Тукайның Суомида басылган бер җыентыгы

Төрле сәбәпләр аркасында асыл Ватаныннан, Идел-йорттан аерылырга мәҗбүр ителгән милләттәшләребез, дөньяның кайсы төбәгенә эләксәләр дә, туган телләрен, җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, тарихи хәтерен, әдәбиятын булдыра алган кадәр сакларга, гомер юлдашлары итәргә, бала-чагаларына, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышканнар. Әлбәттә, бу гомуми изге теләк-омтылышка катгый чынбарлык үзенең өстәмә-төзәтмәләрен дә кертеп торган. Аерым гаиләләрдә, төбәк һәм илләрдә ул шактый гына уңышлы барса, икенчеләрендә бик зәгыйфьләнгән, хәтта тәмам диярлек сүнүгә, бетүгә дә юл тоткан. Боларның беренчесенә Суомида гомер кичерүче милләттәшләребез, мөгаен, уңышлы бер  мисал була аладыр. Моның үзенә күрә билгеле бер сәбәпләре дә бар.

Казакъның «баш акыны» (Абайның тууына 170 ел тулу уңае белән)

Һәр халыкның сүз сәнгатендә аны дөньяга таныткан, кавемнең үзенә күрә бер символына әверелгән әдипләр бар: урысларда ул – Пушкин, үзбәкләрдә – Нәваи, украиннарда – Шевченко,

Мөхәммәдьярларга тиң шәхес

Күпгасырлык татар сүз сәнгате әдип-шагыйрьләргә гаять бай. Аларның саны гына да, мөгаен, ике-өч меңгә якынаядыр. Әмма, ни кызганыч, элеккеге иҗат әһелләренең күпчелеге әле бүгенге укучыга