«Татар дөньясы» китабы 100 мең тираж белән басылачак

Татар тарихын, мәдәниятен яктырткан «Татар дөньясы» китабы 100 мең тираж белән басылачак.

Татар-информда узган матбугат конференциясендә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләргә нигезләнгән «Татар дөньясы» китабын тәкъдим иттеләр. Чарада авторлар һәм нәшер итүчеләр катнашты.

Диния нәзарәте сайтында Корбан гаетенә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр

«Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсендә гает үткәрү, корбан чалу тәртипләре, бәйрәм намазын үткәрүгә кагылышлы сорауларга җавап табарга мөмкин. 

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме — 2020» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Языл һәм бүләк от» акциясендә бүләк отучылар билгеле булды!

«Безнең мирас» журналы редакциясе 2020 елның икенче яртыеллыгында журналга язылучылар арасында «Языл һәм бүләк от» акциясе игълан иткән иде. Бүген, 2 июль көнне, @beznenmiras аккаунтында туры эфирда бүләк отучыларыбыз билгеле булды:

«Безнең мирас» редакциясе мәрхүм авторлар рухына Коръән укытты

Бүген, Изге Рамазан шәриф аенда башкалабызның «Казан нуры» мәчетендә «Безнең мирас» редакциясе хезмәткәрләре мәрхүм авторлар, журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, безнең белән даими аралашып торган сәнгать эшлеклеләре,

Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды

Бүген Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында совет сугышчысына һәйкәл ачылды.

«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз», — дип сәламләде Президент.

Бүген Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтеләчәк

Алдагы елларда Тукай көне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Габдулла Тукай һәйкәле мәйданчыгында уза иде. Быел, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Интернетта, ягъни социаль челтәрләрдә үтәчәк. Шигырь бәйрәме бүген, 26 нчы апрельдә, көндезге сәгать 12дә башланачак, аңа кушылу өчен “шигырь бәйрәме” хештегын җыярга кирәк.

Артист Фердинанд Фарсинның тууына 90 ел

   Татарстанның атказанган артисты (1968) Фердинанд Юныс улы Фарсин 1930 елның 24 апрелендә Чистай шәһәрендә туган.

1951 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый.

1951 елдан пенсиягә чыкканчы, ягъни 1981 елга кадәр, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Шагыйрь Әбрар Сәгыйдинең тууына 125 ел

Шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтев) 1895 елның 14 апрелендә Казан губернасының Зөя өязендәге (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Кече Кошман авылында туган.

Романтик рухта язылган тәүге шигырьләре 1914 елда «Кояш» газетасында басылып чыга.

Шагыйрь әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да үз көчен сынап карый: Рабиндранат Тагор һәм Уолт Уитменның аерым шигырьләрен тәрҗемә итә, «Сахра кызы», «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесаларын яза.

Язучы Гомәр Толымбайның тууына 120 ел

Күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстанның Буа районындагы Толымбай (Адав-Толымбай) авылында туган.

Совет режимы оештырган репрессияләрнең иң котырган вакытында – 1937 елның 8 июнендә Г.Толымбай кулга алына. Кайбер каләмдәшләренең әйтүенә караганда, ул, бер елга якын дәвам иткән сорау алулар вакытындагы җәза-кыйналулар нәтиҗәсендә, акылыннан яза һәм аны шул ук елда, ягъни 1938 елның 8 маенда Пләтән төрмәсендә атып үтерәләр.