Никифорово авылы һәм чиркәве тарихы

Мамадыш районындагы Никифорово авылының исеме килеп чыгу буенча берничә версия бар. Авылның ике исеме бар: Чия башы һәм Никифорово.

1нче версия: Безнең Никифорово авылы төзелүгә 200 елдан да артыктыр инде. Бу авылга иң беренче булып Никифор атлы кеше килеп урнашкан. Тирә- якта таулар, тау өстендә урман, тау астында боргаланып – боргаланып Шыя елгасы агып ята.