Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында вандаллар 90 кабер ташын аударганнар

Яшел Үзән районы Бәчек авылын зиратында кабер ташларын аударганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Бәчек авылында кабер ташларын 1997, 2014, 2015 елларда аударган булганнар. Быелгы вандаллык килгән зыяны буенча иң зуры. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.

Бу хәл кичә, 30 апрельдә иртәнге алтылар тирәсендә билгеле булган. Туганнарының каберен чистартырга дип килгән авыл кешесе, ауган кабер ташларын күреп, авылдашларын чакырган.

Шушы авыл кешесе Хәйдәр Сибгатуллин фикеренчә, бу хәл 25 апрельдән 30ына кадәр аралыкта эшләнгән булырга тиеш, чөнки каберләрдәге яңгыр, пычрактан чыгып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, Бәчек авылында мондый хәлләр элек тә булганын искәртеп, вандаллык эшләгән кешеләрнең ачыкланмаганын әйтте. «Мин үзем эчке эшләр министрлыгында эшләгән кеше. Полицейскийлар миннән дә сорау алдылар. Кемдер дип шикләнә дә алмыйбыз — авылда ниндидер чит, килгән кешеләр дә юк. Мәчеттә дә ниндидер радикаль карашлы кешеләр юк», — ди ул. Шул ук вакытта ул бу вандаллыкны эшләгән кешеләрне теге яки бу рәвешчә авыл белән бәйле дигән нияттә торуын әйтте: «Полицейскийлар мондый хәлнең якын тирә авылларда гына түгел, республикада да юк икәнен әйттеләр. Бер очрак — Казандагы Яңа бистә зиратында булган, икенчесе — Бәчектә диделәр. Шулай булгач, безнең авылда яшәп киткән, яки бездә кемедер булган кешедер дип уйлыйм», — диде ул.

1 май көнне авылда өмә планлаштырылган булган. Өмә вакытында кабер ташлары урыннарына утыртылган. Вакыйга булган урында полиция хезмәткәрләре булган. Тикшерү эшләре бара.

Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар. Хәйдәр әйтүенчә, бу кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән.

Искәртеп үтик, Казанның Яңа бистә зиратында да кабер ташларын аударганнар иде.

Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш

Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш. Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик, Санкт-Петербург шәһәрендә «XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында Фәйзелхак Ислаев 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан иде. Бөтендөнья рус халык соборы моны «әхлаксыз акция» дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды. “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антироссияле милләтче һәм дини фанат”, — диелә бу хәбәрдә. Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас дип белдерде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов.

“Исламны күралмаган кешеләрнең эше”

“XX гасыр башында мондый сүзләрне язган кешене черносотенец – карагруһчы дигәннәр. Алар өчен без бөтенләй кеше түгел. Дөрес түгел бит бу. XVIII гасырдагы әйберләрне бу заманга күчереп карыйлар”, – дип саный тарихчы.

Фәйзелхак Ислаев Батыршаның тууына 300 ел тулуга багышланган Россия күләмендә фәнни-галәми конференция үткәрелүдә бернинди проблема күрмәвен белдерде. “Ничек инде Батырша “Россиягә каршы эшләүче танылган милләтче һәм дини фанатик” булсын? Мөселман кешесе бөтенләй милләтче була алмый. Мондый сүзләрне язган кеше үзе нәрсә язганын аңламый. Мөселманнарны, исламны күралмаган кеше эшләгән моны. Батыршаның дөрес фикерли торган кеше икәнен патшабикә үзе дә таныган. Ә болар шуны аңламый. Аңлыйлар алар, мөселманнар Санкт-Петербургта шундый конференция үткәргәнгә эчләре поша”, – диде ул.

“Бу әйберне язган кешеләр безнең Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдиме турында белми дә әле, белсәләр безне бөтенләй бетереп атарлар иде. Батырша турында конференция үткәрү генә дә тавыш чыгара”, – дип саный ул.

“Батыршаның хаклы булуын патшабикә дә аңлаган”

Тарихчы әйтүенчә, Конференция Санкт-Петербургтагы террор актында үлгән кешеләрне искә алудан башланган, мөфти дога укыган. “Ә бу белдерүдә Батыршаны хәзерге заман террористлары белән чагыштыралар. Хәзерге заманда Батырша белән чагыштырырлык кеше бөтенләй юк”, – диде Ислаев. Ул Батыршаның эшчәнлеге рус чиркәвенә бары тик файда гына китергән дип саный.

“XVIII гасырның уртасында татар-мөселман халкы арасында иң авыр заман. Көчләп чукындыру заманы. Батырша Россия дәүләтендә ислам динен саклап калу өчен көрәшкән. Ул патшабикә Елизавета Петровнага хат яза, йөз битлек хезмәт. Анда бернинди фанатизм юк. Ул Россия мөселманнарының ни өчен җиһадка чыгарга мәҗбүр булулары турында аңлатып яза. Әмма Батырша русларга, рус дәүләтенә, православие чиркәвенә каршы түгел. Моның шулай икәнен патшабикә дә аңлаган. Бу хатта язылган әйберләрнең кабул ителүе шуны сөйли. Шул заман өчен хас булмаган күренеш – бик тиз арада чукынмаганнар өчен өстәмә салым, рекрутлык юкка чыгарыла, мәчетләр төзү рөхсәт ителә. Ул заманда бер кеше чукынса, калганнарын башка авылга күчереп утыртканнар, ул да бетерелә. Патшабикә иң фанатик рус дин әһелләрен эшләреннән алган. Лука Канашевич, Тобольскида Сильвестр Гловатскийны эштән җибәргәннәр. Революциягә кадәр бездә эшләгән Знаменскийның “История русской церкви” китабында шул хакта яза”, – дип сөйләде тарихчы.

Шул сәбәпле ул Батырша “безнең хәтеребездә дә булырга, рус халкы да хөрмәт итәргә тиеш”, дип саный. Тарихчы фикеренчә, Батырша явыннан соң дәүләт дини сәясәтен үзгәрткән, бу исә мөселманнар белән православие динендәгеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга китергән.

“Татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк”

Бөтендөнья рус халык соборы хокук саклау органнарын конференция эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә чакырды. Ислаев моннан курыкмавын, киресенчә, хуплавын гына белдерде. “Бу бик әйбәт булыр иде. Ул безгә чыгыш ясар өчен мөмкинчелек, трибуна бирә”.

Фәйзелхак Ислаев әйтүенчә, татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк. Шул сәбәпле ул аның исемен хәтердә сакларга чакыра. “Тарихны өйрәнергә, аның хакында язылган китапларны белергә, ул хакта язып торырга кирәк. Бу бит эшләнми, кызганыч, мәкаләләр сирәк чыга”, – диде ул.

Фәйзелхак Ислаев, Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, аңа истәлек тактасы кую тәкъдимен бердәм хуплап чыгарга чакырды. “Бу очракта без, принципиальлек күрсәтергә тиеш. Без дәүләткә каршы бернинди начарлык китермибез. Ислам һәм православие арасында нормаль мөнәсәбәт булсын дисәк, Батыршага истәлек тактасын куюны православ дин әһелләре үзләре яклап чыгарга тиеш”, — диде ул.

“Җавап язарга җыенам”

Сүз уңаеннан, Батырша туган авыл мәктәбе аның исемен йөртә (Башкортстанның Балтач районы), Башкортстанда Батыршаның музее да бар. Ул Батыршаның кайбер чыганакларда башкорт дип аталуы белән дә килешмәвен белдерде: “Чыгышы белән ул – татар. Мишәрләрдән. Башкортларның анысы үз эше. Килеп чыгышы – мишәрләрдән, әтисе Түбән Новгород якларыннан килеп утырган, кызганыч, кайсы авылдан икәне билгеле түгел”.

Фәйзелхак Ислаев, Бөтендөнья рус халык соборына җавап язарга җыена. “Минем моңа бик ачуым чыкты, тынычланып, бер җавап язачакмын. Бу хакта халыкка җиткерергә кирәк. Хәзерге заманда шушындый әйбернең килеп чыгуы идиотлык. Бу белдерүнең бер җөмләсе дә дөрес түгел”, — диде ул.

Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. «Батырша явы» буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

“Татар-информ”

Гамирҗан Дәүләтшин: Россия – ул татар дәүләте дә

Россия ул – рус җире генә дигән сүз түгел, ул татар дәүләте дә. Казан Федераль (Идел буе) университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, татарлар үзләрен Россиядәге төп халыкларның берсе дип саный. “Безгә Россияне — татар дәүләте, татар дәүләтчелегенең дәвамы итеп карарга кирәк, ягъни монда (Казанга – Р.Л.) кергән, безнең мәдәниятне юк иткән формасында гына түгел”, — диде ул.

Гамирҗан Дәүләтшин әйтүенчә, Россияне һәм рус дәүләтен оештыруда татарлар катнашкан, һәм аның көче дә шунда. 250дән артык рус кенәзлеген Алтын Урда дәүләт итеп берләштерә.

“Татар, Алтын Урда үзенең “кабер казучы”сын барлыкка китерә сыман. Ләкин беркайчан да Алтын Урда руслар тарафыннан яулап алынмаган һәм юк ителмәгән. Аның эчке сәбәпләре бар”, — ди тарих фәннәре докторы. Аның әйтүенчә, Мәскәү Русе — дәүләт төзелеше, сәясәт, гаскәр төзелеше ягыннан Алтын Урда ханлыгының дәвамы.

Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә, бу махсус тикшерүне һәм җитди эзләнүне сорый. “Бездә бит рус дәүләте — русныкы гына дигән төшенчә яши. Чынлыкта безнең тарих Мәскәү тарихчылары тарафыннан яктыртылмый диярлек. Бирелсә дә, ул тискәрерәк формада чагылдырыла. Менә шуннан котылып, без — Мәскәү, татар галимнәре — шушы мәсьәләне бергәләп чишә алабыз икән, Русьның да, Россиянең да дәрәҗәсе төшмәячәк. Киресенчә, аның тагын да зуррак һәм тормышчанрак дәүләт булуы аңлашылачак”, — ди ул.

“Әгәр татар, Алтын Урда тарихы булмый икән, Россия дәүләте һич тә була алмаган булыр иде. Менә безгә шуны яхшы аңларга кирәк”, — дип белдерде тарих фәннәре докторы.

“Татар-информ”

Театрларның режиссерлар кулына күчүе мине куркыта — Мансур Гыйләҗев

Драматург Мансур Гыйләҗев театрларның режиссерлар кулына бирелүен куркыныч күренеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

«Бер яктан, бу — уңай күренеш, ләкин башка бер яктан бу мине сагайта. Ник дигәндә, кайбер режиссёрлар зур көчкә әйләнәләр, театрны бер нигезсез үз кулларына алалар да аны үз юнәлешләре белән алып бара башлыйлар. Кайчак ул юнәлеш ышаныч уятмый башлый. Мәдәният министрлыгын, директорларны һәм авторларны тыңламый башлыйлар», — диде әңгәмәдәш.

Драматург фикеренчә, бүген авторларның матди хәле бик начар. «Хәзер авторларга бернинди акча түләнми дип әйтергә дә була. Хәерче тормышын алып барырлык гонорар түләнә аларга, шуңа күрә яшьләр драматургиягә килми. Бүгенге көндә драматургия өлкәсендә иң зур проблема ─ драмтургларның матди хәле. Һәм бу мәсьәлә хәл ителмәсә, татар драматургиясенең киләчәгенә зур өмет белән карап булмый», — диде ул.

Мансур Гыйләҗев фикеренчә, хәзерге көндә драматургларга уңай караш булмау бу өлкәнең дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә. «Яшь драматургларның саны да аз. Илгиз Зәйниевтән башка исемнәр әллә ни күренми. Бу  — мөһим күрсәткеч», — дип саный ул.

«Ни өчен Пушкин русның иң бөек шагыйре? Чөнки Пушкин чорында бөтен кеше шигырь язган, хатлар, котлаулар шигырь формасында язылган, шуңа күрә тел, рифма байлыгы булган. Шуңа күрә шул атмосфера нигезендә бөек рус шагыйре Пушкин туган. Бүгенге көндә Пушкинның тууы мөмкин булмас иде, чөнки шигърият почётта түгел», — диде ул.

Шул ук сәбәп аркасында драматург бүген татар халкында Тукай да, Галиәсгар Камал да туа алмый дип саный. «Бүген Тукай да туарга мөмкин түгел, чөнки ул — безнең Пушкиныбыз. Тукай да әдәбият, сәнгать, шигърият зур почётта булган чорда яшәгән, халык Тукайның фикерләрен көтеп алган. Бүгенге көндә яңа авторларга да мохтаҗлык булырга тиеш, халык тарафыннан гына түгел, дәүләт тарафыннан. Моны, минемчә, безнең түрәләргә нык аңларга кирәк… Логика нигезендә, бүгенге көндә Галиәсгәр Камал да туа алмый, чөнки әдәбиятка, сәнгатькә нигез тудырылган дип әйтеп булмый. Гомумән алганда, безнең әдәбият бүген кризис хәлендә», — дип белдерде ул.

«Татар-информ»

Айдар Шәйхин: Уңай сәяси шартлар булганда, татар телен үстереп була

Фәнне татар телендә популяштыручы “Гыйлем.tatar” порталы редакторы, инглиз язучысы Джоан Роулингның Гарри Поттер турында романнарын татарчага тәрҗемә итүче Айдар Шәйхин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.

  «Һарри Поттер ул балачактан калган әсәр. Инглиз теленнән русчага, русчадан татар теленә тәрҗемә итү — ул куян шулпасының шулпасы»

— Һарри Поттер турында китапны тәрҗәмә итәргә нәрсә этәрде? Тәрҗемә эше ничек бара?

— Мин балачактан Һарри Поттерны яратам, бөтен романнарым укып чыктым, кино да карадым, өстәмә мәгълүматларны да туплап, җыеп, карап барам, мин аның фанаты. Бу тәрҗемә итү идеясе җәй көне актуальләште. Җәй көне «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» китабын татар теленә тәрҗемә иттем. Бу Һарри Поттер турында романнар сериясендә сигезенче китап булып тора. Мин аны бер ай эчендә тәрҗемә иттем һәм интернетка урнаштырдым.

Кызыксынучылар булды, димәк, эшне дәвам итәргә кирәк. Команда табып эшкә керештек. Бу проектта катнашырга 7 кеше теләк белдерде. Алар барысы да сынау узып, безнең командага керде. Хәзер алар да Һарри Поттерны тәрҗемә итә.

 «Һарри Поттер»ны тәрҗемә итү проекты иҗтимагый эш, димәк?

— Бу иҗтимагый эш. “Һарри Поттер”ның гиппогриф турындагы өченче китабын волонтерлар рус теленә берничә көн дәвамында тәрҗемә итә, бу аларның фанат булу билгесе.

— Татар теленә инглиз теленнән яисә русчадан тәрҗемә ителә?

— Инглиз теленнән русчага? русчадан татар теленә тәрҗемә итү — ул куян шулпасының шулпасы. Куян шулпасының шулпасын эчәсе килми. Һарри Поттерга килгәндә, монда тагын шундый үзенчәлек бар. Һарри Поттерның русчага тәрҗемәләре — бәхәсле тәрҗемә. Рус теленә тәрҗемәсен “Росмэн” һәм “Махаон” нәшрияте чыгарган. Мария Спивак тәрҗемәсе (“Махаон” нәшрияте) буенча бәхәсле сораулар бар, исемнәр үзгәртелеп тәрҗемә ителгәнгә дә бәхәс бара. Фанатлар кайсы тәрҗемә яхшырак дип бәхәсләшә. Хәзергесе яисә моннан 10 ел элек чыкканымы дип. Хәзерге тәрҗемәне бик күпләр яратмый. Шуңа инглизчәдән тәрҗемә итсәк? яхшырак булыр, татар теленең әдәби хәзинәсен, әдәби сандыгын инглиз теленең, инглиз авторларының әдәби гәүһәр ташлары баетабыз.

— Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә итү кирәкме?

— Татарча тәрҗемәсе кирәк. Балалар Һарри Поттер белән кызыксына. Һарри Поттерның культурасы яшәрә бара. Элек миннән берничә яшькә олырак булган буын Һарри-Поттерны чыккан вакытта укып барган. Мин соңрак таныштым. Хәзер миннән 10 елга кечерәк балалар китапны укый, алар рус телендәге тәрҗемә белән таныша, татарча укый ала торган балалар бар. Ни хәтле бездә укучылар саны бар, бу бәхәсле әйбер. Ләкин бу эшне яратам, мин бу эшне эшләргә тиеш.

“Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала”ны тәрҗемә иткәндә аның русчасы юк иде, русчасы  декабрьдә, ә татарчасы 1 сентябрьдә чыкты. 27 ноябрьдә интернетка куелды. Бу ирекле эш. Ирекле булгач, ихтыяри кеше үзенә якын эш белән шөгыльләнә. “Азатлык”та “тәрҗемәханә” рубрикасында мин Джордж Оруэлл , Рэй Брэдбери әсәрләреннән өзекләр тәрҗемә иттем. Ләкин Һарри Поттер ул минем өчен мөһим, чөнки балачактан калган әсәр.

«Минем максат — бөтен балаларга «Гарри Поттер»ны укыту түгел, ә татар әдәбиятына, бигрәк тә яшүсмерләр әдәбиятына яңа сулыш өрү»

 — Китап кибетләрендә балаларга татарча укырга китаплар бармы?

«Татарстан китап нәшрияты”ның китап кибетендә бәләкәй балалар өчен татар телендә китаплар һәрвакыт бар, ә яшүсмерләр өчен әсәрләр күп түгел.

Минем максат — бөтен балаларга «Гарри Поттер»ны укыту түгел, ә татар әдәбиятына, бигрәк тә яшүсмерләр әдәбиятына яңа сулыш өрү, шулай ук ул яшүсмерләрнең үзләренә дә әсәрләр язуга этәргеч ясау.

Киләчәктә Джордж Оруэлл, Рей Бредберри кебек ХХ гасырның популяр инглиз авторлары әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын баетырга ниятлим.

«Татар телендә терминнарның булмавы — глобаль проблема түгел»

— Сез “Гыйлем” фәнни-популяр ресурс редакторы, «Гыйлем»нең максаты нинди? 

— Гыйлем проектының ике глобаль максаты бар. Фәнне популяштыру (монда инглиз теле дә, рус теле, икътисад та), икенчесе — татар телендә популярлаштыру, татар телен үстерү. Безнең күпчелек материаллар тәрҗемәдә бирелә. Инглиз теленнән, русчадан фәнни-популяр материалларны тәрҗемә итәбез. Бу материаллар арасында текст та, видео язмалар, анимацион дәресләр, шулай ук комикслар, аудио язмалар бар. Татар телендә фәнни материал ясарга тырышабыз.

— «Гыйлем» фәнни-популяр ресурсs интернет челтәрендә pro һәм tatar домены белән чыга. tatar доменының өстенлекләре нинди?

— Әлеге доменны теркәү мөмкинлеге булгач, без аны теркәп куйдык. Бу татар дөньясының үз пропискасы, теркәү урыны. tatar домены безнең хыялыбыз иде.

Бу безгә нәрсә бирә? Безне («Гыйлем»не) башка сайтлардан аерып тора. Дөрес, безнең ресурсның исеме татар телендә булгач та аерылып торабыз. Татар доменының өстенлекләре бар дип әйтә алмыйм. «Гыйлем» проектының tatar домены белән һәм pro арасында аермасы юк.

Сайлау алды кампаниясендщ tatar доменын оешмалар, шәхесләр кулланды. Күп кенә очракта бу татар белән түгел, ә Татарстан белән бәйле булуны күрсәтте. tatar безнең бренд булып калды. Күпләп tatar доменына күчү булмады. Ләкин хәзерге вакытта яшьләр эшли торган күпчелек яңа проектларны tatar домены белән терки.

— Фәнни материаллар әзерләгәндә терминнарга кытлык юкмы?

Татар телендә терминнарның булмавы — глобаль проблема түгел. Телгә термин калька рәвешендә күчәргә мөмкин.

Бүген фәннең төп теле — инглиз теле. Бик күп фән терминнарны инглиз теленнән алына. Терминнарның күбесенең русчасы юк, әмма шуңа карамастан рус телендә бик күп фәнни материаллар чыга. Руслар бу проблеманы хәл итә.

«Традиция», «процесс» сүзләре татар теле өчен табигый сүзләр, ләкин алар башка телдән кергән. «Мәктәп», «китап» — шулай ук татар сүзләре түгел, алар гарәп теленнән кергән, ләкин без аларны алыштырмыйбыз, чит телдән кергән терминнардан баш тарта алмыйбыз. Шул ук вакытта без терминнарны үзебез ясый алабыз. Сүзнең татар теленә тәрҗемә итеп бирелүе аңлаешлы итә ала икән, без ул ысулны куллана алабыз.

Татарча терминнар юк, дип, татар телендә математиканы, физиканы укытудан, шул фәннәр буенча материал язудан баш тарткан кеше — ул ялкау кеше. Безнең галимнәребез татар телендә математика, физика буенча укытканнар, югары уку йортлары өчен дәреслекләр чыгарганнар. Бу мирастан баш тарту ул бик зур хата булыр иде. «Гыйлем» проектының үрнәк шәхесләре бар, иң беренче чиратта ул — Каюм Насыйри. К.Насыйри «Әбүгалисәнә»не дә язган, календарь дә чыгарган, төрле фәнни язмалары бар. Ул бит терминнарны тапкан. Бүген дә бу эшне эшләп була, проблема юк.

«Термин.гыйлем.про» проектында татар терминнары тупланачак»

Хәзер терминнар ясау процессы матбугатта, беренче чиратта, интернет матбугатта бара. Безнең өлкән галимнәребез бу процесска җитешә алмый, миңа калса. Безнең алдагы проектыбыз — «Термин.гыйлем.про» сайтын ачу. “Термин.гыйлем.про”да татар телендә терминология сүзлеген төзәячәкбез. Төрле фәннәрдән терминнар сүзлекләре бар, ләкин аларның тиражлары аз, аларны табып булмый. Шул базаны кулланып, без аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Алга таба өстәп барырга да мөмкин булачак.

— Татар теленең киләчәге бармы? 

Татар халкының филология факультетлары, мәктәпләре татар телендә белем бирүче төзелеш университеты бар, база бар. Киләчәктә уңай сәяси шартлар булганда үстерә алабыз. Фәлән елда чыккан сүзлекләрне, материалларны, журналларны җыеп куйыйк, интернетка урнаштырыйк, без аларны вакыт җиткәч кулланырбыз. “Гыйлем” проекты белән халык кызыксына, безнең материалларны укыйлар, әлбәттә, бу бик кечкенә саннар, ләкин алар кереп укыйлар, хәтта комментарийлар калдыра, бәхәсләшә. Димәк, кешеләргә кызык. Димәк киләчәк тә бар.

«Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы – фаҗига»

— Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуына сезнең карашыгыз?

Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы – фаҗига. Имтиханнарны рус телендә тапшырганга күрә, бөтен балалар рус телендә укырга тели. Кешеләр җиңел юлны сайлый. Мин дә имтиханнарны русча бирдем. Рус телендә укытырга теләгән ата-аналарны, мәктәп директорын да аңларга мөмкин. Аларга яхшы күрсәткечләр кирәк.

Башка проблема бар: без кайбер сүзләрне русча, кайберләрен татарча беләбез. Русча-татарча сөйләшкәнгә, “Тапшырылмаган хатлар” фильмы буенча да бәхәс булды. Чыннан да, безнең телебез катнаш телгә әйләнде. Киләчәктә безнең телебез рус теленең диалектына әйләнергә мөмкин. “Может быть мин иртәгә барырмын”, дип сөйләшү безнең өчен гадәти күренеш. Безнең башыбыз хәзер ни татарча, ни русча дөрес фикерләми. Нәтиҗәдә, без дәүләт имтиханнарын татарча да, русча да эшли алмыйбыз. Шуңа мин русча белем бирергә теләгән укытучыларны, ата-аналарны аңлыйм. Бу проблеманы сәясәтчеләр Дәүләт Думасында хәл итәргә мөмкин. Ләкин аннары тагын проблема туа. Имтихан биремнәре Мәскәүдә нәшер ителеп, аны тәрҗемәгә Казанга җибәрелеп, имтихан биремнәрен күчереп алу мөмкинлеге булачак. Төгәл бер чылбыр өзеләчәк.

«Татар-информ»

Хиҗап формасындагы киемнәр татар халкына хас түгел — Илдар Гыйльметдинов

Татар халкына хиҗап формасындагы киемнәр хас түгел. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

Комитет рәисе, үзенең бу фикере өчен тәнкыйтькә дучар булуына карамастан, позициясен үзгәртмәвен әйтте. «Башта ук андагы дәүләт органнары бу әйбергә катнашмаган булсалар, бик әйбәт булыр иде», — диде ул. Искәртеп үтик, Мордовия мәгариф министрлыгы җитәкчелеге Азюрка мәктәбе укытучыларыннан яулыкларын салуны яки эштән китүне таләп иткән иде.

«Минем үземнең карашым мондый. Аның өчен мине сүгәләр дә, аны дөрес түгел дип тә табалардыр. Безнең татар халкы өчен хас булган кием — матур итеп яулык бәйләп һәм ябык күлмәк киеп йөрү. Ниндидер хиҗап формасындагы киемнәр ул безгә хас түгел. Безнең алай киенеп йөргәнебез дә юк. Бу татар халкына хас нәрсә түгел».

Илдар Гыйльметдинов укытучыларны һәм җирле җитәкчеләрне уртак фикергә килергә өнди һәм җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга чакыра. «Бүгенге законнар нигезендә мәктәп системасында нинди киемнәр белән йөрүне һәр төбәк үзе билгели. Һәр төбәкнең, һәр мәктәпнең үзенчәлекләре бар. Аларны исәпкә алырга кирәк дигән норма да бар. Һәм мәктәптә киенеп йөргәндә шушы үзенчәлекне исәпкә алырга да кирәк», — диде ул.

«Татар-информ»

«Гыйлем» редакторы: Татар терминнары юк дип, фәнни эш язудан баш тарткан кеше — ялкау

«Татар телендә терминнарның булмавы — глобаль проблема түгел. Телгә термин калька рәвешендә күчәргә мөмкин. — дип саный «Гыйлем» фәнни-популяр порталы редакторы Айдар Шәйхин. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында белдерде.

«Бүген фәннең төп теле — инглиз теле. Бик күп фән терминнарны инглиз теленнән алына. Терминнарның күбесенең русчасы юк, әмма шуңа карамастан рус телендә бик күп фәнни материаллар чыга. Руслар бу проблеманы хәл итә», — ди ул.

«Традиция», «процесс» сүзләре татар теле өчен табигый сүзләр, ләкин алар башка телдән кергән. «Мәктәп», «китап» — шулай ук татар сүзләре түгел, алар гарәп теленнән кергән, ләкин без аларны алыштырмыйбыз, чит телдән кергән терминнардан баш тарта алмыйбыз. Шул ук вакытта без терминнарны үзебез ясый алабыз. Сүзнең татар теленә тәрҗемә итеп бирелүе аңлаешлы итә ала икән, без ул ысулны куллана алабыз, ди Айдар Шәйхин.

«Каюм Насыйри терминнарны тапкан бит!»

Татарча терминнар юк, дип, татар телендә математиканы, физиканы укытудан, шул фәннәр буенча материал язудан баш тарткан кеше — ул ялкау кеше. Безнең галимнәребез татар телендә математика, физика буенча укытканнар, югары уку йортлары өчен дәреслекләр чыгарганнар. Бу мирастан баш тарту ул бик зур хата булыр иде. «Гыйлем» проектының үрнәк шәхесләре бар, иң беренче чиратта ул — Каюм Насыйри. К.Насыйри «Әбүгалисәнә»не дә язган, календарь дә чыгарган, төрле фәнни язмалары бар. Ул бит терминнарны тапкан. Бүген дә бу эшне эшләп була, проблема юк, ди әңгәмәдәш.

«Термин.гыйлем.про» проектында татар терминнары тупланачак

Хәзер терминнар ясау процессы матбугатта, беренче чиратта, интернет матбугатта бара. Безнең өлкән галимнәребез бу процесска җитешә алмый, миңа калса. Безнең алдагы проектыбыз — «Термин.гыйлем.про» сайтын ачу. “Термин.гыйлем.про”да татар телендә терминология сүзлеген төзәячәкбез. Төрле фәннәрдән терминнар сүзлекләре бар, ләкин аларның тиражлары аз, аларны табып булмый. Шул базаны кулланып, без аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Алга таба өстәп барырга да мөмкин булачак», — дип, алда торган максатлары турында сөйләде Айдар Шәйхин.

«Татар-информ»

,

Дәрдмәнднең иҗади мирасы табылачагына өмет бар — шагыйрь Ренат Харис

Бүген, 23 ноябрь, җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, “Вакыт” газетасын, “Шура” журналлларын чыгарган, ХХ гасыр башының татар шагыйре Дәрдмәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) туган көне.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис “Татар-информ” агентлыгына Дәрдмәнднең моңарчы билгеле булмаган иҗади мирасы табылачагына өмете барлыгын белдерде.

“Дәрдмәнд – татар халкының иң зур шагыйрьләренең берсе. Мин Дәрдмәндне әдәби остазым дип саныйм”, — дип саный шагыйрь.
6

Ренат Харис фикеренчә, Дәрдмәнд кебек зур байлыкка ия булган, шул ук вакытта үз халкынын әдәбиятының күренекле шагыйрьләре була алган шәхесләр бүтән халыкларда да бар. “Татарда андый шагыйрьләр бүтән юк. Була да алмый. Кызганыч, берәү генә. Заманасында аңардан: “Закир әфәнде, нигә бик соң яза башладыгыз”, — дип сораганнар. Ул: “Ярлы килеш мин шигырь язарга алынмадым, чөнки минем иркемне нидер буып торды. Ә акчам күп булгач, мин үземне бар нәрсәдән азат иттем, күңелем азат булды, кулны бернәрсә дә бәйләмәде, шунда гына мин шигырь язарга тотындым”, — дип җавап биргән. Ягъни рухи һәм матди яктан бәйсез килеш ул шигырь язарга алына. Дәрдмәнднең иҗаты татар әдәбияты өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия”, — диде шагыйрь.

Ренат Харис 1970 елда Дәрдмәнднең рус телендә беренче китабын чыгара. “Үзем аның шигырьләренең тәрҗемәсен ясап, аннары аларны рус шагыйрьләреннән тәрҗемә иттереп, үзем редакторлап китабын чыгардык. Аңа кадәр Дәрдмәнднең рус һәм башка телләрдә чыккан китабы юк иде. Ул әле бик үк билгеле түгел заманда, аның исеме телгә сирәк кергән, вульгар социализм шаукымнары үзен сиздергән чакта Дәрдмәндне рус теле аша дөнья укучысына күрсәтәсе килде”, — дип аңлатты ул бу эшкә тотынуының сәбәпләрен.

Ренат Харис “Дәрдмәндкә назирәләр” циклын иҗат иткән шагыйрь. “Дәрдмәнднең бер шигыренең бер юлын аласың да “Гөрләгән сулар башында уйласаң” дип башланган шигырен аласың да, “Гөрләгән сулар төбендә” дип башлап китеп, шигырь төзим”, — дип сөйләде ул.

Ренат Харис әйтүенчә, Дәрдмәнднең әсәрләре гражданнар сугышы вакытында урланып, чит илгә алып чыкканнар дигән хәбәрләр бар. Шул сәбәпле ул үзе дә, соңрак язучы Равил Бохараев та Дәрдмәнднең шигырьләрен табарга тырышып караганнар. “Әмма эзләп-эзләп тә әлегә кадәр аның яңа әсәрләрен таба алган кеше юк”, — дип аңлатты ул.

Дәрдмәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында (хәзер Башкортстанның Мәләвез районына керә) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп китә. 1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла.

1906 елның 21 февраленнән алар «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10 гыйнварыннан «Шура» исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар.

Дәрдмәнд I Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камилләштерү проектларын төзи.

1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.

“Татар-информ”

Шигърияттәге яңа буын иҗатында М.Әгъләмнәрдән килгән традиция бар — Галимҗан Гыйльманов

Шигърияткә килгән яңа буынның иҗатында заманда булган бөтен яңалыкны үз эченә алган, яшь шагыйрьләрнең иҗатында Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләрдәге «җете образлылык» белән бергә эксперименталь образлар һәм шәһәр тоемнары бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгындагы «Калеб. Яңа дулкын» шигъри бәйгесенең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә язучы, шагыйрь Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш консультанты Галимҗан Гыйльманов белдерде.
g55

«Татар-информ» агентлыгындагы «Калеб. Яңа дулкын» шигъри бәйгесенең нәтиҗәләре хакындагы матбугат конференциясендә “Калеб” проекты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, шигъри бәйгенең финалга үткән җиңүчесе КНИТУ-КАИ аспиранты Азат Миргаязов, «Ялкын» журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш консультанты, язучы Галимҗан Гыйльманов катнаша.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада “Калеб” яңа буын җыены «Яңа дулкын» дип аталучы шигъри бәйге башлады. Әлеге проектның максаты яшь, талантлы иҗатчыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, сәхнәгә чыгарып, яшьләргә тәҗрибәле шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең киңәшләрен ирештерүдән гыйбарәт.

Г.Камал театрының кече залында оештырылган беренче кичәдә 6 остаз 17 яшь шагыйрь иҗатына бәя бирде. Жюрида язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрәмова утырды.

17 иҗатчыдан 10сы жюри сынауларын уза алды. Алар – Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова.

Гыйнвар аенда «Калеб» яңа буын җыены “Яңа дулкын” проектының икенче этабын үткәрәчәк. Сайлап алынган 10 шагыйрь шигъри спектакль күрсәтәчәк.

«Калеб» яңа буын җыены иҗади проекты 2013 елда барлыкка килде. Рәсми сайтында аның максаты «төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау» дип билгеләнгән. Проект авторы — Казан дәүләт консерваториясе доценты, журналист Гүзәл Сәгыйтова.

«Татар-информ»

Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да сәхнәләштермәгән пьесасын Минзәлә театры куя

17 ноябрьдә Минзәлә татар драма театры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган “Каракүз” әсәрен сәхнәгә чыгара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына театрның директоры Роберт Шәймәрданов хәбәр итте.

“Каракүз” пьесасының кулъязмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана. 2015 елда Милли китапханә Кәрим Тинчуринның ике әсәрен – “Каракүз” һәм “Нәни абый” әсәрләрен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Әсәрләрнең кулъязмаларын өйрәнүче, гарәп язуыннан гамәлдәге татар язуына күчерүче, җентекле фәнни мәкалә, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән нәшриятка әзерләүче – Милли китапханәнең гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, археограф һәм текстолог Раиф Мәрданов.

clipboard17

Минзәлә театры директоры бу әсәр китап булып чыккан дигән хәбәр чыгуга ук сәхнәләштерергә алынулары хакында әйтте.

“Бу – бик күләмле, бик четерекле әсәр. Кайбер урыннары Тинчурин каләменә охшамаган да кебек. Без инде Кәрим абыйның әсәрләренә күнеккән – драма булсын, комедия булсын, каләме икенчерәк. Бәлки, темасы бик катлаулы булганга, хөкүмәт турында тәнкыйди сүзләр әйтелгәч, бастырып чыгарырга курыккандыр”, — дип сөйләде Роберт Шәймәрдәнов әсәр турында.

“Борынгы тормыштан музыкалы мелодрама” дип аталган “Каракүз” 4 пәрдә, 5 күренештә. Китапта аның күләме 107 бит. Театр директоры әйтүенчә, тулысы белән куйганда бу 4 сәгатьлек спектакль дигән сүз. Пьесаны спектакль 2,5 сәгать барырлык итеп кыскартканнар. Андагы төп геройлар – биюче кыз Каракүз, кол егет Иделбай, Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге Җанбәк.

“Вакыйгаларның төгәл вакыты һәм урыны ачыкланмый, — дип аңлатты Роберт Шәймәрданов. – Анда гади халыктан чыккан кыю биюче кызның падишаһ тарафыннан куелган җитәкчене кулга төшерүе сурәтләнә. Мондагы төп каршылык – ул вакыттагы сыйнфый көрәш”.

Спектакльнең режиссеры – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, баш рольне Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин башкара, Каракүз ролендә – Минзәлә театры артисткасы Динара Акматова.

“Безнең максат Кәрим абыйның иҗатын ачу, моңарчы билгесез әсәрләрен калкытып чыгару иде. Ул бу темага бик күп язмаганга күрә, аны икенче яктан ачарга теләдек”, — дип сөйләде театр директоры. Ул бу спектакльне тамашачы яратыр дигән өметләрен белдерде.

“Әле моны беркем сәхнәләштермәде. Без үзебезчә, кыюланып, бу эшкә алындык. Өмет һәрвакыт зурдан, әмма бәяне тамашачы бирер”, — диде ул.

Күренекле татар драматургы, артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның (1887–1938) иҗатын, тормыш юлын өйрәнүгә, саклауга һәм танытуга Татарстанның Халык язучысы Рабит Батулла зур өлеш кертә. Ул Кәрим Тинчуринның гарәп язуындагы биш кулъязмасын 2014 елның 9 октябрендә Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итеп бирә.

Рабит Батулла үзенең истәлекләрендә бу әсәрнең ни рәвешчә исән калуы хакында яза. “1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчуринны кулга алырга килүчеләр фатирда тентү үткәрәләр. Драматургның хатыны Заһидә Тинчурина бер кара чемоданны, башкаларга сиздермичә генә, үкчәсе белән карават астына этеп кертә һәм ятак өстендәге пәрдәне шудырып, каплатыбрак куя. Шулай итеп ул Кәрим Тинчурин архивының бер өлешен яшереп-саклап кала. НКВДчылар капчыкларга төяп алып киткән башка кулъязмалар һәм барлык кәгазьләр мәңгелеккә югала”.

Рабит Батулла Кәрим Тинчурин архивының сакланып калган әсәрләрнең тарихы турында да яза. «Зәңгәр палас» исемле тәрҗемә әсәре 2011 елда китап итеп басыла. «Хан кызы Турандык» исемлесе – итальян драматургы иҗат иткән «Принцесса Турандот» әсәренең ирекле тәрҗемәсе – Казан курчак театрында һәм Г.Камал театрында куелды. «Кызык повар» пьесасы Кәрим Тинчурин театры китапханәсендә саклана. Кулъязмалар арасында «Стан» исемле пьесасы да була, әмма, Рабит Батулла язуынча, ул бик буталчык, нөсхәләре, төзәтмәләре күп. Бу әсәр турында язучыга Заһидә Тинчурина: “Стан” – социаль заказ белән языла башлаган әсәр, Кәрим аны теләр-теләмәс кенә яза башлаган иде, шуңа күрә аның очына да чыга алмады”, – ди.

“Кәрим Тинчуринның «Каракүз; Нәни абый» исемле китабы да дөнья күрде. Бу эштә аеруча көч сарыф иткән Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләренә, бигрәк тә Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиевка чиксез рәхмәтләр юллыйм”, — дип яза Рабит Батулла.

“Татар-информ”

___________________________

Редакциядән: «Безнең мирас» журналының февраль санында атаклы драматург Кәрим Тинчуринның «Каракүз» пьесасыннан 1 нче пәрдә басылып чыккан иде. Биредә әсәрне тулысынча тәкъдим итәбез. Пьесаны басмага галим-текстолог Раиф Мәрданов әзерләде.