Ирнең асылы эштә таныла

Һәр авылның ил күрке булырдай бер ир-аты була. Ул үтемле итеп, һәр нәрсәгә карата үз фикерен җиткерә, ишеттерә белә, кирәк кешегә төпле киңәше белән дә булыша, гаиләсенә генә түгел, бөтен авыл халкына таяныч булып, ышаныч уята, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыгардай күпкырлы оста да булып тора. Мамадыш районы Ташлыяр авылының да нәкъ әнә шундый аксакалы, остасы бар. Ул-шушы көннәрдә 82 яшен тутырып килүче Илья Сергеевич Семенов.