Кәрим Тинчурин. ХӘКИМҖАН АГАЙ

Ул таза, чыдамлы, уңган — чын игенче иде. Әкиятләр сөйләргә дә ярата, урыны килгәндә мәзәк әйтүдән дә кире тормый иде. Һәрвакыт шат, күңелле һәм дәртле иде. Солдаттан кайтканына унҗиде көз үтсә дә, аның йөрәгендә әле һаман яз иде.