Хабибуллин Калимулла Хабибуллович

(1917 — 1982)
Минем дәү бабам Югары Стәрле авылында туып үскән. Үзен ул Октябрь яшьтәше дип тә әйткән, чөнки дөньяга килүе 1917 елда булган. Башка авыл малайлары кебек үк, Стәрле авылында каурый куып, кармак салып, кайгысыз малайлык еллары чорында үткән. Шушы авыл мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, колхозга эшкә кергән.