Үз якының кирәк

Өелеп-өелеп кайгы килгән чакта,
Таратырга аның өерен,
Күп булса да дуслар тирә-якта,
Үз якының кирәк, үз ирең.
Өелеп-өелеп кайгы килгән чакта,
Таратырга аның өерен,
Күп булса да дуслар тирә-якта,
Үз якының кирәк, үз ирең.
Яңа йортлар арасыннан үтәм,
Син яшисең шушы тирәдә.
Бу йортларның тик кайсында икән…
Кайсы катта? Кайсы бүлмәдә?
Нидән соң яме арткан җирнең,
Матурлыгы арткан дөньяның?
Бернидән дә түгел… тик син бүген
Болай гына миңа елмайдың.
Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Сагынмыйлар үтә дисеңме?
Сагынмасам кабатламас идем
Җырларымда синең исемеңне.
Йә, газиз баш! Өйдә ялгыз булгач,
Күктә балкып янгач язгы кояш,
Март җилләре җырга әйдәп торгач,
Җыр язмыйча, җанаш, торып булмас.
Сентябрь, 1993 ел. Көндәлегемне даими алып бара алмыйм. Хәерле булсын, җитешә алмау – минем иң зур җитешсезлегем. Башымда берничә әйбәт әйбер бар. Шуның хет берсен кәгазьгә төшерәсе иде, дим.
7 март, 1993 ел, якшәмбе
Кичәге көннән бирле хатын-кызлар бәйрәме бара. Хәер, ул бәйрәм өченче көн үк башланды.
5 мартта гимназиядә иртән шәкертләр котлавы булды.