Татар балалар әдәбияты 

Галимнәр фикеренчә, балалар әдәбиятының башы булып балалар авыз иҗаты тора. Әлеге халык гәүһәрләре – туган көненнән алып, зур тормышка аяк басканчы сабый баланың аерылмас юлдашлары ул. Тәүге тапкыр туган телен, көен, моңын да ул бишек җырларыннан ишетә, соңрак аларның эчтәлеген аңлый башлый.