Чулпылар

TP Милли музеенда сакланучы хатын-кыз бизәнү әйберләренең берсе — чулпы белән танышып китик.

«…Чулпыны чәчне йөртүдә тиешле тәртипне саклаган барлык татар хатын-кызлары да таккан. Кыз баланың чәче билгеле бер озынлыкка җитүгә үк, ул чулпы тага башлаган һәм аны үлгәнче йөрткән. Һәрбер чулпыда тәңкәләр саны уннан егермегә кадәр булган, хатын-кыз хәрәкәт иткәндә матур чылтырау тавышы чыккан…», — дип яза Н.И.Воробьёв.

Чулпыларның бик күп төрләре булган. Мәсәлән, икеле чулпы. Аны еш кына көянтәле чулпы дип йөрткәннәр. Чөнки ике аерым чулпы көянтә аша бер-берсенә тоташкан була. Ул төрле җиз тәңкәләр, асылташлар — сердолик, фирүзә, яшма һ.б. белән бизәлгән.

Агач эшләнмәләр

Крестьян тормыш-көнкүрешендә агачтан эшләнгән әйберләр аерым урын алып торган. Агач — иң уңайлы, арзан, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Агачтан нәрсә генә ясамаганнар: балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар дисеңме, агач савыт-саба, чүмечләр… Агачтан эшләнгән һәр әйберне, нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәр. Һәр бизәкнең үз мәгънәсе булган: мәсәлән, түгәрәк – кояшны, дулкынлы сызыклар суны белдергән. Йөзем тәлгәшләре, чәчәк, яфрак һәм сабакларны үсемлек орнаменты ярдәмендә агачка төшергәннәр алтын куллы осталар. Контурлы ябыштырылма бизәкләр белән тәрәзә йөзлекләрен, кәрниз асты яссылыкларын, йорт почмакларын матурлаганнар.

Гарифҗан Галиевка 90 яшь

Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка

,

Беләзегем, йөзегем…

Татар хатын-кызларының яратып киеп йөри торган бизәнү әйберләренең берсе – беләзек белән танышып китик. Татар хатын-кызлары кулына, ким дигәндә, ике кайвакыт аннан да күбрәк беләзек һәм шулкадәр