Данил Салихов: Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте

Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте. Халкыбыз җырга, моңга бай. Театрлар безнең борынгы үткәнебезне дә, уңышларыбызны да, әдәбиятыбызны, музыка белән бергә төреп, халыкны үз залларына җыеп, телебезне саклады һәм бүген дә саклый.

Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк

Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген «Татарның үсеш стратегиясе» темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.
«Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк», — ди ул.
Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. «Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш», — дигән фикердә язучы.

«Татар-информ»

Муниципаль һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре Uber таксиларында йөриячәк

Казанда урнашкан IT- паркта 140 тан артык компания резидентлары эшли. Якын арада биредә тагын Uber компаниясе дә барлыкка килү ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Uber — ул, беренче чиратта, кулланучыларның үзара эшчәнлеген, каядыр барырга теләгән һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булучыларны бәйли торган нигез. Әле күптән түгел генә юлдаш алу мөмкинлеге бирә торган хезмәт эшли башлады, бу исә, үз чиратында, шейпинг хезмәте дигән сүз”, — диде Роман Шәйхетдинов.

Икенче проект исә Иннополис шәһәрендә компанияләрне теркәү белән бәйле. Бу очракта икътисад кына түгел, ә цифры технологияләр үсеше хакында да сүз бара, дип аңлатты министр. “Ул татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру гына түгел, ә республиканың икътисадына да зур йогынты ясый торган адым”, — дигән фикердә Р.Шәйхетдинов.

Өченче проект дәүләт һәм муниципаль орган вәкилләренә Uber компаниясе тарафыннан хезмәт күрсәтүгә бәйле. Бу, беренче чиратта, билгеле бер хезмәткәрләрнең, шәхси машиналарын алмаштыру максатыннан, йөртү буенча хезмәт күрсәтү.

“Әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтү буенча зур потенциал бар”, — дип саный Роман Шәйхетдинов.

Uberның Европада, Якын Көнчыгышта һәм Африкада сәясәт һәм коммуникацияләр мәсьәләләре буенча директоры Кристафор Бурхардт та әлеге проектка зур өметләр баглавын белдерде.

Uberның Россиядәге генераль директоры Дмитрий Измайлов билгеләп үткәнчә, әлеге компания машиналары илнең 16 шәһәрендә эшли. Алар көненә якынча 5 млн чамасы чакыру ала. Казанда исә Uber 2015 елның сентябреннән эшли башлаган. Хәзер анда 1 мең чамасы машина йөртүче хезмәт куя, компаниянең дистәләгән мең клиентлары бар.

“Татар-информ”

Армиягә без сугышу өчен җибәрмибез — хәрби комиссар Алмаз Борһанов

Ватанпәрвәрлек хисе гаиләдән килергә тиеш. ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комисары Алмаз Борһанов шундый фикердә.

«Бала әти-әни белән горурланып үсәргә тиеш. Хәзер тәрбия мәктәпкә, хәрбиләргә кайтып кала. Армиягә без сугышу өчен җибәрмибез. Егетнең сәламәтлеге яхшы акылы камил икән, без аны хәрби һөнәр алу өчен җибәрәбез. Бер елдан соң 50 яшенә кадәр запаста тора. Алла сакласын, сугыш була калса, ул шул һөнәре буенча частькә юнәлдереләчәк», — дип аңлатма бирде Алмаз Борһанов бүген «Татарстан- яңа гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруында.

Хәзер армиядә кыйнаулар юк. Күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Идел Кыямов шулай дип белдерде.

«Хәзер дәүләт «кайнар нокталарга» көчләп җибәрми. Контракт системасы бар. Армиядәдә дә хәзер мылтык тотып Ватанныңны сакларга гына өйрәтәләр. Ватанпәрвәрлек исә гаиләдән, авылдан килә», — дигән фикердә ул.

«Татар-информ»

Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак

Балтач районы Борбаш авылында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен пансионат ачылачак. Ул 40 кешегә исәпләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Ислам” хәйрия фондының идарә рәисе Илһам Исмәгыйлев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, пансионат булдыру өчен район хакимияте иске мәктәп бинасын хәйрия фондына тапшырган. Хәзер анда төзекләндерү эшләре алып барыла һәм матди ярдәм итүчеләр булган очракта, бинаны сентябрь аена кадәр файдалануга тапшырырыга ниятлиләр.

“Бу авылны сайлавыбыз юкка гына түгел, чөнки Борбашта яшәүчеләр тәртипле, тәрбияле. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шул авылдан. Авылда үскән балалар эшкә дә өйрәнеп үсә, авылны саклауда да аларның өлеше зур. Биредә татар телендә яхшы сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Рухи тәрбия ягы да мөһим”, — диде әңгәмәдәшебез.

Пансионатта тәрбияләнү өчен күп балалы гаиләдән булу гына аз. Баланың сәләтле булуына да игътибар ителә. Проектны гамәлгә ашыру да әлеге балалрга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү. Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, инде анда тәрбияләнергә теләүчеләр дә бар. Аларны август аенда сайлап алу планлаштырыла.

Пансионат каршында гына яңа мәктәп урнашкан. Балалар шунда белем алачак. Әгәр репититорларга ихтыяҗ булса, аларны да чакртачакбыз, ди Илһам Исмәгыйлев.

Проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтсә, алга таба Татарстанның башка районнарында һәм кызлар өчен дә пансионатлар ачылу күздә тотыла.

“Татар-информ”

«Россия 1» телеканалы Минтимер Шәймиев хакында документаль фильм күрсәтте

«Россия 1» телеканалы «Шаймиев. В поисках Тартарии» документаль фильмын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Ул Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлана. Төп герой – Минтимер Шәймиев тарихта һәм киләчәктә татарларның һәм русларның уртак юлы хакында фикер йөртә.

Кинотасма «Көн артыннан илче килер. Көмеш боргы сузып киләдер. Ай артыннан илче киләдер. Алтын боргы сузып киләдер…» дигән шигырь юллары белән башлана.

Фильм авторы журналист Сергей Брилев «Тартария» атамасының кайдан килеп чыгуын ачыкларга тырыша.

Моның өчен ул беренче булып, Идел буенда урнашкан борынгы Болгар шәһәре күренешләрен тасвирлый. Сергей Брилев бу җирләрне «җәүһәргә» тиңли һәм 922 елда биредә Идел буенда гомер итүче бүгенге татарларның ислам динен кабул итүен билгеләп үтә.

Шуннан соң эзләнүләр аны Казаннан ерак түгел Зөя утрау-шәһәрчегенә алып килә. Анда Сергей Брилев Углич урманнары агачларыннан кисеп ясалган борынгы чиркәү белән таныша. «Безнең сүзебез 500 еллык агачлар һәм меңьеллык ташлар хакында түгел, ә Татарстан Президенты вазифасыннан китеп, инде 80 яшенә җитүче, әлеге тарихи объектларны торгызу эшенә алынучы шәхес турында. Ул, үзе татар кешесе була торып, төбәктәге татарларның һәм русларның да рухи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу эшенә алынган», – дип гаҗәпләнә журналист соңгы елларда Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды тарафыннан Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрендә үткәрелүче төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күреп.

«Без бу планда матур эшлибез. Бу мактану түгел, бу – кагыйдә», – ди Минтимер Шәймиев Сергей Брилевка җавап итеп.

«Мин тумышым белән Мәскәүнеке. Татарстанга беренче генә килүем түгел һәм республика хакында никадәр күбрәк белгән саен, мин шундый фикергә киләм: руслар һәм татарларның инде күптәннән язмышлары уртак. Аларны бер үк монголлар басып алган, якынча бер үк вакытта бераллалыкка килгәннәр», – ди Сергей Брилев татарлар һәм русларның тарихындагы уртак якларны санап.

Фильм авторы Тартарияне эзләп, Венециягә кадәр бара. Биредәге архивларда Тартария хакында мәгълүматлар саклана. Баксаң, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «Тартария» – Җир чите дигәнне аңлата. Европаның көнчыгышында яшәүчеләр өчен исә киресенчә, ул – Җир башлана торган урын, дип искәртә фильм авторы.

«Монголлар басып алганчыга кадәр, Болгар – Борынгы дөньяның юллар чаты булган. Бүгенге Болгар музееның горурлыгы – искиткеч зур Коръән. Аның авырлы 8 центнер һәм аны бары 4 кеше бергәләп кенә ача ала. Аны Ватиканда бастырганнар. Бу Шәймиевчә», – дип бәя бирә Сергей Брилев.

Фильмда бүгенге көн белән тарих үрелеп бара. Мисал өчен, борынгы Русь һәм Болгарның союздаш дәүләтләр булуы хакында әйтелә. Моны Минтимер Шәймиев та раслый.
Сергей Брилев ерак тарихта Болгар җирләренең басып алынуы, шул ук вакытта монголларның ни сәбәпледер Болгарны кире торгызулары, татар-монгол гыйбарәсе килеп чыгуы хакында да мәгълүматлар бирә.

Журналист Санкт-Петербургта, Шотландиядә дә Тартария эзләрен таба.

Фильмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Минтимер Шәймиев турында фикерләре белән уртаклаша. «Минтимер Шәрип улы сезнең өчен кем ул?» – дигән сорауга: «Моны берничә сүз белән генә әйтеп булмый. Ул, беренче чиратта, өлкән иптәш, остаз, укытучы, безнең командир», – дип җавап кайтара Президент. «Яңа Россиядә республиканы, аңардагы мирасны саклап калганы өчен без аңа бик рәхмәтле. Хәзер без илдә иң уңышлы субъектларның берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов әлеге документаль фильмда.

«Татар-информ»

Минтимер Шәймиевның позициясе иң дөрес икәнен тормыш үзе раслады — Индус Таһиров

Татарстан һәм Минтимер Шәймиев Россияне таркалудан саклап калды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Россия һәм якын чит илләр тарихы кафедрасы профессоры Индус Таһиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Минтимер белән минем танышу КПСС таркалып, аның җитәкче роле югалган вакытта булды. Шул чорда партиянең республика комитеты соңгы тапкыр төзелде. Минтимер Шәрип улы да, мин дә бюро әгъзалары идек”,- дип искә алды Индус Таһиров Татарстанның беренче Президенты белән танышу мизгелләрен.

Бераз соңрак алар бергә Татарстан суверенитетын булдыру буенча эш алып бара башлый.

“Кайбер каршылыкларны бергәләп җиңәргә туры килде. Безгә каршы кешеләр, суверенлыкны Россия составында гына игълан итәргә кирәк дип, шуны булдырырга тырышты. Без исә, тулы суверенитет игълан итеп, бөтен хокукларыбызны күрсәтеп, шуннан соң гына Россия белән мөнәсәбәтләребезне аныкларга кирәклеген билгеләдек. Без үзебезне Россия составында күрсәтмәүне беренче урынга куйдык”, — диде Индус Таһиров хәтер яңартып. Моны ул Татарстанны Россия белән тигез хокуклы итеп, союздаш республикага әйләндерергә адым булуын да билгеләп үтте. Әмма алар демократлар белән крашылыкка очрый.

“Безнең декларациянең беренче вариантында татар теле бердәнбер дәүләт теле буларак күрсәтелгән иде. Без компромисс табып, демократларга ике теллелеккә риза булуыбызны күрсәттек. Алар исә суверенлыгыбызны бер нинди дәүләт составында булмауны кабул итте. Шул рәвешле килешү барлыкка килде, моны Минтимер Шәрип улы булдырды. 30 август көнне әлеге уникаль суверенлык декларациябез кабул ителде. Шунда мин Минтимер Шәймиевның һәр адымын үлчәп, һәрбер эшен ныклап уйлап эшли торган кеше икәнлеген күрдем”, — диде Индус Таһиров.

Декларация кабул итү бер нәрсә, ә Россияне моңа күндерү — икенче, ди академик. Әлеге процесс 1 ел дәвам итә. Аннан Россия һәм Татарстан ягыннан ике делегация төзелеп, сөйләшүләр алып барыла. Нәтиҗәдә, Россия Татарстанның суверен дәүләт булуына күнә, протокол кабул ителә.

“1991 елның 19 август көннендә сәгать 16.00 дә очрашып, ике Президент — Борис Ельцин һәм Минтимер Шәймиев протоколга имзаларын куярга тиеш иде. Минтимер Шәрип улы сөйләшенгән вакытка Кремльгә килә, әмма анда Ельцин булмый. Чөнки бу вакытта ГКЧП башлана. Россиядә Минтимер Шәймиевны да фетнәдә катнашуда гаепләп чыктылар. Татарстан рескомының беренче секретаре Рево Идиәтуллинга һәм Шәймиевка карата җинаять эше ачылды”, — дип искә алды И.Таһиров.

“Ул республикада иминлекне, гражданлык мөнәсәбәтләрен, дуслыкны, милләтара мөнәсәбәтләрне, дин арасындагы мөнәсәбәтләрне, гомумән, республикада тынычлыкны саклап калуны беренче урынга куйды. Монда аз гына хата җибәрсә дә, бик кыен хәлләр була иде. Чөнки ул көннәрдә Идел буе федераль округы командующие Альберт Макашов, Татарстанда берәр нинди хәл була калса, гаскәр кертү планын әзерләгән булган”, — диде Индус Таһиров.

Гаскәр кергән булса, Татарстандагы хәлләр башка төбәкләргә дә таралып, гражданнар чуалышы барлыкка килер иде, дип фаразлый академик.

“Минтимер Шәрип улының зирәклеге аркасында ул хәлләр булмый калды. Соңыннан моны аңладылар, әлбәттә. Шәймиевның позициясе иң дөрес икәнен тормыш үзе раслады. Татарстанны суверен республика гына түгел, яшәү рәвеше башкалар өчен үрнәк булырдай республика итүе өчен хөрмәт итәләр аны. Без беренче булып, Россия белән ике яклы килешү төзедек. Аннан башка төбәкләр безгә иярде. Шул рәвешле Татарстан Россияне федератив рельсларга бастыра алды. Ул чорда Татарстан һәм Шәймиев Россияне таркалудан коткарып калды”, — дигән фикердә И. Таһиров.

“Татар-информ”

Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге” хезмәте киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Адлер Тимергалинның (1931-2013) “Миллият сүзлеге” басмасы тәкъдим ителде. 2016 ел азагында Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылган сүзлек өч томлы булачак. Әлегә аның беренче томы бастырылган һәм анда “А” хәрефенә башланган сүзләрдән алып, “И” хәрефенә башланган сүзләргә кадәр мәгълүмат урнаштырылган.

Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин бу басманың чыгуын татар милләте, теле, тарихы өчен зур вакыйга дип атады. Ул шулай ук сүзлекнең 3 мең данә тираж белән чыгуын һәм аны китап нәшрияте кибетләрендә 1,2 мең сумга сатып алырга мөмкин булуын да хәбәр итте. Киләчәктә исә “Миллият сүзлеге” Татарстан китап нәшриятының электрон кибетендә урнаштырылачак.

Илдар Сәгъдәтшин билгеләп үткәнчә, яңа басылган сүзлекнең 1,7 мең данәсе Татарстан китапханәләренә таратылачак. Сүзлекнең икенче томын — быел, өченче томын исә 2018 елда бастыру күздә тотыла.

“Миллият сүзлеге” тышлыкларын Татарстанның атказанган рәссамы, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина бизәгән.

“Әти бу китапка мәгълүматны гомер буе туплады, җыйды. Аерым сүзләр, аерым гыйбарәләрне туплаганнан соң, системага кертү мәсьәләсе килеп басты. Моның өчен ул махсус компьютерда эшләргә өйрәнде. Астрономия, физика һ.б. фәнни-техник терминнарны язу да аның башына шул вакытта килә. Аларны татарча язу бер дә җиңел булмагандыр. Сүзлекнең өч томы да басылса, ул бездән соң килгән буынга да мирас булачак”, — диде Алсу Тимергалина.

Тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин сүзлекнең исеменә тукталып: “Миллият сүзе соңгы елларда шактый онытылган исем. Миллият ул — безнең милләтнең рухы, безнең милләтнең мохите. Бу китаплар берничә институтның хезмәтенә торырлык”, — диде һәм сүзлекне редакцияләгәндә автор стиленең саклануын билгеләп үтте.

Язучы, публицист, бик күп дәүләт бүләкләре лауреаты Газинур Морат: “Әгәр бу сүзлекнең өч томын да адәм баласы укып чыккан икән, техник белемлеме, көтүчеме, кибетчеме, галимме, физикмы, химикмы — ул төрки-татар тарихы белән шактый таныш булачак. Әлеге фундаменталь хезмәтләр Адлер аганы Риза Фәхретдин, Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт, Һади Атласи дәрәҗәсенә күтәрәчәк”, — дип бәяләде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Миллият сүзлегенең” өстәл китабы булачагын фаразлады. “Моны укып кына чыксаң да, татарлыгыңның ничә процент икәнен беләсең”, — ди берлек җитәкчесе.

“Татар-информ”

Раштуага ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк — Павел атакай

Бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Раштуаны билгеләп үтә. Шул уңайдан, Россиянең күпчелек чиркәүләренә христианнар гыйбадәт кылырга җыела. Шул исәптән, Татарстан башкаласында да төнге гыйбадәт кылулар уза. Гадәттә алар төнге 3 ләр тулганнан соң тәмамлана.

Казандагы Изге Ананың Тихвин чиркәвендә, мисал өчен, керәшеннәр җыелды. Полиция хезмәткәрләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, службага 50 дән артык кеше килгән.

Гыйбадәт кылу төп-төгәл сәгать 00.00 дә башланса да, бирегә халык инде сәгать 22.10 тирәсендә килә башлады. Аларның һәркайсы иконалар каршына шәмнәр кабызып куйды, чукынып, теләкләр теләде. Төнге 12 тулганнан соң исә Павел атакай службаны башлап җибәрде. Әмма чиркәүгә аннан соң да кеше килә торды, шәмнәр кабызып, теләкләр теләде, алтарь каршында бара торган гыйбадәт кылуга кушылды.

Павел атакай сүзләренчә, чиркәүдә барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап уздырыла. Гадәттә бирегә Казанда яшәүче 50-100 тирәсе керәшен җыела. «Хәзер халык күбрәк дөньялыктагы тормыш өчен сагышлана. Эш, торак мәсьәләләре халыкны еш борчый, чиркәүгә дә шундый мөрәҗәгатьләр, теләкләр белән киләләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чиркәү әһеле билгеләп үткәнчә, Раштуадагы служба, башка дини бәйрәмнәрдән аерыла. «Раштуаның службасы төнлә уза, андый төннәр бик аз. Моңа ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк. Бездә 4 кенә олы ураза бар. Раштуада службаның төнлә үткәрелүе — Ходайның шул вакытта тууына бәйле», — дип аңлатма бирде Павел атакай.

Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта дигән ышану бар.

Раштуа алдыннан христианнар 6 атна дәвамында итле, сөтле, йомыркалы ризыклардан тыелып тора. Раштуа көне тугач исә өйдә итле ризыклар әзерләнә. Халык бер-берсенә кунакка йөри.

Службага килгән Мария ханым сүзләренчә, ул бу чиркәүгә инде күптәннән йөри. «Раштуа — безне коткаручыбыз Иисус Христос туган көн. Аны без бик зурлап каршы алабыз. Ходайдан балаларыбыз, үзебез исән-сау йөрүне, иминлек сорыйбыз», — диде ул.

Әлеге дини бәйрәм чисталык, сафлык, яктылык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Риваятьләр буенча, Гайсәнең тууы «дөньяны якты акыл белән яктырткан», ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз калыккан. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.

«Татар-информ»

Экстремизмның авылларга “күчүе” белгечләр булмауга бәйле — Әлбир Крганов

Экстремизм мәсьәләсе хәзер шәһәрләрдән китеп, авылларга “күчә” башлады. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов шундый фикердә.

“Экстремизм мәсьәләсе зур шәһәрләрдән авылларга “күчү” белән тагын да катлаулана. Татар авылларын гына карагыз. Без бу хакта бик сөйләргә яратмыйбыз, әмма аларда нәрсә майтарыла. Проблема исә муниципаль дәрәҗәдә белгечләрнең бөтенләй булмавына бәйле”,- диде Әлбир Крганов.

Нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең “начар” икәнен аңлатып бирердәй белгечләр юк бездә, ди мөфти. Ул үзенең күптән түгел генә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган чарада катнашуын, анда хокук саклау органы вәкиленең потенциаль экстремистны ничек сурәләвен мисал итеп китерде. “Аның сүзләренчә, яшь кыз озын итәк кисә, Яңа елда шампан шәрабе эчүдән баш тартса —димәк, ул экстремист. Мин моның белән килешмәдем һәм бу билгеләрнең ислам классикасы икәнен аңлаттым. Бу безгә белгечләр җитмәүне күрсәтә. Алар федераль дәрәҗәдә бар, әмма төбәкләрдә аларны әзерләргә кирәк”, — диде Әлбир Крганов.
“Татар-информ”