Тыл ветераны Мөхәммәдиева Мөхтәрәмә Мөхәммәт кызы истәлекләре: “Азнакай районы Уразай авылыЭнгельс исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең 1941 -1945 нче елларда Җиңү яулауга керткән өлеше”

Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән ветеран Мөхәммәдиева Мөхтәрәмә Мөхәммәт кызы утыра. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә –төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул.