәчәк булмый бит инде. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш”, — ди ул.

Разил Исмәгыйлевич фольклор ансамбльләре куллана торган тагын бер атрибутны тәнкыйть утына тотты: “Чабата милли киемме? Чабаталы милли биюләребез бар. Татар халкы чабатаны беркайчан да милли киемгә санамаган. Чабатаны сәхнәгә күтәрү – ул безнең халыкны мәсхәрә итү. Рус халкы гомер-гомергә чабата кигән. Моисеев ансамблендә чабата киеп биегәннәрен күргәнегез бармы? Рус халкы беркайчан да чабата киеп сәхнәгә чыкмый. Ә без чабатадан культ ясап сәхнәгә чыгардык. Гомумән, бу бик җитди мәсьәлә, бу хакта сөйләшәсе дә сөйләшәсе, сөйләшеп кенә калмыйча, гамәлләр дә кыласы бар”, — диде ул катгый итеп.

Исегезгә төшереп үтәбез. Сәхнәдә милли киемнәрнең грамоталы кулланылмавы турында фикерне Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әйткән иде. Галимә үзенең “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә фольклор ансамбльләре киемнәрендәге кайбер ялгышларны күрсәтеп үтте.

Аерым алганда ул Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үзен бер шаккатырган әйбергә – милли киемле кызларның бәйрәм күренешләрендә дә сәхнәгә алъяпкычтан чыгаруларына тукталган иде.

«Алъяпкыч – эш киеме. Революциядән соң эшче-крестьянны күрсәтә башлагач, алъяпкыч кидергәннәр. Ни өчендер ул бәйрәм киемендә дә әйләнеп китте. Хәзер татар костюмын алъяпкычлы итеп күз алдына китерәбез. Бу дөрес түгел”, – ди ул.

«Татар-информ»

«Татар-информ» фотографы коллекциясендәге борынгы фотоаппаратлар — “Хәзинә” күргәзмәсендә

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Россия татарлары. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы» күргәзмәсенә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, коллекционер Расих Фәсхетдиновның шәхси тупланмасыннан фотоаппаратлар да куелган.

Күргәзмә танылган коллекционер Низами Ибраимовның фоторәсемнәр тупланмасында сакланган эшләрдән төзелгән. Үткән гасырның фотоателье образын тудыру өчен күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре зур фотоҗайланмалар коллекциясе туплый алган Расих Фәсхетдиновка да мөрәҗәгать иткәннәр.

Мәгълүмат өчен. Расих Фәсхетдинов коллекциясендә 900ләп фотоаппаратура саклана. Шуның иң борынгысы – 1885 елгы француз аппаратурасы.

«Татар-информ»

“Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә

1 апрель – Көлке көнендә Салават Юзеевның Г.Камал театрының Кече залында үткәрелгән татарометражкалар презентациясендә, әлеге көлкеле фильмнарга караганда, “Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы зуррак кызыксыну тудырды. Бу социаль челтәрләрдә фильм күрсәтелгәнче дә, күрсәтелгәч тә барган кызу бәхәсләрдә дә ачык чагыла.

Фильмда бу авылда сакланып калган Сөрән салу яки, Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән.

“Рекрут йоласы — Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар — аларның уртак бәйрәмнәре”, — дип сөйли йола турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. Әлеге йола турында Салават Юзеевка да Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән була.

Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласы татар авылында булса да, документаль фильмда күрсәтелгән форматта ул Күкшелдә генә уздырыла. Моны фильмда авыл кешеләре дә горурланып сөйли. Фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова йолада бик күп борынгы символлар барлыгын әйтә. Әйтик, егетләр Сөрәнгә аякларына киез итек, өсләренә ак күлмәк киеп, билләрен чиккән сөлгедән ясалган билбау буып чыгалар. Алар җырлый-җырлый авылдагы 260 йортны йөреп чыгалар, авыл уртасындагы мәйданда түгәрәкләнеп бииләр.Салават бу йоланы бернинди өстән кушулыар һәм ярдәмнәрсез халыкның үзе үткәрүен, төн буена һәр капканың ачык булуын билгеләп узды.

Фильмны тамашачы бер тында карады. Тамашачы фильмның позитив булуын билгеләп узды. Презентация соң булган фикер алышулар соңыннан социаль челтәрләрдә дә дәвам итте. Аерым алганда, билгеле журналист Ольга Юхновская: “Сөрән Павел I вакытында, егетләрне империя армиясенә ала башлаган заманнарда барлыкка килгән диләр. Тамырлары тагын да тирәнрәк, тәңречелек чорларына барып тоташадыр дип уйлыйм. Бу темада казынырга җыенам, укыячакмын да укыячакмын ))) Салават Юзеев фильмын “Культура” каналы тамашачысы да күрер дип өметләнәм. Гомумән, мондый йолалар турында серияләп төшереп булыр иде, Каз бәйрәме дә бар бит әле”, — дип яза социаль челтәрдәге битенә.

Дөрес, фильмда эчүләр күрсәтелә диючеләр дә булды. Әмма фильмны караган тамашачы моның дөрес түгеллеген раслый. “Әйе, мондый бәяләү мине дә борчыды”, — дип яза шагыйрь Айрат Бик-Булатов.

Чыннан да, фильмда егетләр кергән һәр ишегалдында аларны корылган өстәлләр белән каршылыйлар. Өстәлдә эчемлек тә бар. “Анысы совет заманнарында гына барлыкка килгән гадәт. Әмма биредә эчү культурасы югары дәрәҗәдә куелган”, — ди режиссер Салават Юзеев. Фильмда егетләр дә, авылның башка кешеләре дә исерек түгел, исерек килеш төн уртасыннан алып көн уртасына кадәр 260 йортка кереп җырлап йөреп булмый.

«Татар-информ»

Татарда беренче “Милләт аналары” журналистлар булган – галимә Альта Мәхмүтова

Халкыбызның “Милләт аналары” кемнәр һәм алар бүген дә бармы? Милләт аналары булган һәм бар, әмма ул исемне бик сак кулланырга кирәк, дип саный тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты булган “Тарихи бранч” утырышында кичә шушы мәсьәлә дә күтәрелде. Утырышта танылган галимә, “Милләт аналары” китабы авторы Альта Мәхмүтова да чыгыш ясап, XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башындагы татар хатын-кызлары хәрәкәтләре, мәгърифәтчелек темаларына тукталды, “Милләт аналары” термины буенча да ачыклык кертте.

Мәгълүмат өчен. “Милләт аналары” сүзе, термин буларак, беренче Риза Фәхретдин китапларында очрый. “Хатын-кызны тәрбияләү максаты – Милләт аналарын тәрбияләү. Чөнки мәгърифәтле, белемле аналар гына милләтне тәрбияли ала”, — дип язган галим.

“1917 елда I мөселман хатын-кызлары корылтаенда үзләре вафат булган ике хатын-кызны бу исем белән зурлаганнар, корылтай делегатлары аларны ихтирам белән искә алган. Алар – Зөһрә Акчурина һәм Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Икесе дә – журналистлар. Зөһрә Акчурина — Исмәгыйль Гаспринскийның хатыны, ул иренә бар булмышы белән булышкан, бөтен бирнәсен газета чыгаруга тоткан. Икенче ханым — Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Ул 1914 елда 25 яшендә вафат булган. Аның вафатына бөтен татар газета-журналлары гына түгел, иң эре Россия газеталарының берсе булган “Русское слово” да, төрек матбугаты да некрологлар урнаштырганнар. 25 яшендә нәрсә эшләп өлгерергә мөмкин соң?! Ә аны бөтен татар дөньясы зурлаган. Бу ике ханым үзләрен халыкка хезмәткә багышлаганнар”, — диде ул.

Әлеге исемлекне дәвам итүен сорагач, Альта Хаҗиевна: “Минем шул исемдәге китабым чыкканнан соң, ул сүз еш куллана башладылар. Бу исем белән сак кыланырга кирәк. 1917 елдагы корылтайда исәннәрнең исемнәре аталмаган, ике ханымны үзләренең вафатыннан соң гына “Милләт аналары” дип таныганнар. Мин дә ашыкмас идем, — дип җавап бирде. — Шулай да беренче мөгаллимәләр Ләбибә Хөсәенова, Фатыйха Аитова, беренче табибәләр Маһипәрваз Әхмәрова, Хәдичә Ямашевалар һәм мөселман дөньясында беренче, бердәнбер казыя Мөхлисә Бубый исемнәрен атый алам”.
Бүгенге татар ханымнарыннан бу исемгә Казанда татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, журналист Әлмира Әдиятуллина дәгъва итә ала дип саный галимә. “Фәүзия Бәйрәмованы да өсти алам – ул хәзер үзенең фанатизмыннан китте”, — дип өстәде ул.

Яшь галим Илдар Шәфыйков әлеге мәртәбәле исемлеккә татар мәгърифәтчелеге һәм хатын-кызлар хәрәкәтләре темасын якты дөньяга алып чыккан Альта Мәхмүтованың үзен дә кертергә кирәк дип саный.

«Татар-информ»

Бүген халык театрлары булмаса, киләчәктә Камал театрына кем йөрер – Рафис Фазылҗанов

Үзешчән сәнгатьне саклап кала алмасак, профессиональ сәнгатебез күп әйбер югалтачак. “Профессиональ сәнгать – бер нәрсә, ләкин аның нигезе – халык иҗатында. Халык театрлары мәдәниятне саклап килүче – мин аларның төп миссиясен шунда күрәм. Безнең шундый театрларыбыз булмаса, Камал театрына киләчәктә кем йөрер?!» – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Казан шәһәренең Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театрының 70 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Рафис Фазылҗанов.

Мәгълүмат өчен: Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театры 1946 елда сугыш елларында Ленинградтан күченгән Оптико-механика заводы эшчеләреннән оешкан. “Завод өчен эшчеләрне күрше-тирә районнардан җыйганнар. Дәрвишләр бистәсе ул заманнарда бараклардан торган бистә иде. Эштән соң татар авылларыннан килгән эшче яшьләр җырлап-биеп күңел ачалар. Яшьләр арасында Габдрахман Җиһаншин дигән кеше була. Аның янында иҗади яшьләр туплана. Киләчәктә шушы төркемнән театр коллективы үсеп чыга”, – дип сөйли ун елга якын шушы коллектив белән җитәкчелек итүче Рафис Фазылҗанов. Халык театры белән бераз вакыт күренекле баянчы Мөхтәр Әхмәров, аннан соң Әнвәр Гобәйдуллин җитәкчелек итә.

1959 елда Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендә мәдәният сарае сафка баса. Шул вакыт Г.Камал театры Дәрвишләр бистәсе халкын котлап үзенең “Кыз урлау” спектаклен (Мостай Кәрим пьесасы) алып килә. Үзешчән артистлар Котлыәхмәт ролен башкарган Һидият Солтановның уенына сокланып, сәхнә артына кереп: “Безнең театр белән җитәкчелек итә алмассызмы?” – дип сорыйлар. Һидият Солтанов ризалаша. 1963 елда ул җитәкләгән театр Әблиевнең “Шәмсекамәр” пьесасын сәхнәләштерә. Спектакль бөтенсоюз театр смотрында лауреат исемен ала, төп рольдә уйнаучы Рабига Гайнуллинаның фотосурәте бөтен союзга тарала торган “Театральная жизнь” журналында басылып чыга. Шушы спектакльдән соң коллективка халык театры исеме бирелә.

Театр белән Һидият Солтанов 22 ел җитәкчелек итә. Аннан соң коллективны җитәкләргә алынган Шамил Галиуллин чоры “Зәңгәр шәл”не әзерләве белән театр тарихына керә. Әмма премьера алдыннан гына төп рольне уйнаган Зиннур Сәйфетдинов вафат булып, спектакль тамашачыга күрсәтелми кала. Рафис Фазылҗанов “Зәңгәр шәл”нең куелуын коллективның өлгергәнлеген күрсәтүче сыйфат дип билгели. Соңрак коллективны ун елдан артык Билал Гайнуллин җитәкли. 2008 елдан бирле театрның сәнгать җитәкчесе – Рафис Фазылҗанов.

Иртәгә Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театры үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Программада – коллектив куйган спектакльләрдән өзекләр. “Халык театрының тормышыбызда уйган роле турында фәлсәфи уйланулар да, актер язмышы турында фикерләр дә булыр. Бу күпмедер дәрәҗәдә эшебезгә йомгак ясау һәм алга планнар билгеләү”, – диде Рафис Фазылҗанов.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу – Казан шәһәрендә татар телендә эшләүче бердәнбер халык театры.

Башлана 18.00 сәгатьтә.

«Татар-информ»

Татар телен Европа стандартлары буенча укытуга күчәбез – концепция әзер

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе халыкара онлайн-семинарда катнашучы чит ил галимнәренә һәм Татарстан мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына татар телен укыту концепциясен тәкъдим итте.

Онлайн-семинар Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе белән Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия Милли университетының (Казахстан) филология факультеты арасында, Эгей университеты (Төркия) һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы катнашында үткәрелде.

Семинарда Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелгән “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциягә балалар озатып килгән укытучылар катнашты.

Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рәдиф Җамалетдинов республикада ике дәүләт теленең бер үк күләмдә укытылуын билгеләп узды. Бүген татар теле һәм әдәбиятын укытуга яңача караш кирәклеген әйтеп, галимнәрнең бу юнәлештә зур эш башкаруларын, декабрь аенда концепция әзерләнеп бетеп, гыйнвар аенда фикер алышулар баруын хәбәр итте. Озакламый әлеге документның Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә каралачагы билгеле булды.

Концепция авторлары тел өйрәнүчеләрне ике категориягә бүлә – татар телен туган тел буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр. Рәдиф Җамалетдинов искәртеп үткәнчә, моңарчы ул өч юнәлештә алып барыла иде: татар теле татар мәктәпләрендә, татар теле рус мәктәпләрендәге татар телле балаларга һәм татар теле туган тел булмаган балаларга. “Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен яңа караш тәкъдим ителә, без Европа системасына чыгабыз”, — диде институт директоры, әлеге концепцияне эшләүче төркем җитәкчесе Рәдиф Рифкать улы.

КФУның тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова үз чыгышында әлеге концепциягә ачыклык кертеп узды. Ул уку материалының катлаулы һәм күләмле булуын, укучыларның яшь үзенчәлекләре таләпләренә җавап бирә торган дәреслекләрнең аз булуын әйтте. “Татар телен предмет буларак кына укыту түгел, ә бәлки аның милли мәдәниятебезнең асылы булуын, татар милләтен саклауда төп таяныч булуын алга куеп эш итү сораладыр”, — диде ул.

“Татар телен туган тел һәм дәүләт телләре буларак укытуның концептуаль нигезләрен эшләгәндә, рус теле һәм чит ил тәҗрибәсенә таяну да бик мөһим. Үзебезнең һәм гомумевропа лингвометодикасы тәҗрибәсенә таяна торган, дөньякүләм кабул ителгән фәнни стандартларга җавап бирерлек татар телен укыту методикасын булдыру күз алдында тотыла… Тел белү дәрәҗәсенә карап, рус телле балалар ике төркемгә бүленә – башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр. Программалар һәм уку-укыту әсбаплары, әлеге үзенчәлекләрдән чыгып, аралашырга өйрәтүне үзәккә алып төзелә”, — дип дәвам итте ул.

Мөслимә Мәгъсүм кызы дәреслекләрдә темалар саны артык күп булуын, ә Европа стандартлары буенча аның нибары дүрт тема булырга тиешлеген билгеләп узды. Европа стандартлары буенча бала 1нче сыйныфта 600 сүз өйрәнергә тиеш булса, хәзерге дәреслекләр буенча ул 256, 300, 359 сүз өйрәнә ала.

Ул татар телен туган тел буларак укытуда лингвистик компетенциясенең өстенлек итүен ассызыклады. Ул беренче чиратта кагыйдәләр өйрәтелүгә, алар дәреслекнең яртысыннан күбрәген тәшкил итүен, сөйләмне үстерүнең каядыр читтәрәк калуын әйтеп китте.

Яңа концепция буенча, татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләрне дә ике төркемгә бүлү каралган – башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр. “Моңарчы татар телендә сөйләшә белмәгән татар балалары рус төркемнәре белән бергә утырдылар. Без хәзер татарча белмәгән татар балаларын аерып алып, татарча башлап өйрәнүчеләр төркеменә кертәбез. Аларга татар халкының традицияләрен аңлатырбыз, татар авыз иҗатына нигезләп татар телендә иркен сөйләшергә өйрәтә алырбыз дип уйлыйм”, — ди Мөслимә Шәкүрова.

“Татар-информ”

“Мирас” татар музыкасы концертын Биектау укытучысы таләбе буенча Сәйдәш маршы тәмамлады

Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасының икенче концертында тамашачы Татарстан дәүләт симфоник оркестрыннан концертны Сәйдәш маршын белән тәмамлавын таләп итте. Таләпнең башында музыка укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде.

“Мирас” фестиваленең беренче концертында Нәҗип Җиһанов музыкасы башкарылса, бүген тамашачыга Салих Сәйдәшевның “Кызыл Армия маршы”, Александр Ключаревның “Идел симфониясе”, Мансур Мозаффаровның “Скрипка белән оркестр өчен 1 нче концерты” һәм Александр Миргородскийның Салих Сәйдәшев җырлары темасына увертюра-фантазиясе яңгырады.

Дирижер – Рөстәм Абәзов.

Уңышлы барган концертка “бис” үзгәреш кертте. Оркестр программаны уйнап бетергәч, тамашачыга “бис” өчен Анатолий Лупповның “Әгәр Моцарт Казанда яшәсә” дигән әсәрен уйный башлады. Тамашачы тынып калды. Күренекле композитор Ренат Еникеев бөтенләй аптырап, урыныннан кузгалып ишеккә таба атлады. Музыка тәмамланды. Әмма тамашачыны оркестрның “Әпипә” мотивларын уйнап җырлавы канәгатьләндерә алмады. Халык концертны Салих Сәйдәшев белән тәмамлануын таләп итә башлады. Таләпнең башында Биектау музыка мәктәбе укытучысы Венера Гыйльметдинова тора иде.

“Сез берәү бит”, — диде дирижер арткы рәтләрдә ишек янында басып торган Венера Гыйльметдиновага. Юк, ул берәү түгел иде, тамашачы Венера ханымны куәтләп Сәйдәш музыкасын таләп итте.

Оркестр икенче “бис”ка “Кызыл армия маршын” уйный башлады. Дирижер кереп китте. Аның кереп китүен соңыннан оркестрның матбугат үзәге: “Оркестр Сәйдәшне уйнарга әзер иде. Дирижер шуны күрсәтү өчен кереп китте”, — дип аңлатты. Анастасия Константинова әйтүенчә, “бис” музыкасын оркестр түгел, дирижер сайлый.

“Мин моңа түзә алмадым. Мин шундый кеше, андый гамәлләрем өчен эләгә дә инде миңа. Мондый концертны андый музыка белән бетерергә ярамый иде. Андый музыканы капустникта гына уйнарга була”, — диде соңыннан Венера ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә. — Без үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, шундый хәлгә калдырачаклар. Капустник белән бетерергә ярамый! Бу бит Казан, татарларның башкаласы. Мин башта елар хәлгә җитттем, аннары, мин әйтәм, тукта әле, нигә елап торырга тиеш, чыгам да кычкырам дим”.

Венера Фәнәвил кызы Гыйльметдинова Биектау музыка мәктәбе һәм Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбе укытучысы. Бүгенге “Мирас” татар музыкасы концертына ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп килгән.