Тел язмышы – милләт язмышы

2

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең еллар буена гореф-гадәтләр хә­зи­нәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була.