Истанбулда Садри Максуди Арсал искә алына

Күренекле хокук белгече, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди Арсалның үлеменә 60 ел тулу мөнәсәбәте белән Истанбул университетында искә алу җыены үткәрелә. Чара мәрхүм галимнең оныклары Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Учокның инициативасы белән Истанбул университеты Хокук тарихын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган.

Җыенда Садри Максуди Арсалның хезмәтләре буенча фәнни тикшеренүләр алып барган төрек галимнәре доклад белән чыгачак. Шулай ук Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллинаның да чыгыш ясавы көтелә.

Искә алу чарасына Татарстан исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаша.

Программа кысаларында Садри Максуди Арсалның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган рәсем күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Искә алу җыенын мәрхүм галимнең оныгы Али Вахит Турһан алып барачак.

Мәгълүмат өчен. Күпләргә билгеле булганча, Садри Максуди Арсал 1878 елда Казанга ерак булмаган Ташсу авылында дөньяга килә. 1901 елда Казандагы Рус укытучылар мәктәбен бетергәннән соң Париждагы атаклы Сорбонна университетында юриспруденция факультетында белем ала. 1906 елда кулына югары белем дипломы тотып Франциядән Казанга кайткач, Думага депутат булып сайлана, Россия мөселманнары фракциясен оештыра. 1907-1012 еллар арасында аларның иҗтимагый вә сәяси хокуларын яклап Дума мөнбәреннән ялкынлы чыгышлар ясый. 1917 елгы инкыйлап чорында корылган Идел-Урал конфедерациясенең дәүләт рәисе булып сайлана. Ул большевиклар тарафыннан таратылганнан соң, Садри Максуди гаиләсе белән Финландиягә качарга мәҗбүр була. 1922 елда Берлинга урнашып, фән белән шөгыльләнә башлый. 1923 елда Парижга барып төпләнә, Сорбонна университетының әдәбият факультеты Ислам илләрен өйрәнү институтында төрхи халыклар хокукы дәресләре бирә башлый. 1924 елда яңа корылган Төркия җөмһуриятенең “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган конференцияләрдә чыгыш ясый. Шул ук елның ноябрь аенда төрекләрнең милли лидеры, Төркия җөмһуриятенең беренче илбашы Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша. Ул С.Максудине Төркиягә чакыра. 1925 елда Максуди гаиләсе белән Әнкарәгә күченә. Әнкарә хокук мәктәбен һәм Истанбу университетында Төрек хокукы тарихы кафедрасын кора. 1925 елдан башлап 1950 елга чаклы әлеге уку йортларында төрек хокукы тарихы, хокукның нигезләре, хокук фәлсәфәсе кебек дәресләр алып бара. 1931-1939 һәм 1950-1954 еллар арасында өч тапкыр Төркия парламентына халык депутаты булып сайлана. 1950 елларның башында Төркия президентлыгына кандидат итеп тәкъдим ителә.

Садри Максуди Арсал — Төркиядә дәүләт эшлеклесе буларак кына түгел, сәясәтче, фәлсәфәче, хокукчы, тарихчы буларак та тирән эз калдырган шәхес. Аның гыйльми хезмәтләре бүген дә хокук бүлекләрендә төп дәресләренең берсе буларак укытыла.

Күптән түгел Максудинең чирек гасыр хезмәт куйган тарихи Истанбул университындагы хокук тарихы буенча тикшеренүләр алып баручы фәнни үзәккә аның исеме бирелде. Шулай Истанбулдагы бер урам да Садри Максуди Арсал исемен йөртә.

Милләттәшебез 1957 елның 20 февралендә 79 яшендә гүр иясе булды. Кабере Истанбулның Зинҗирликөй зиратында урын алган.

“Татар-информ”