«Сагынасың…»

Сагынасың, беләм, сагынасың,
Моңаясың әнә, ай күрә.
Синең мәхәббәтең яктысыннан
Бәхетеннән шашкан кар көлә.
Сагынасың, беләм, сагынасың,
Моңаясың әнә, ай күрә.
Синең мәхәббәтең яктысыннан
Бәхетеннән шашкан кар көлә.
Һәр карашың — гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Кал син мәңге күңелемдә генә —
Хыяллардан алып ташлармын.
Мин бик күптән,
Күптән ялгышмаган
Хаталарны кыла башладым.
Келтер-келтер поезд чаба,
Без ятабыз вагонда.
Ә тимер юл артта кала,
Артта туган ягым да…
Кая илтер тимер юл дип,
Кайгырасы юк бер дә.
Тимер юлның басмалары,
Охшаш безнең гомергә.
Сөенегез, дин кардәшләр,
Рәхмәт ае җитә дип.
Безнең гомер Рамазанда
Бәрәкәтле үтә бит.
Гомер үтә сабырлыкта,
Күңелләрдә — изге сүз.
Моңа кадәр ярым-йорты,
Ярым кеше идек без.
Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Йолдызлар да җемелдәшә бүген
Синең кара күзләр төслерәк.
Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” 2 нче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Чарада журналыбызның