Төбәкне өйрәнүчеләр конференциясеннән фоторепортаж

19-20 августта Татарстанның Азнакай районында, 21-22 август көннәрендә Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм Төмәнәк авылында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе узды. Әлеге фәнни чараның темасы «Человек и природа в бассейне реки Ик в историческом развитии» дип аталды.

Югары Курса авылында мәчет ачылды

Бүген Арча районының Югары Курса авылында мәчет ачылды. Әлеге чарада «Безнең мирас» журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Фоторепортаж белән тулысынча соңрак танышырга мөмкин булачак.

Арчалар тарихны саклый белә

Атна башында Арча районының Гөберчәк авылында язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм булды. Музей төзелү турында фәрман чыкканнан алып, хәзерге көнгә кадәр биредә әдипнең шәхси әйберләрен,

Гомәр Бәширов туган нигездә парк ачылды

Арча районы Яңасала авылында Сталин премиясе лауреты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә парк һәм истәлек тактасы ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, язучылар,

Татар зыялыларының Башкортстанга сәфәре (ФОТОЛАР)

10-12 октябрь көннәрендә бер төркем татар дин әһелләре, эшкуарлары, язучылары Туймазы һәм Уфа шәһәрләренә сәяхәт кылды. Сәфәр Башкорстанның 100 еллыгы һәм тарихыбызда тирән эз калдырган

Төбәкне өйрәнүчеләр форумыннан фоторепортаж

Узган атнада Томск шәһәрендә «Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» (Россия Федерациясе шәһәрләрендә татар бистәләрен саклау стратегиясе) исемле Бөтенроссия татар төбәген өйрәнүчеләр форумы булды.

Арчада «Ахуновлар» әдәби экскурсиясе булды (ФОТОЛАР)

Бүген Арча районында язучылар Гариф Ахунов, Шәһидә Ахунова, Рәшит Ахуновлар истәлегенә, Наилә Ахунованың юбилеена багышланган «Ахуновлар» әдәби экскурсиясе булды. Экскурсиядә катнашучылар иң әүвәле Арча мөселман зиратында булып, Ахуновлар нәселе вәкилләре каберләрен

Беренче матбугат ифтары

3 июнь, Рамазан аеның соңгы көнендә редакциябездә даими авторларыбызны ифтар мәҗлесенә җыйдык. Мәҗлестә «Безнең мирас» журналының вафат булган авторлары, язучы, галимнәр (Фирдәвес Гарипова, Рифкать Әхмәтҗанов, Флүн Мусин, Миркасыйм Госманов, Мәсгуть Гайнетдин һ.б.) рухына багышлап Коръән укылды, аларның иҗаты, мирасы турында фикерләр әйтелде.

Шул ук көнне Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән авторларыбызның каберләрен дә зиярәт кылган идек.