Тукайның дусты Мәхмүт Галәү

Киләсе 2021 елда Габдулла Тукайның гына түгел, аның дуслары, фикердәшләре, замандашлары, исемнәре халыкка бик тә билгеле ике шәхес – Фатих Әмирхан белән Мәхмүт Галәүнең дә 135 еллык юбилейлары. Алар өчесе дә 1886 елда дөньяга аваз салган: Ф.Әмирхан – гыйнварда, Г.Тукай – апрельдә, М.Галәү – ноябрьдә. Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәрләре шагыйрьнең замандашларына багышланган әдәби кичәләр, очрашулар һәм интерактив чараларны даими оештыра.

Беренче татар фотографы

Кыйвам Зөлфокаровның уллары Салих һәм Хәсән. Казан, 1910 нчы еллар

Габдулла Тукай әдәби музеена килүчеләргә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатыннан кала, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Сүнчәләй, С.Рәмиев, Г.Коләхмәтов, К.Мотыйгый, М.Бигиев, Г.Кариев, Ә.Хәсәни һәм З.Хәсәниләр турында да саллы мәгълүмат бирелә. Әдип Зариф Бәшири, нәширләр Иван Харитонов һәм Гыйльметдин Шәрәф, цензор, галим, тәрҗемәче Николай Ашмарин турында сөйли торган экспонатлар аз булса да, аларның Тукай иҗаты һәм тормышындагы роле, гомер юллары турында экскурсоводлар тирән мәгълүмат бирә ала. Шундый шәхесләрнең тагын берсе – каллиграф, педагог һәм фотограф Кыйвам карый (Кыйваметдин) Камаледдин улы Зөлфокаров (1870-1921).