Язучы-шагыйрь арасындагы гадәт

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында шундый бер гадәт бар иде. Иҗат кичәсе уздырганда игъланнарга атаклы җырчыларның, мәшһүр ансамбльләрнең исемнәрен язалар иде. Янәсе, шулай иткәч, халыкны күбрәк җыеп була.

Үпкәләшү

Азигым белән без гел минем капризым аркасында гына үпкәләшә идек. Шулай да бер тапкыр аның гаебе аркасында Асбест дигән җирдә ачуланыштык. Урал ягында «Сүнгән йолдызлар»ны уйныйбыз. Мин — Сәрвәр. Газиз Айдарский баш режиссер — һәр кичне спектакльдән соң мине каршы ала торган иде. Кием алыштырганны көтеп, театр ишеге төбендә мине каршылaргa секундына кадәр төгәллек белән килә. Берсендә урамга чыксам, Азигым күренми. Бик каты үпкәләдем мин моңа. Үпкәләвем шулкадәр тирән иде ки, торакка кайтып җиткәч тә бүлмәгә кермим, төнге урамда йөренеп торам. Азигымнан үч алам. Уңышлы спектакльдән соң башка артистлар шаулаша-шаулаша төнге чәй эчә. Театрның мәхәббәт гүзәле, прима актриса, җырчы Сара Садыйкова, үксеп җылый-җылый, караңгы урамда ялгызы йөри дә йөри. Шулчак Газиз Айдарский ашыга-ашыга театр ягыннан кайтып килә.

«Хатынны өч нәрсә картайта»

Сәгыйть Кашшап атлы бер адәмне күргәч, Сәйдәш:

— Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы? — дип сораган.

— Авырмыйм ла, — дигән Сәгыйть. — Хатын әрли. Иртә гауга, кич гауга. Саласың, ди.

Сара Садыйкованың композитор булып китүенә этәргеч ясаган вакыйга

Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» спектаклендә  Фәридә ролен миңа бирделәр. Мин бер урында җырларга тиеш идем. Ләкин Сәйдәш көй язмый да язмый. Өлгерә алмыймы, әллә гел оныта килә, билгесез.

— Салих абый, — дим, — языгыз әле миңа бер матур җыр шушы төшкә, — дим.

— Әй, бәгырь Саракай, һич кенә дә яза алмыйм, вакыт юк, син тот та үзең язып кара әле шул көйне, — диде Сәйдәш.

Хәсән Туфанның соңгы сүзләре

Ә хәзергә елыйм оялмыйча:

Ил күңеленнән мирас җырлар бар!

Рәдиф Гаташ

Гомерем буена мин шагыйрьләрдән көнләшеп тә, алар өчен сөенеп тә яшәдем: аларның Туфан кебек остазлары бар. Туфан, Сибгат Хаким кебек остазлары булган шагыйрьләр бәхетсез буламыни?

Шигьри дәвамы булып дөньяда калган шәкертләре яшәгән остаз, үзе вафат булса да, үлемсез ул. Аның рухы буыннарда дәвам итәр.

Үкенеч

Такташ үзенә яңа костюм алып кайтып килә икән. Моның каршына ярлы тормышлы бер шагыйрь очрый. Такташ хәл-әхвәл сораштыра башлый. Әлеге шагыйрь кеше зарланырга тотына:

— Бәйрәмдә кияремә чалбарым да юк, — ди.

Бер булмагач, булмасын!

Илдар Мәҗит, Нәкый Исәнбәт һәм тагын берничә сәнгатькәр авыллардан кайтып килә икән. Юклык заманасы, ди. Һәркем гаиләсенә нинди дә булса ризык алып кайта. Исәнбәт күп итеп йомырка алган. Юлда кайтканда автобус каты сикертеп, Исәнбәт алган йомыркаларның бер өлеше ватыла.

— Һи-и, Нәкый абый, боларны алып кайтып җиткерә алмассың, алда әле сикәлтәләр байтак! — дип, Илдар Мәҗит ватык йомыркалар белән рәттән дистәләгән таза йомыркаларны да берьюлы эчеп бетерә.

Кулга алынган Баян

1946 еллар тирәсендә Татар академия театрының әдәби бүлек мөдире булып Баян Гыйззәт эшли башлый. Бер тапкыр татар артистлары НКВД хезмәткәрләре өчен театр бинасында концерт куярга тиеш булалар. Баяннары булмау сәбәпле, аны милиция хезмәткәрләре клубыннан алып торалар. Икенче көнне ике милиционер, театрга килеп, баянны алып китә. Салих Сәйдәш моны күреп тора да хәйләле генә елмаеп куя. Менә берзаманны театр кешеләре арасында сүз тарала: Баянны кулга алганнар икән. Имеш, аның хаталары чыккан икән дә, ике милиционер бүген килеп алып киткән икән…