Кантюковка авылы имамы: Мәчет салынгач, бетеп барган авыл яши, үсә башлады

«Мәчет авылыбызга җан өрде», — ди танылган Кантюковка мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Зәйнуллин. Бетә барган, беркайчан Мәдәният йорты, мәчете булмаган Кантюковкада 2008 елда мәчет ачылу — авылның язмышын хәл иткән вакыйга була. Авылга яшьләр кайта башлый, хәзер тулы бер урам — яңа йортлар салынган.

«Суфия» мәчетендә кунаклар кабул итү — гадәти күренеш. Рамил хәзрәт Башкортстанга Россиянең төрле төбәкләреннән күчмә утырышка җыелган «Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызларына мәчетне күрсәтте, вәгазь укыды.

Кантюковка авылы — «Газпром трансгаз Казан» компаниясе җитәкчесе Рәфкать Кантюковның туган җире. Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан әлеге татар авылында халыкның яртысы — Кантюков фамилияле. 2006 елда Рәфкать Кантюков көче белән авылда яңа мәчеткә нигез ташы салына, 2008 елда ул инде ишекләрен ача. Казан архитекторы Айвар Саттаров эскизы буенча төзелгән мәчет бүген Башкортстанда иң матур гыйбадәтханәләрдән санала. Мәчет Рәфкать Кантюковның 2000 елда вафат булган әнисе хөрмәтенә «Суфия» исемен йөртә.

«Мәчетебезнең даны еракларга таралды, Стәрлетамак районыннан, Ишембай, Салават шәһәрләреннән, Уфадан киләләр. Мәчеттә дин нигезләре, гарәп теле буенча курслар эшли. Никах укыталар, балага исем куштыралар. Шушы еллар эчендә 4428 никах укыдык, быел да инде августка кадәр чират тезелгән, — дип сөйли имам-хатыйб Рамил хәзрәт Зәйнуллин.

«Кантюковканың зур шәһәрләргә якын булуы, мәсәлән, Салават, Ишембай, Стәрлетамак белән аралары 7-20 чакрымнан артмавы, һәм шулай ук соңгы елларда тормыш шартлары яхшыруы – юллар салынуы, йортларга газ һәм су кертелүе дә авылны тернәкләндерүгә этәргеч бирде. Мәчет 193 хуҗалыклы авылның рухи үзәге булып тора», — ди имам.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/27/141402/

Данил Салихов: Туфан Миңнуллинның туган йорты халкыбызга рухи көч биреп торырга сәләтле

“Татарстанның Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның йорты киләчәктә республикакүләм мәдәни үзәккә әвереләчәгенә шигем юк”, – ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов.
Бүген, 2 майда, күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935-2012) вафатына 5 ел булды. Быел август аенда аңа 82 яшь тулыр иде. Драматург Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Аның туган нигезен дә онытмыйлар. Мәрәтхуҗада авыл халкы һәм Казаннан Туфан Миңнуллинның гаиләсе, хезмәттәшләре, каләмдәшләре катнашында драматургны искә алып, биредә Коръән ашы уздырылды.
Әйтергә кирәк, узган ел “Таттелеком” оешмасы драматургның йортына ремонт ясаган иде. Быел август аенда Г.Камал театры Мәрәтхуҗага кайтып, драматург истәлегенә спектакль уйнарга планлаштыра. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев аның “Мулла” спектаклен алып кайтырга тели. Туфан Миңнуллинның туган көнендә туган авылында спектакль күрсәтү, драматург исән вакыттан калган традиция. Элек клуб иске һәм кечкенә булу сәбәпле, Камал театры артистлары урамда уйный иде. Туфан Миңнуллин яңа Мәдәният йорты төзетү өчен тырышканы мәгълүм, ләкин ул аның ачылышын күрми калды.
“Туфан Миңнуллин үзенең кече Ватаны – Мәрәтхуҗаны, авылны, табигатьне бик ярата иде. Шәһәрдә яшәсә дә, чын авыл кешесе иде. Туфан абый татар халкының яраткан улы, горурлыгы, ул яшәгән авыл, йорт аның вафатыннан соң да халкыбызга рухи көч биреп торырга сәләтле. Арча районында Кырлайга Габдулла Тукай музей-комплексына, Кушлавычка Тукаевлар музей-йортына халык һаман саен кайта. Хәзер Тукайның әнисе Бибимәмдүдә җирләнгән Балтач районы Сосна Пүчинкәсендә дә шагыйрьнең әнисе истәлегенә елдан-ел игътибар арта. Халкыбызга олы шәхесләр биргән нигезләргә, җирләргә кайту булачак ул”, – дип белдерә Данил Салихов.
Туфан Миңнуллинның йорт салырга яратканын замандашлары яхшы хәтерли. Данил Салихов сөйләгәнчә, Биектау районы Кече Битаман авылында да, аның күршесендә үк Туфан Миңнуллинның йорты бар. “Туфан абый исән вакытта минем Мәрәтхуҗага кунакка кайтканым булды. Ә бервакыт ул миңа кунакка кайткач, бик озаклап таудан авылга сокланып карап утырды да: “Каян таптың син мондый матур җирне? Мин дә монда яшәр идем”, – диде. “Йортым зур, теләгән чакта кил”, – дип чакырсам да, юк, ул алай безнең гаиләгә комачаулыйсы килмәгәнен әйтте. Шулай итеп, без аның белән минем өй янында бүрәнәдән кечкенәрәк кенә йорт салып куйдык. Ул бүген да шунда тора. Моннан биш ел элек вафат булган 2 май көнне дә ул безгә кунакка кайтырга тиеш иде. Май бәйрәмнәренә Кече Битаманга кайтам дигән иде, без аны көттек…”, – дип искә алып сөйли Данил Салихов.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе быел июль ае башында Кече Битаманда Бөтенроссия драматурглар җыенын уздырырга әзерләнүен хәбәр итте. “Бүгенге көндә Кече Битаманда өч драматургның йорты бар – Рафис Корбанныкы (ул шушы авылда туган), аннан соң минеке һәм Туфан Миңнуллинныкы. Драматурглар җыенын минем йортта үткәрергә ниятлим, анда бөтен шартлар тудырылган. Бу минем күптәнге хыялым иде”, – ди Данил Салихов.

Югалган авылларны яңадан торгызып булачак, чөнки халык шәһәрдән туячак – Разил Вәлиев

“Шәһәрләрдән туйгач, тормышлар җайлангач, кайчан да булса кешеләр барыбер яңадан авылларга яшәргә кайтачак. Югалган авыллар яңадан торгызылырга мөмкин, аларның урыннарын тамагалап куярга кирәк ”, — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев югалган авыллар мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл”дә. Галимнәр, төбәкчеләр, язучылар һәм журналистлар катнашында, әлеге мөһим теманы “Безнең мирас” журналы редакциясе күтәрде.

Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон искәрткәнчә, Татарстанда төрле чорларда, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан авылларның тарихын барлау белән беррәттән, бүгенге көндә юкка чыгу янаган авыллар мәсьәләсе дә игътибарны таләп итә. Мәсәлән, статистиканы өйрәнгән галимнәр Татарстанда 300гә якын авылның бетүгә баруын әйтә, ә соңгы 90-100 елда юкка чыккан авыллар саны исә 1300-1400гә җитә.

“Авылларның акрынлап юкка чыга баруы ил күләмендә күзәтелгән кискен мәcьәлә. Без бу проблеманы депутатлар белән комитет утырышында инде ике тапкыр тикшердек. Татарстанда авылларны комплекслы үстерү программасы кабул итәргә кирәклеген аңлаттык. Авылларны саклар өчен мәктәп, клуб, медпункт, кибет кирәк диләр, ләкин әгәр төзек юллар, эш юк икән, халыкны анда мәҗбүри калдырып булмый. Яшьләр авылда төпләнмәсә, балалар тумаса, мәктәпләрнең дә, клубларның да кирәге калмый”, — дип фикерләре белән уртаклашты Разил Вәлиев “түгәрәк өстәл”дә. Ул галимнәрне, милли җәмәгатьчелекне бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә өндәде.

Шәхсән аның үзенә әдип буларак та югалган авыл, юкка чыккан нигез темасы чит-ят түгел. “Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә күпме авыллар су астында калды. Минем ул фаҗигага дучар булган кешеләр белән аралашканым булды. Элеккеге авылдашларның ел саен очрашып, кайчандыр Сабан туе уздырылган урында көймәләргә утырып йөзеп, җырлап, күңел ачкан, шулай сагынуларын баскан хәлләр турында беләм. Болар хакында әсәрләремдә дә яздым”, — ди Разил Вәлиев.

“Татарларга авылны саклау аеруча мөһим. Татар авылы – гадәти авыл гына түгел, ул милләтнең рухи чыганагы. Казан ханлыгы алынганнан соң шәһәр халкы авылларга күченә, шәһәр һәм авыл мәдәнияте кушыла. Шуңа күрә дә татар авыллары һәрвакыт мәгърифәтле булган, авылларыбыз милләткә никадәр олы шәхесләр тәрбияләп биргән”, — дип Разил Вәлиев, бәлки, киләчәктә югалган авылларны яңадан торгызу мөмкинлеге туачагын да инкарь итми.

“Кешеләр кайчан да булса, зур шәһәрләрдән туячак. Әйтик, бүген бигрәк тә Европа илләрендә, Америкада  зыялы даирәләр авыл җирлегенә яшәргә күченә. Бездә дә халык хәлгә кергәч, яхшы юллар пәйда булгач, яңадан авылларга йөз тотачак. Шуңа күрә, элеккеге авыл урыннарын табып, анда тарихын бәян итүче тамгалар куярга кирәк. Халык бит авылга нигез салганда, аның урынын белеп сайлаган, чишмәсенә, елгасына, яшәү өчен башка уңай шартларга караган”, — ди Разил Вәлиев. Шулай ук ул юкка чыккан авылларның зиратларын тәртипкә китерү таләп ителүен әйтте. “Борынгы зиратлардагы һәр кабер ташы җирле үзидарәләрдә исәптә торырга тиеш”, дип ассызыклады ул.

“Татар-информ”

 

Татарстанда соңгы 90 елда югалган авыллар саны 1400гә җиткән – тарихчы Рафаэль Шәйдуллин

Татарстанда югалган торак пунктлар турында мәгълүматларны туплаган белешмә китапның яңартылган редакциясе апрель аенда дөнья күрәчәк. Бу хакта югалган авыллар проблемасына багышлап, “Безнең мирас” журналы редакциясендә узган “түгәрәк өстәл”дә тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин хәбәр итте. Фикер алышуда әлеге мәсьәләгә битараф булмаган галимнәр, төбәкчеләр, язучылар һәм журналистлар катнашты.

Тәүге “Татарстанның югалган торак пунктлары” белешмәлеге Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан 2016 елда нәшер ителгән иде. Ул 1920 елдан башлап 2010 елга кадәр аралыкта юкка чыккан меңгә якын торак пункт турында мәгълүматларны үз эченә ала. Быел исә белешмәлек тулыландырылып, 308 битлек китап итеп әзерләнгән. Рафаэль Шәйдуллин анда 1200 чамасы авыл турында мәгълүмат кергәнен әйтә. Авылларның административ-территориаль урыны, заманында анда яшәгән халык саны һәм юкка чыккан вакыты турында белешмәләр китерелгән.

– Чынлыкта Татарстанда юкка чыккан авыллар 1300-1400 булырга тиеш, шуңа күрә әле бу өлкәдә тарихчыларга өйрәнергә-эзләнергә җирлек бар. Бүгенге көндә дә республикада 300гә якын авыл юкка чыгу алдында тора: ул 10 кешелек авыллар. Димәк, бу мәсьәлә үзенең актуальлеген югалтмый, – ди галим.

Татарстанда югалган авылларны барлау белән Энциклопедия институты 2013 елда шөгыльләнә башлаган иде. Ул вакыттагы проект нигезендә, Интернетта “Татарстанның югалган авыллары” сайты барлыкка килде. Туган як тарихын өйрәнүчеләрдән теләгән һәркем анда үзе белгән мәгълүматларны урнаштыра ала. 2015 ел башына сайтта 500ләп авыл турында азмы-күпме мәгълүмат тупланды. “2014–2016 елларга Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кабул ителгәч, галимнәргә белешмәлек әзерләп бастырырга мөмкинлек туды.

Мәгълүм булганча, бүгенге республика территориясе 43 муниципаль районга һәм Казан, Чаллы кебек ике шәһәр округына бүленгән. Татарстанның соңгы 90-100 елдагы административ бүленешен өйрәнгән Рафаэль Шәйдуллин: “Төрле заманнар булган, кайбер чорда Татарстанда 30 район, ә кайвакыт аларның саны 70кә дә җиткән. Районнарны үзгәртеп корып, күпме акча әрәмгә киткән, шулар исәбенә никадәр авылны саклап калып булыр иде”, – дигән фикерләре белән уртаклаша.

– Тарихтан күренгәнчә, безнең илдә иң яраткан сүз – оптимизация. Колхозлаштыру елларында бик күп татар авыллары барлыкка килә. 1949-1953 елларда шулар яңадан берләштерелә башлый. Аннан авылларда шәһәр шартларын булдыру турында хыялланган Хрущев чоры җитә. Ул ил белән идарә иткәндә “перспективасыз авылларга” көн бетә. Шәһәрләргә якын урнашу сәбәпле юкка чыккан авыл һәм бистәләр дә шактый. Идел һәм Кама елгаларында суны күтәргәндә шулай ук бихисап авыл су астында кала. Бәлки, югалган авылларның тарихын өйрәнсәк, аларның кайберләрен торгызу мөмкинлеге дә булыр. Белешмә чыганаклар исә, алга таба эзләнергә, тарихчыларга, туган як тарихын өйрәнүчеләргә, нәселен барлаган кешеләргә этәргеч бирер. Һичьюгы, югалган авылларның урыннарына истәлекле тамгалар кую күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез, – ди Рафаэль Шәйдуллин.

«Татар-информ»

Гали авылы татарлары Ак калфак рәисе Кадрия Идрисовадан тәрбия дәресе алды

Самара өлкәсендәге иң зур татар авылы булган Галидә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы бүген милли тәрбия дәресе үткәрде. Гали авылы урта мәктәбендә укучы балаларга дәресне Казаннан «Ак калфак» бөтендөнья оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бирде.

Үзенең эшчән халкы белән дан тоткан Гали авылында хатын-кызлар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатында, узган ел, Казанда «Ак калфак»ларның дүртенче форумында катнашып кайтканнан соң берләшкән. Бу — Самара өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте карамагында 2013 елдан эшләп килүче «Ак калфак» оешмасының беренче бүлекчәсе. Бераздан тагын шундый ук бүлекчәләр Мәчәләй, Иске Җүрәй авылларында һәм Сызрань шәһәрендә ачылган.

«Без үзебезнең бурычны балаларга милли тәрбия бирүдә күрәбез, — ди Гали авылының «Ак калфак» җитәкчесе, 42 ел мәктәптә математика укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә бөтен чараларыбыз балалар катнашында үткәрелә».

Похвистнево районындагы 700 хуҗалык, 2 меңнән артык халык исәпләнгән Гали авылында өч мәчет, мәдрәсә, татар китапханәсе эшли. 2010 елдагы Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнгәндә авыл тарихы музее төзелгән. Гали урта мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Анда Гали авыл җирлегендәге Нугай һәм Красный мост авыллары балалары да укый. «Мәктәпнең 110 еллыгын билгеләп үттек. Бездә, нигездә, — татар балалары. Бер-ике үзбәк, әзербайҗан, катнаш никах балалары бар. 1-9 сыйныфларда атнага ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен укуга авырсынып, балаларын башка мәктәпкә күчергән гаиләләр дә, кызганычка, юк түгел. Югыйсә, ана теленә мәхәббәт, милли тәрбия беренче чиратта гаиләдә булырга тиеш. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге булачак», — ди мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев.

Кәүсәр ханым бүген авылда «Ак калфак» эшчәнлегендә утызлап хатын-кызның актив катнашуын әйтә. Үткән бер ел эчендә алар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, кул эшләре остаханәләре, дини һәм милли бәйрәмнәр, әле күптән түгел генә каз өмәсе оештырган. Галилеләр чиккән калфакларны күреп, райондагы рус хатын-кызлары да кызыккан. «Безгә һәр эштә таяныч-терәк — авылыбыз эшмәкәре Расыйх Латыйпов. 2008 елдан ул районның «Туган тел» татар җәмгыятен җитәкли», — ди Кәүсәр ханым.

Быелга планнарны искәртеп, ул Гали авылында балаларны, әти-әни, әби-бабайлар белән берлектә, зурлап «Гаилә бәйрәме»н уздырырга әзерләнүләрен хәбәр итә.

«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова яшь буынны «томшыкларын ачып, әнисе җим салганны көткән кош балалары» белән чагыштыра. «Балаларга рухи азык кирәк, алар аны кабул итәргә әзер, безгә, өлкәннәргә, әни-әти, әби-бабайларга шуны аңларга кирәк. Балаларга рухи, милли кыйммәтләрне кечкенәдән сеңдерергә тиешбез», — дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова Гали авылы хатын-кызларына. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет-мәдрәсәгә ул «Ак калфак» оешмасы чыгарган «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте.

Кадрия Идрисова үткәргән «Тәрбия дәресе»нә Самараның үзеннән дә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре Гөлфия Кәримова, Гөлнара Насыйрова, «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова килгән иде. Ханымнар Татарстанның Балтач районындагы «Ак калфак»лар оештырган «Бишек туе» сценарие белән кызыксынды. Киләчәктә Гали авылында, Самара өлкәсенең татарлар яшәгән башка район һәм авылларында да татар гаиләсендә һәм башка милләтләрдә яңа туган сабыйны тәрбия кылу үзенчәлекләренә багышланган бишек туйлары үткәрелер дип көтелә. Кадрия Идрисова, мәсәлән, мәктәпләрдә «Тирә-юньне өйрәнү» дәресе генә балаларга тулы мәгълүмат бирергә сәләтле түгеллеген ассызыклады.

«Татар-информ»