«Я дөньяны үзгәртәм мин бүген…»

Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә,
Акыл күпме җавап эзләгән…
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса үзем үзгәрәм.
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә,
Акыл күпме җавап эзләгән…
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса үзем үзгәрәм.
Туфан…
Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым. Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та, олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш…
Үз нәсел-нәсәбенең киләчәге хакында чынлап уйлаган кеше баласына очраклы исем кушмый торгандыр. Әти-әнисе тупырдап торган бу улларына туа-туышка ук олы һәм катлаулы язмыш юрагандыр, шуңа күрә татарда сирәк очрый торган гаҗәеп мәгънәле Туфан исеме сайлагандыр…
Разил Вәлиев шигыре
Луиза Батыр-Болгари музыкасы
Ил кайгырса, илдә Илһам җылый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә;
Бәгырьләрне безнең телә-телә
Чорлар аша узып бер моң килә.
Саубуллашмый киткән идем синнән,
«Хуш мәңгегә» сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ниләр уйлый Мәскәү бу көннәрдә?
Ниләр уйлый Казан вокзалы?
Хәнҗәр кебек яткан рельсларның
Йөрәгемдә очы, азагы.
«Элита» сүзенең мәгънәсе, асылы төрле илләрдә, төрле халыкларда, төрле милләтләрдә төрлечә булырга мөмкин. Мин үзем аны дөньякүләм масштабта бер төрле күз алдына китерәм, Россия күләмендә икенче
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Мин — Зөлфәт» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә Разил Вәлиев чыгышының видеоязмасын тәкъдим итәбез
«Әнисенә охшаган ир бала бәхетле була», – диләр бездә. Мин үземнең кемгә охшавымны кистереп әйтә алмыйм. Бер караганда, «әнкәйгә», дип әйтсәң, дөрестер сыман.