Кати Парппей: Куликово сугышы — христиан дине белән исламның ярышуын сынландыра

Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференция залында Көнчыгыш Финляндия университеты (University of Eastern Finland, UEF) профессоры Кати Парппей Куликово сугышы хакында лекция укыды. Лекция кысаларында, профессор “Революциягә кадәр Россия дошманнарының образлары һәм атрибутикалары” фәнни-тикшеренү проекты һәм “Куликово сугышы хакында яңадан уйлау” (The Battle of Kulikovo Refought) дип исемләнгән монографиясе белән таныштырды.

«Мин Куликово сугышы белән бәйле фикерләрнең нигезле булу-булмавын өйрәндем. Бу тарихи вакыйгаларга багышланган текстлар дин рухы белән сугарылган һәм динсезлек белән көрәшүне дә сынландырган.

Алга таба, ягъни XVII гасыр текстларында басым диннән сәясәткә күчә. Биредә Россиянең милли үсеше чагыла. Мисал өчен, тарихчы Василий Ключевский Куликово сугышын Европаның Азияне беренче җиңүе дип атый. Куликово сугышы христиан һәм ислам дине арасында ярышны символлаштырган, саклагыч калкан булып, югарыга күтәрелгән.

Гомумән алганда, Куликово сугышы бик үзгәрүчән. Мисал өчен, Наполеон белән сугышлар барышында да Куликово сугышы белән параллельләр үткәрелгән. Дмитрий Донскойны Александр I белән чагыштырганнар.
Куликово сугышы һәм андагы образлар совет чорында да популяр була. Дмитрий Донской образы хәрби пропаганда вакытында файдалануы мәгълүм», — диде тарихчы лекция барышында.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/30/141595/

Милләт өчен курыкмыйча эшләргә кирәк — Миләүшә Айтуганова

Журналистика факультетының татар төркемнәрендә укучылар, рус төркемнәре студентларына караганда, күпкә тырыш. Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор Миләүшә Айтуганова шундый фикердә.

“Рус төркемнәрендәге студентларда инициатива, креативлык дигән әйберләр күбрәк. Татар төркемнәрендә алай ук түгел, әмма алар тырыш һәм тәртипле. Ләкин журналистикада тырышлык белән генә булмый, безгә үткен сүзле, үткен каләмле кешеләр кирәк. Татар журналистикасында Данил Сәфәров, Рәмис Латыйпов кебек шундый журналистлар бар. Алар үз фикерен әйтә ала һәм курыкмыйча шул фикерләре белән яши. Укыганда ук үткенлекне күрсәтергә, милләт өчен курыкмыйча эшләргә кирәк”, — диде М. Айтуганова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

“Милли журналистикага яшьләрне тарту, миңа калса, сәясәткә кагылышлы мәсьәлә. Милли проблемалар беренче урында булып, җәмгыятьтә милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булса, милли кадрларга нәрсә турында язарга, нинди проблемаларны күтәрергә кирәклеген күрсәтүчеләр булса, яшьләр дә милли журналистикага тартылыр иде”, — дип саный ул.

“Яшь журналистлар өчен студент вакыттан ук практика мөһим. Икенчедән, студентлар өчен остазлар мәктәбе булдыру кирәк. Мисал өчен, данлыклы журналист үзенә курс җыя һәм журналистика нигезләренә өйрәтә. Шул вакытта бу юнәлештә алга китеш булыр иде”, — дигән фикердә Миләүшә Айтуганова.

Журналистлар арасында грамоталылыкны арттыру өчен, татар телен мәктәптән үк яхшылап укытырга кирәк, ди ул.

“Бу гаиләгә дә бәйле. Бала белән балачактан ук балалар бакчасында, мәктәптә матур әдәби телдә сөйләшү мөһим. Бер көндә генә матур сөйләмгә өйрәтеп булмый”.

Мәгълүм булганча, 19 май — Татарстан Матбугаты көне. Шуңа бәйле рәвештә, милли журналистикада зур тәҗрибәсе булган шәхесләр татар матбугатын саклау һәм үстерү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкинлеге хакында фикерләрен «Татар-информ» агентлыгы укучыларына да җиткерә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/16/140692/

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләре мәгълүм — исемлек

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

I урынга лаек булучылар исемлеген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы укучыларына тәкъдим итәбез. Алар:

Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Насыйрова Мәдинә,

Арча шәһәре 5 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Сәфәрова Гөлия,

Баулы муниципаль районы Яңа Чүте төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Гөлзирә,

Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алышева Диана,

Минзәлә шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Гүзәл,

Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ,

Югары Ослан муниципаль районы Иннополис лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Чернухина Ольга,

Казан шәһәре Совет районы 90 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Габделхакова Сиринә,

Актаныш муниципаль районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габдуллина Энҗе,

Азнакай муниципаль районы Җиңү бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Арутюнян Марине,

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Сәләхова Айсинә,

Казан шәһәре Совет районы 121 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы Сафин Гадел,

Марий Эл Республикасы Бәрәңге районы Куянавыл урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хисмәтуллина Илзия,

Башкортостан Республикасы Бүздәк муниципаль районының Әмир төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ергизова Илина,

Башкортостан Республикасы Краснокама муниципаль районы Куян авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мирзаhитова Индира,

Пермь крае Барда районы Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Назарова Люция,

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының 5 нче курс студенты Корбанова Алия,

Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Гүзәлова Альбина,

Бельгия ICHEC BRUSSELS MANAGEMENT SCHOOL студенты Насыйбуллина Камилә.

Гран-прины исә Япониядән Накамура Мидзуки һәм Саба кызы Ризәлә Йосыпова яулады.

“Татар-информ”

Татар теле һәм әдәбияты V халыкара олимпиада җиңүчесе: Япон булсам да, йөрәгем — татар

 “Баскет-холл” спорт сараенда Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Олимпиаданың Гран-при ияләре булып Саба районы Эзмә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова һәм Япониядән Накамура Мидзуки танылды.

“Үзем япон булсам да, йөрәгем – татар. Чөнки әбием татар. Татар теле – матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз. Бергәләп күбрәк өйрәник”, – диде Накамура Мидзуки һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Ризәлә Йосыпова исә: “Мондый уңышларга ирешүемә мин бик шат. Моңа ярдәм иткән остазларыма һәм әти-әниемә бик зур рәхмәт. Туган телебездә белем алырга мөмкинлек булган, шундый дәрәҗәле чараларны оештырганнары өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт”, – диде.

“Татар-информ”

Бүген татарыбызга татар телен ничек өйрәтергә дип баш каткан — министр урынбасары

Казанда Татар теле һәм әдәбтяты буенча V халыкара олимпиада уза. Анда 500 ләп кеше катнаша. Җиңүчеләрне 21 апрель көнне тәбрикләячәкләр.

Катнашучыларга килгәндә, алар Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән тупланган.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, чит илдән һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарларның белем дәрәҗәсен бер төрле, ә республикада үскән һәм татар мохитендә яшәгән катнашучыларның белемен икенче төрле бәяләячәкләр.

“Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән килгән катнашучыларга таләпләр башкачарак. Татарстанда, татар мохитендә үскән балалар белән аларны бер бизмәнгә салып үлчәп булмый. Чит илдән яки Татарстаннан читтә булган төбәкләрдән килгәннәр арасында катнашучы үз категориясендә белеме яхшы булуын күрсәтә икән, без аны һичшиксез бүләкләргә тырышачакбыз. Бу үзе бер каһарманлык. Без бүген татарыбызга татар телен ничек өйрәтергә дип баш каткан. Чит тел вәкиле туган телебездә шундый мөнәсәбәттә икән, без аны югары бәяләргә һәм бүләкләргә тырышачакбыз”, — диде Илдар Мөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

“Татар-информ”

Энгель Фәттахов укытучыларның квалификация күтәрү курсларыннан канәгатьсезлеген белдерде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан (Идел буе) федераль университетында укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларыннан канәгать булмавын белерде. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында җиткерде. Күчмә утырыш Арча педагогика көллиятендә үткәрелде.

«Казан (Идел буе) федераль университетында студентларны педагогик юнәлештә бары 3 нче курста гына укыта башлыйлар. Яшь укытучы уку процессы вакытында үзен бары 3-4 атна гына сынап карый ала, дигән сүз. Бу укучыда мәктәптән һәм сыйныфтан курку хисе тудыра һәм аларда сайлаган һөнәрләре буенча эшләү теләген бетерә. Хәзер Казан (Идел буе) федераль университетында педагогларны 5 еллык белгечлек буенча укыту системасын кире кайтару буенча сөйләшүләр бара. Әмма әле бу хәл ителмәгән», – диде Энгель Фәттахов.

Узган ел Казан (Идел буе) федераль университетында педагогика юнәлеше буенча магистратурага 154 кеше кабул ителгән. Бу исә Татарстан ихтыяҗларын канәгатьләндерми, дип белдерде тармак җитәкчесе. Быел исә университетта 7330 белгеч квалификациясен күтәрәчәк.

«Квалификация күтәрү өчен бирелгән 100 млн. сум акчаның барысын да Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетына бирергә кирәк, дигән иде. Әгәр дә бу безне канәгатьләндерсә, без акчаларны 100 процент аларга гына бирер идек. Әмма КФУда педагогларның квалификациясен күтәрү ысуллары безне канәгатьләндерми. Казанның Ротор урамындагы элеккеге тулай торакта квалификация күтәрәләр. Фактик рәвештә, укытучылар Казан федераль университетының лабоаторияләрен дә, базасын да күрми. Укытучыларның 25 проценты гына Казан (Идел буе) федераль университетын сайлый. Сез башта үзегездә барысын да хәл итеп бетерегез, аннан соң акча да бирербез», – диде Энгель Фәттахов.

Ул Казан (Идел буе) федераль университетының базасы бай һәм профильле укытучыларның күп булуын билгеләп үтте, әмма укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен югары уку йорты үзенең бөтен мөмкинлекләрен дә файдаланмавын әйтте. Мисалга министр география укытучыларының квалификация күтәрү курсларында 11 көннең бары 3 көнен генә КФУда уздыруын ассызыклады.

«Бу хәзерге таләпләргә туры килми. Без Казан (Идел буе) федераль университетының бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш, әмма бу башка төрле формада булуы шарт», – диде Энгель Фәттахов КФУ җитәкчелегенә шелтә белдереп.

«Татар-информ»

Разил Вәлиев: “Кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер!»

Казанда яңа татар зираты барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр комитетының күчмә утырышында мәгълүм булды.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев: “Мин кичә Яңа Татар бистәсе зиратында булдым. Анда кабер өстендә кабер, йөрерлек түгел. Джунглидагы төсле, бернинди тәртип юк. Ул зиратны киңәйтеп булмыймы? Нинди яңа зиратлар ачарга планлаштырыла?”- дигән сорауны Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга юллады.

“Әлегә кайда, нинди зират ачылачагын төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки моның өчен җир мәйданнары эзләү бара. Буш җирләр табу кыен, хәзер Казанга якын территорияләрдәге җирләр карала”, — диде Гыйниятуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, депутат Ринат Закиров Яңа Татар бистәсе зиратын киңәйтү өчен җирләрне читтән эзләргә кирәкмәгәнлеген, аның янында буш урыннар булуын ассызыклады. “Әлеге зират янында гына бистә бар, кешеләр шунда йортлар сала. Бистәне күчереп, зиратны шулай киңәйтергә кирәк. Мондый мемориаль зираттан китәргә ярамый, анда танылган кешеләр җирләнгән. Бу зират кешечә эшләсен өчен, шәһәр хакимияте аны карарга тиеш”, — диде ул.

“Татар-информ”

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның әсәрләре Ирландия күргәзмәсендә тәкъдим ителде

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре, танылган фотограф Солтан Исхаковның иҗади эшләре Ирландиядә ачылган күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бу хакта агентлык хәбәрчесенә фотокүргәзмәне оештыручы Эдвард Хәкимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, фотокүргәзмә Россиядә булган революциянең 100 еллыгына багышланган. Шуңа да күргәзмәнең тулы өлешендә 100 фотосурәт урын алган. Ирландия халкына исә шуларның 60ы тәкъдим ителә.

“Бу проектны без җиде фотограф бергә эшләдек. Анда гасыр дәвамында булган вакыйгалар, безнең бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, мәдәни байлыкларыбыз урын алган. Бер сүз белән әйткәндә, аларда Советлар союзында, хәзер инде Россиядә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан”, — диде Эдвард Хәкимов.

Солтан Исхаков сүзләренчә, күргәзмәдә аның 2 эше урын алган. Нәкъ менә шул фотосурәтләр Ирландия журналистларының игътибарын җәлеп иткән дә инде. “Алар 1978-1982 еллар тирәсендә төшерелгән иде. Берсе “Яшибез әле…” (“Еще поживем…”), икенчесе “Килеп җиттек…” (“Приехали…”) дип атала. Беренчесе мәҗлестә төшерелгән булса, икенчесе Арчадагы туй мизгелен чагылдыра”, — дип аңлатма бирде ул.

Күргәзмәдә Солтан Исхаковтан тыш, Зөфәр Бәширов, Владимир Зотов, Юрий Филимонов, Валерий Михайлов, Эдвард Хәкимов һәм Рифкать Якупов фотоларын күрергә мөмкин.

“Татар-информ”

Россия халкының күпчелеге демократик рухта яшәми һәм яшәргә уйламый да — Дамир Исхаков

Россия халкының абсолют күпчелеге демократик рухта яшәми һәм андый рухта яшәргә уйламый да. Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков шундый фикердә. Бу хакта ул  “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына багышлаган фикер алышу барышында бәян итте.

Моңа нигезләнеп, сәясәт тә төзелә, дип саный ул. «Бездә халык хәзер күбрәк икътисади яктан исән калырга тырыша, мәдәни яктан түгел», — дигән фикердә Дамир Исхаков.

«Демократия булмаганда, бер мәсьәләне дә чишеп булмый. Татарстаннан читтә эшләр яхшы бара, диләр. Юк, алар начар бара. 1990 еллар башында Төмән өлкәсендә 95 кә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер исә 4-5 кенә калды. Бөтен төбәкләрдә шундый ситуация. Татарстан эчендә сакларга тырыштылар мәктәпләрне, әмма һәрбер район үзәгендә татар мәктәбе юк. Шуннан нәтиҗә ясарга була», — ди тарихчы.

«Татар-информ»

Ркаил Зәйдулла: Милли үзаң — ул, беренче чиратта, тел дигән сүз

Яшьләрдә дә, олыларда да, милли үзаң таркалу сәбәпле, милләткә омтылу 90 еллардагы кебек түгел. Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев шундый фикердә. Бу хакта ул Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына оештырган дискуссия барышында әйтте.

«Милләт өчен дәүләтчелек кирәк, дигән фикерне мин еш ишетәм. Аны Гаяз Исхакый да әйткән. Дәүләт кирәк. Әмма мин бу тезисны беркайчан да кабатламыйм. Чөнки аны балалар да, яшьләр дә ишетә һәм алар дәүләт юк, дип уйлый. Россия бар, БДБ илләренә кергән илләр бар, ә дәүләт юк. Минемчә, реаль караганда, хәзерге Россия Конституциясе, Татарстан Конституциясе, андагы шартнамә, халыкара хокуклар нигезендә булган кадәресе дә безнең дәүләтебезнең тамчысы гына. Россия законнары милләткә карата үтәләме, татар кешесе булган программаларны гамәлгә ашыруда катнашамы, юкмы дигәндә, әлбәттә, үтәлми», — ди Разил Вәлиев.

Язучы Ркаил Зәйдулла исә милләтне саклауның үз ысулларын тәкъдим итте.

«Милли үзаң — ул беренче чиратта, тел дигән сүз. Телсез булмый. Казанда безнең хәтта чын татар мәктәбе юк. Башкортстанда андый мәктәпләр Совет чорында ук бар иде. Анда укучылар хәзер башкортларның элитасын тәшкил итә. Әгәр мондый тәкъдим белән җитәкчелеккә чыксак, бу бер нәтиҗәле эш булыр иде»,- ди ул.

«Бу темага сөйләшүләр күп очракта, милли мәгарифкә кайтып кала, — ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова. — Узган ел республикада милли мәгарифне үстерү стратегиясе кабул ителде. 2030 елга кадәр исәпләнгән бу зур документ кысаларында, аны гамәлгә ашыру өчен эш планы булдырылды. Милли мәгариф өлкәсендә торгынлыктан соң бу алга китеш».

«Татар-информ»