Тау башына салынгандыр безнең авыл…

Мамадыш районы Владимир авылына якынлашканда авыл чыннан да югарыда, тау башына урнашкан кебек тоела. Владимирга күтәрелгәндә Г.Ту- кайнын шушы юллары искә килә. Ләкин чынлыкта авыл тау битенә урнашкан. Берсут елгасы буена урнашканга, аның тарихта Кече Берсут исеме белән йөрүе дә билгеле.