Арткавыл ничек яши? — Төмән татарларының «Яңарыш» газетасы

“Һәркемнең дә әти-әниләре, әби-бабайлары белән бәйле бик кадерле кече Ватаны була. Минем өчен ул – Арткавыл, ягъни Ирек, — дип яза иншасында Рият Абдубаков. – Мин анда туганмын, анда минем туган өем, дусларым. Төмән өлкәсендәге һәр татар авылы кебек аның да ике исеме бар. Берсе рәсми – Ирек, халык телендә Арткавыл, диләр. Өлкәннәр элегрәк елларда Түбән Бехтери дип аталганын хәтерлиләр. Аның янында Югары Бехтери авылы урнашкан булган. Бу авылларның ирләре 1920-1930нчы коллективлаштыру елларында мулла Фазыл Шәфыйковның баш күтәрүчеләр яшерен армиясе әгъзалары булып торалар.

g81
“Коммунистларсыз Совет власте өчен” өндәмәсе белән фетнә әзерлиләр. Яшерен җыелышка 1921 елдагы Ишим крестьяннар восстаниесендә катнашучылар җыелалар. Алар арасында җирле мулла Җиһангир Имангулов та була. Аларның мәкерле эшләре түрәләргә билгеле булгач, 200 кеше репрессияләнә, 33 кеше атыла. Югары Бехтери авылы колхозларны күмәкләштерү елларында бетә, янгын аны бөтенләй юкка чыгара. Ә Түбән Бехтери Иреккә үзгәртелә, халык Арткавыл дип йөри, совет заманында Ленин исемендәге колхоз була. Түбән Бехтеридән истәлек булып ярым җимерек хәлдәге мәчет кенә сакланган”.

Авылда хәзер мәктәп тә, медпункт, кибет, почта да юк. Клуб кына уңышлы эшләп килә. 15-20ләгән кешене эш урыны белән тәэмин иткән фермаларының да быел түбәсе ишелеп төшкән. Терлекләрне Уба авылына күчергәннәр.

Арткавылда һәр өйдә диярлек орден-медальле сыер савучылар, терлекчеләр, тракторчылар яши. Елына һәр сыердан 3,5 – 5 мең литр сөт савучылар бөтен илгә гөрләп торган.

Өлкән яшьтәге Наҗия апа Сиаутдинова: “Авылыбызда илдә дан тоткан фермабыз бар иде. Быел ул җимерелде. Шул эш тә бетә. Фермада эшләп орденнар алган ветераннарыбызның күңелләре сыкрый бүген. Эчкечеләр артыр, дип куркалар”, — дип сөйләгән иде сентябрь аенда авыл клубында очрашуда.

«Халык бездә эшмәкәр, тырыш. Медицина ярдәме буенча да зарлана алмыйбыз. Ашыгыч ярдәмгә чакырып шалтыратуга килеп җитәләр. Мәктәпкә дә балаларны автобус йөртеп тора. Почта да атнага 3 тапкыр килә. Менә кибет булмавы бик кыен. Икмәкне бер өйгә китереп калдыралар, аннан килеп ала авыл халкы», — дип сөйләделәр апалар.

140лаган кеше арасында өлкәннәр шактый булуны искә алсак, нинди михнәтле ул кибетсез тормыш. Бер тыл ветераны булган ялгыз әбинең, ике көн икмәк ашаганым юк, диюе шулкадәр кызганыч булып тоелды. Эш вакыты бит, гел кеше китереп тә өлгерә алмый кала булыр, үзе йөри алмый.

— Быел су керде бакчаларга, күп кеше бәрәңге дә утырта алмады. Берничә йортның бакчалары суда калып, барлык яшелчәләре юкка чыкты. Бәрәңге, кишер, сугансыз да калдык. Бернинди ярдәм итүче юк. Ярдәм бирү өчен йортлар приватизацияләнмәгән. Чөнки колхоз фатирлары бездә, үзеңә яздырасы бик авыр. Колхоз беткән, документларын юллау безнең хәлдән килми.

Без киләчәк тормышыбыз өчен борчылабыз, кайгыртабыз, — дип дәвам иттеләр.

Әбделхәй Юмашев, хәзер авыл хуҗалыклары оешмаларына бик авыр, ә менә мини-фермаларга күпмедер льготалар бар, үзебезнең кешегә алырга кирәк аны, дигән тәкъдим дә кертте.

Эшсезлектән интегеп йөрүче юк икән анысы, яшьләр маллар асрап акча табарга тырышалар. Урманда да җиләге, гөмбәсе, елгада балык бар. Аларны тапшырыр урын гына юк. Авыл яныннан трасса үткәнгә, кайберәүләр шунда самоварларда чәй кайнатып, ризыклар саталар, шул урман байлыгын да юл буена алып чыгалар. Шулай гаилә бюджетына күпмедер керем кертәләр. Пенсияләр, һәркайдагы колхозчыларныкы шикелле, зур түгел. Әле кышын-язын аякка резина итекләр киеп йөрү, авыр күтәрү һәм башкасы да сәламәтлеккә зыян китергән.

Алай да сынатмыйлар арткавыллылар: җыелышып бәйрәмнәр оештыралар, кунаклар чакыралар. Ә алар өй саен гөрләп үскән төрледән-төрле чәчәкләргә, заманча тышланып, матурланып киткән өйләргә сокланып карыйлар. Бәйрәмнәрдә районда гына түгел, өлкәдә, илдә танылган “Туган тел” ансамблендәге апаларның җитезлегенә, кунакларны хуш күреп каршы алуларына, шулкадәр җыр-моң, гореф-гадәтләрне яратуларына, милли аш-сулар әзерләү осталыкларына гаҗәпләнәләр.

«Татар-информ», «Яңарыш«