Мөхәммәт Гали. Базарчылар

Без базарга барып җиткәндә, сызылып таң аткан иде… Элек вакытта күмәч белән сату иткән күпер төбендәге Ивановнаның капка төбенә мин атны китереп туктатуга, юл буена чикмәнгә төренеп йоклап килгән Зәйнагеттин дә уянып китте.