Татар телле радионың ябылу куркынычы туды: «Азан» яңа тапшырулар әзерләүдән туктый

“Азан” радиосы ябылу турында мәгълүмат расланмаган, радио эшләүдән туктады, бүтән сөйләми дигән әйбер юк – радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, радионы ябу турындагы сүз чыгуы бюджет белән бәйле. “Бу бит инде күбрәк хосусый структура, моңа кадәр “Хозур” нәшрияты хисабына эшләде дияргә була. Алга таба аның эшчәнлегенә бюджетта чыгымнар каралмаган, шуңа күрә шундый сорау туды. Әмма, һәрхәлдә, 1 мартка кадәр радио элекке эшчәнлеген дәвам итә, шуңа күрә әле вакыт бар. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәсә, яңа тапшырулар эшләп булмаячак. Ничек кенә булмасын, 1 марттан соң да ул иске тапшырулар белән калачак, эфирдан югалмаячак, тик тапшыруларны кабатлау белән генә ерак китеп булмый бит”, – ди Илнур Фәйзрахманов.

Искәртеп үтик, радионың төп контенты – тапшырулар. Радиода биш кеше эшли.

Редактор дин әһелләренә дә өмет баглый. “Алда корылтай, мөфти сайлаулары, пленум. Имамнар да радионы үстерергә кирәк дигән фикерне куәтли. Шуңа күрә уртак фикергә килеп, бер чарасы күрелер дип ышанабыз, өстәвенә аудио, видео төшерү буенча заказлар да бар”, – ди ул.

Илнур Фәйзрахманов радионың үз аудиториясе өчен әһәмиятен билгеләп үтеп: “Бүгенге көндә шушы юнәлештә эшләүче радиостанцияләр юк. Интернетта гына түгел, FM га чыкса да начар булмас иде. Монда аның кирәксезлеге турында сүз булырга да мөмкин түгел, көн саен 8 меңгә кадәр кеше кереп тыңлап, үзенә мәгълүмат ала, төркемнәргә язылып карап баручылар бар икән, димәк кирәк. Икенче мәсьәлә, аның бөтен кеше тыңлый алырлык булуы. Хәзерге вакытта без бар кешегә дә ишеттерә алмыйбыз. Беренчедән, бу финанслар белән бәйле, икенчедән, шушы идеяне якларлык әйдәп баручы шәхесләр кирәк. Шул ук депутатлар, җитәкчеләр арасында булсынмы…” – диде баш мөхәррир.

Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, узган ел дәвамында радионың 2 млн 100 мең тыңлаучысы булган. “Бу сайтка реаль керүчеләр, тыңлаучылар саны. Халык әле игътибар гына итә башлады, шуңа күрә киләчәге булыр дип ышанам. Җитәкчелек бу юнәлештә эшли, безгә инде көтәргә генә кала”, – ди әңгәмәдәш.

“Татар-информ”

Илдар Ханов төзеп калдырган «Галәм гыйбадәтханәсе» тирәсендә җәнҗал

Татарстанның танылган рәссамы, сынчы Илдар Ханов төзеп калдырган “Галәм гыйбадатханәсе” тирәсендә гауга чыккан. Бу хакта “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Адымнар” тапшыруы барышында билгеле булды.

Барлык диннәр кертелгән бу комплекс Казанның Аракчино бистәсендә төзелгәнен искәртик. Илдар Ханов аны үз нигезендә 1994 елда төзи башлый һәм бу эш 11 ел дәвам итә.

Гыйбадәтханәнең хуҗасы һәм идарә итүчеләр арасында тавыш чыккан. Мансур дигән бер кеше үзен бинаның хуҗасы дип тәкъдим иткән. Ә Илдар Хановның Мансур исемле бер туганы да юк кебек. Ул хәбәрчегә интервьюда гыйбадәтханәдә күргәзмәләр үткәрелүен, балалар сынлы сәнгать мәктәбе ачу ниятләнгәнен әйтте. “Бу аның (Илдар Хановның – Т.И. искәрмәсе) идеясе иде”, – ди ул.

Әмма, баксаң, юридик яктан “Барлык диннәр гыйбадатханәсе”нә Мансур әфәнде хуҗа түгел. Бинаның документлары бөтенләй башка кешедә. 2013 елда Илдар Ханов бакыйлыкка күчкәннән соң, гыйбадатханә милке аның Мәскәүдә яшәүче кызына, ә ул, үз чиратында Илдар Хановның бертуган абыйсы Илгиз Ханов һәм сеңлесе Флера Хановага тапшыра. Алары исә, бина белән идарә итү хокукларын Рөстәм Сәгъдиевка биргән. Соңгысы бинага берничә тапкыр барып карауга карамастан, эчкә керә алмаган. Нәтиҗәдә, полиция дә тыкшынып караган.

Мансур дигән кеше Илдар Ханов вафатыннан соң, бинаның чыгымнарын үзе түләп баруы турында әйтә. Ә берничә көн элек бинаның рәсми хуҗасы Рөстәм Сәгъдиев бинаны электр энергиясеннән өздергән. Туристлар да бинаны тыштан гына карап йөри. “Бу бинаны юкка чыгарырга җыеналар. Алар аны залогка куеп, банкта кредит алып, сатмакчы булалар бугай. Беләм мин ул схеманы”, – ди Мансур әфәнде.

Рөстәм Сәгъдиев исә моны үзе инкарь итә. “Ычкынган ул, кем сата үз өен, татарлар сатмый”, – ди.

Бу атнада Татарстанның Мәдәният министрлыгында юридик хуҗа Рөстәм Сәгъдиевне чакыртып сөйләшү булган. “Алар бездән бинаны дәүләткә сатарга баш тарту турында хат язуыбызны сорыйлар”, – ди Рөстәм Сәгъдиев.

Ни кызганыч, гыйбадатханә бүген җәнҗал мәйданын хәтерләтә.

Илдар Хановның дөньядан китүенә 4 ел булды. Ул гыйбадатханәне үз нигезендә күп еллар төзи. Клиник үлем кичергәннән соң, кешеләрне савыктыру сәләтенә ия булган. Әлеге төзелешкә ул төшендә Ходайны күргәч тотына. Илдар Ханов: “Мин диннәрне аермыйм, минем өчен Ходай бер дия торган булган. Гыйбадатханәдә ислам, православие, католик чиркәве, иудаизм, буддизм, мәҗүсилек тарафдарларының үз почмагы бар.

“Татар-информ”

Чүп яндыру заводлары булган чит илләрдә уртача гомер озынлыгы зуррак – Таһир Һадиев

Чүп яндырыла торган күп кенә илләрдә гомер озынлыгы зуррак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев бүген “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Адымнар” тапшыруында шул хакта белдерде.

Казанда чүп-чарны яндыру заводы төзелеше буенча зур проект турында чыккан сюжетта ул: “Франция, Германиядә яшәүчеләр безгә караганда озын гомерле. Австриядә яшәүчеләрнең дә гомерләре озын. Франциядә генә барлыгы 130 завод бар”, — диде.

Сюжетта чит илләрдә яшәүчеләрнең чүп-чар полигоннарына каршы булуы турында да әйтелде. “Нинди генә технологияләр кулланылса да, калдыклар барыбер чери һәм атмосферага метан газы бүлеп чыгара”, — ди чит ил вәкилләре.

“Ростех” дәүләт корпорациясе – чүп-чар яндыру заводы төзү буенча яңа проект инвесторы. Бу атнада Мәскәүдә узган утырышта оешманың генераль директоры Сергей Чемезов Мәскәүдә 4, Казанда 1 завод булачагын әйткән. 5 завод төзелешенә 150 млрд сум акча тотылачагын хәбәр иткән. Төзегәндә иң заманча һәм куркынычсыз технология кулланылачак. Моны Швейцария һәм Япония галимнәре уйлап тапкан.

Казанга килгәндә, Самосырово полигоны инде тулган, хәзер чүп-чарны Химиклар урамындагы чүплеккә ташыйлар. Казанда тагын бер чүплек барлыкка килергә тиеш. Тик Самосыровода төзелә башлаган яңа “Восточный” полигоны да 10 ел вакыт эчендә тулачак һәм калдыкларны утильләштерү өчен яңа урын эзләргә кирәк булачак.

Заводның әлегә төгәл урыны билгеле түгел, башлангыч чорда ул Самосырово полигонында төзелер дигән имеш-мимеш таралган. Ләкин бу көнгә кадәр бу вариант рәсми рәвештә расланмаган. Ә менә Казанның Совет районы “Азино” микрорайонында яшәүчеләр өчен бу сүзләр хафаланырга җитә калган: куе кара төтен чыгып утырудан куркып, завод төзүгә каршы петициягә имза җыю бара.

Хәзер заводны төзү мәсьәләсе фикер алышу стадиясендә. Казанда аның буенча җәмәгать тыңлаулары да узарга тиеш.

“Татар-информ”

«Татарстан-24» телеканалы район телекомпанияләре өчен бөтен бәладән дәва – Андрей Кузьмин

“Татарстан-24” телеканалы “челтәр” тарихын башлап җибәрә: беренче булып “ТВ Центр”дан “Татарстан-24”кә Яшел Үзәндәге “Зеленый Дол” телеканалы күчкән. Бүген “Татмедиа”да узган матбугат конференциясендә тәүлек буе эшләүче мәгълүмати телеканалның эш тәртибе тәкъдим ителде.

“Без моңа күптән әзерләндек, бер елдан артык элек республика җитәкчелеге тарафыннан гомумреспублика челтәр каналын булдыру турында карар кабул ителде. Аның асылы – сәгать саен яңалыклар чыгару, шушы конкурентлы өстенлеге белән ул перспективалы төстә эшләп килә”, – дип белдерде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.

“Татарстан-24”нең массакүләм мәгълүмат чарасы буларак 2016 елның 30 мартында теркәлгәнен искәртик. Кабель челтәрендә ул 2016 елның июненнән эшли башлаган. Эфир тапшырулар хокукы бирелү турында Роскомнадзор лицензиясе 2016 елның августында алынган. “ЭФИР-24” һәм «KZN» телеканаллары берләштерелеп, сентябрь-октябрь айларында яңалыклар белән баетылып, хәзер «Татарстан-24″тә яңалыклар һәр сәгать саен чыга.

“Хәзерге вакытта Роскомнадзорның федераль конкурс комиссиясе барлык эфир каналларын үзгәртеп коруга рөхсәт бирде. Әйтелгәнчә, бүген Яшел Үзән телекомпаниясе тапшырулары “ТВ Центр”дан «Татарстан-24″кә күчерелә. Аннан соң март-апрельдә, чираттагы лицензияләр алынгач, “ТВЦ”дан Яр Чаллы, Түбән Кама, СТСтан Зәй, апрель-майда Әлмәт, Лениногорск “Пятница” телеканалыннан, Нурлат, Баулы һәм Буа ТНТ телеканалыннан күчәчәк. Шул рәвешле, бер ел эчендә диярлек, Татарстан-24 бренды астында республиканың 10 эфир телеканалы эшләячәк”, – дип хәбәр итте Андрей Кузьмин.

Республика телеканаллары өчен бу үзенә күрә бер дәва

“Татмедиа” башлыгы телеканал алдында куелган төп бурычларның берсе региональ телеканалларны саклап калу һәм үстерү булуын билгеләп узды. “Республика телеканаллары өчен бу үзенә күрә бөтен бәладән бер дәва кебек. Яңалыклар чыгарылышында 80 проценттан артыгы – районнардан килгән яңалыклар. Безнең максат Казанны гына күрсәтү түгел. Берничә рәсми хәбәрдән тыш, калган яңалыклар районнардан булачак. Канал челтәрлегә әверелүе коткару чарасына тиң. Март-апрель аеннан барлык төбәк каналлары кабельнең 50-60 нчы төймәләренә күчеп, кешеләр үзләре гадәтләнгән 10-11 нче төймәләрдә карый алмас иде бит. Яшел Үзәндә кешеләр үз яңалыкларын инде берничә көн яңа каналда карый. Көн дәвамында республика каналында беркайчан андый яңалыклар палитрасы булганы юк иде. Район башлыклары сюжетларны бөтен республика тамашачысына әзерләүдә үзе үк кызыксыну күрсәтә. Беркайчан региональ каналларның бөтен республика территориясендә шулай тулы масштабта тәкъдим ителгәне юк иде”, – дип проектның әһәмиятен ассызыклады Андрей Кузьмин.

Ул, шулай ук, челтәр партнеры белән берлектә, каналның иҗади концепциясе дә алмашыначагын әйтте. “Тапшырулар күләме үзгәрәчәк. Иң мөһиме – без ике теллелек принцибын саклап калабыз. Яңалыкларда рус һәм татар яңалыклары шул ук күләмдә, шул ук вакыт кысаларында калачак. Шулай ук реклама өчен тәрәзәләр бирәбез. Болар барысы да челтәр килешүләре нигезендә. Телеканаллар үз программаларын да җитештерә, акча да эшли алачак”, – ди Андрей Кузьмин.

Телеканалның концепциясендә тапшырулар рус телендә дип билгеләнгән

“Татмедиа” ширкәте җитәкчесе лицензия буенча концепциядә тапшырулар рус телендә дип билгеләнгәнен әйтте. Ул моны лицензияләү буенча федераль комиссия шулай хәл итүе белән аңлата. “Бәлки, кайбер тапшырулар тәрҗемә ителер, хәзер моның өчен махсус җайланма сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Әмма районнарда яңалыклар татар телендә булачак. Моннан тыш, тапшырулар бары тик татарча гына булган районнар бар, алар шулай ук безнең партнерлар булачак. Татар телендә чыгарылыш күпме булган, минутына кадәр шулай сакланачак”, – дип Андрей Кузьмин начар якка берни үзгәрмәгәненә, киресенчә, сыйфат яхшыруына ышандырды. “Без хәзер квалификация күтәрү өстендә эшлибез. Репортажлар тирәнрәк, эчтәлеклерәк булсын өчен тырышабыз”, – диде ул.

Сайтта “Эфир 24” язуы вакытлыча

“Татарстан-24” телеканалы генераль директоры Сергей Лобов бүген телеканалның үз веб-сайты булуын билгеләп узды – www.tatarstan24.tv Әмма техник сәбәпләр аркасында, аннан соң лицензияне яңадан рәсмиләштерү мәшәкатьләре аркасында, әлегә аны ачуга исеме “Эфир 24” булып чыга. “Бу вакыт мәсьәләсе генә”, – ди ул. Сергей Лобов сайтта онлайн эфир, барлык алып баручыларны, тапшырулар язмаларын күреп булачагын әйтте. “Кыскасы, телеканал җитештергән барлык әйбер сайтта урын алачак”, – ди ул.

Сергей Лобов сәгать саен яңа актуаль яңалыклар чыгарылышының барлык яңалыкларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. “Иртән районда берәр вакыйга булса, без турыдан -туры тоташтырулар мөмкинлеге белән вакыйгалар артыннан күзәтүне дәвам иттерәбез”, – ди ул. Сергей Лобов телеканалның эфир тапшырулары Казан тирәли 70 чакрым зонаны колачлавын, барлык районнарда кабель ярдәмендә күрсәтелүен әйтте. “Кабель операторларының 80 процентында без 22нче төймәдә. Кайбер техник детальләр генә калып килә, якын арада бөтен Татарстан буенча 22нче төймәдә булырбыз дип уйлыйм”, – ди ул.

Телеканалның потенциаль аудиториясе – 3 800 000 тамашачы. Максатчан аудиториясе: югары һәм тәмамланмаган югары белемле, яше 25-30дан арткан кешеләр.

Тапшыруларның 8 проценты читтән сатып алыначак

Сергей Лобов әйтүенчә, һәр сәгать башында яңалыклар чыгарылышыннан соң, мәгълүмати, аналитик, фәнни-популяр, белем бирү тапшырулары эфирга чыгачак. “Бүген 90 проценттан артыгы үзебезнең тапшырулар. 8 процент тирәсе тапшыруларны читтән сатып алу ниятләнә, чөнки бу икътисади яктан отышлырак. Әйтик, сәяхәт программалары һәрвакыт зур ихтыяҗга ия, үз иҗади төркемеңә йөкләгәнче, югары сыйфатта аны сатып алу кулайрак. Юкса, бу кесәгә нык сугачак”, – дип ул экономияләү күздә тотылганын әйтте.

Телеканалның алып баручысы Ирина Лебедева телеканалда тормышның барлык өлкәләрен колачлаган 42 программа булуын билгеләп үтте. “Диалогка корылган тапшырулар тамашачыларда күбрәк ышаныч уята. Тагын бер өстенлекле ягы бар: «Татарстан-24» телеканалы, тамашачыларның социаль челтәрләр белән кызыксынуын истә тотып, сайт белән тыгыз эшли. Шул рәвешле, тамашачы салмак кына интернет кулланучыга күчә”, – ди ул.

“Татар-информ”

«Татарстан-24» телеканалы тәүлек дәвамында кайнар яңалыклар тәкъдим итә

Бүген «Татарстан-24» телеканалы «челтәр» тарихын башлап җибәрде. Бу минутларда «Татмедиа»да телеканал эшенә багышланган матбугат конференциясе бара.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин телеканалның беренче партнеры Яшел Үзәндәге «Зеленый Дол» телеканалы булуын билгеләп узды. Каналның төп концепциясе – тәүлегенә 24 сәгать һәм һәр сәгать саен республика яңалыклары. Андрей Кузьмин телеканалда ике теллелек принцибы саклануын белдерде.

«Татарстан-24» телеканалы генераль директоры Сергей Лобов телеканалда эш тәртибе турында тулырак сөйләде.

«Татар-информ»

Төрмәдән ислам дине кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты башкача җинаять кылмый

Төрмәдән ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты бүтән җинаять юлына басмый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Гайнетдинов белдерде.

Бүген ул Казанның “Корстон” комплексында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чыгышында ул Казанда иреккә чыккач та, кабаттан җинаять кылучылар яки рецидивистлар саны 47 процент тәшкил итүен әйтте. Республикада кабаттан рәшәткә артына эләгүчеләр 65 процентка якын.

“Төрмәләрдә хөкем ителгән затларга вәгазьләр уку белән Диния нәзарәте шөгыльләнә. Моның әһәмияте бик тә зур. Ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты җинаятьне бүтән кабатламый, мәңгегә иректә кала. Әгәр Татарстанда рецидив 65 процент булса, мөселман динен тотучылар арасында бу якынча 5 процент кына”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов.

Әңгәмәдәш дин әһелләренең матди яктан да ярдәм итүләрен билгеләп үтеп, “Ярдәм”, “Гаилә” мәчете, “Казан нуры”, “Өмет” мәчетләреннән киемнәр җыеп биргәннәрен әйтте.

“Татар-информ”

«Тел» дип сөйләгәнче, башта «милли кием» дип сөйләргә кирәк – Кадрия Идрисова

Безгә күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең милли киемнәрне кайтару кирәк – “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова шулай дип саный. Бу фикерен ул Бөтендөнья татар конгрессында Төмән өлкәсе Ялутор шәһәреннән килгән “Сандугач” халык ансамбле белән очрашу вакытында белдерде.

“Без үзебезнең йолалар, гореф-гадәтләрне онытып барабыз. Безнең оешма шуларны кайтару юнәлешендә эшли. Киемнәрне күпмедер дәрәҗәдә кире кайтару зарур. Нәкъ элекке киемнәр булмаса да, шушы елларга туры килгән киемнәр”, — дип Кадрия Идрисова заманча милли киемнәрнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Сез үзегез дә бүген бертөрле киемдә булуыгыз белән матур. Әле бөтенегез төрле киемдә килеп утырган булсагыз, болай матур күренмәс идегез. Яшерен-батырын түгел. Күлмәгегезгә камзулыгыз, калфагыгыз, читегегез дә килешле, бизәнү элементлары булган алкаларыгызга кадәр туры килә”, — дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова себер татарларына.

“Калфаклар кире кайта дип уйлыйм мин. Хәзер кайсы гына төбәккә барсак та, калфакны тегәләр дә, чигәләр дә. Элек әле бу әйберләрне кертү авыр иде. Без монда чит төбәкләрдән, илләрдән чакырып, калфак, изүләр тегәргә өйрәттек”, — дип сөйләде ул.

“Ак калфак”ның планнары, максатлары зур. Динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне кайтарырга кирәк дибез. Һәрвакыт тел дип сөйлибез. Тел дип сөйләгәнче, башта кием дип сөйләргә кирәк. Башта киемебезгә кайтабыз икән, үзебезнең милләт киемен кигән кешенең башка телдә сөйләп йөрисе килмәс. Үзебезнең киемнәрне киябез икән, тел дә, моңнар да кайтачак. Без шул рәвешле башка милләт вәкилләрендә үзебезгә карата хөрмәт уята алачакбыз. Әгәр дә үзебез белән горурланып яшибез икән, безгә һәркем сокланачак”, — дип белдерде Кадрия Идрисова.

“Татар-информ”

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты эшенә уңай бәя бирде

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты эшчәнлегендә уңай динамика күзәтелә – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комитетның 2016 елгы эшенә әнә шундый сүзләр белән уңай бәя бирде. Узган елга йомгак ясау һәм бу елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы Казан IT-паркында узды. Аның эшендә, шулай ук, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашты.

Утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов бинаның фойе өлешендәге күргәзмәне карады.

Коллегия утырышы Татарстан архивлары эше турында видеоролик белән башланып китте. Беренче булып, Швециядән килгән кунак – радиоактив матдәләрне эшкәртү буенча предприятие архивы җитәкчесе Анастасия Петтерсон “Саклау вакыты – 100 000 ел” темасына доклад белән чыгыш ясады. Иннополис университетының компьютер фәннәре факультеты деканы Джанкарло Суччи “Архивта саклау өчен зур белешмәләр һәм блокчейн технологияләре” темасына доклад тәкъдим итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев татар электрон энциклопедиясе проекты турында сөйләде. Аннан соң утырышта катнашучылар игътибарына “Минем тарихым” фильмы күрсәтелде. Анда фотосурәтләр һәм башка документларны электрон вариантта гына түгел, кәгазь формада саклау әһәмияте дә фильмның асылына куелган. Төп доклад белән Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, коллегия утырышына кадәр, бүген архив хезмәте өчен барлык таләп һәм нормаларга җавап бирә торган яңа бинаны карауларын билгеләп узды. “Бу хезмәтнең статусын күтәрү турында без кабул иткән карар, безнең тарафтан матди-техник базаны яхшырту турында кабул ителгән программа үзенең нәтиҗәләрен бирә”, — дип белдерде Президент.

Республика җитәкчесе коллегиянең кызыклы әзерләнгәнен дә телгә алып үтте. “Милли көнкүреш, тарих турында хәтер, үзебез яшәгән җиргә хөрмәт тә тасвирланды, һәм шушында ук 4 нче технологик революция дә кисешә, — дип белдерде ул кунаклар ясаган чыгышларга һәм фильмга ишарәләп. – Без гадәттә гел 20, 100 ел аралыгын алабыз, ә менә 100 мең елны алу… Бу чынлап та кирәктер дә, чөнки бүген архив хезмәте алдында торган бурычларга икенче төрле карый башлыйсың”.

“Тулаем алганда, бу хезмәт мөһим дип саныйм, чөнки безнең ил бай тарихлы, бик күп документлы. Бу бәһасез документлар, алар, әлбәттә, юкка чыгарга да мөмкин. Без алга таба да республика дәрәҗәсен генә күтәреп калмаячакбыз, муниципаль дәрәҗәдә дә бик күп җитди эш көтелә. Бүген бу эш белән кызыксынган һәм эшкә актив кушылган яшь кадрлар булуын күрәбез”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүген архив хезмәтләрендә эшнең һаман да югары технологияле була баруын билгеләп узды. “Ун ел элек хыяллана да алмаган системалар бар хәзер. Алар вазгыятьне тамырдан үзгәртү, документларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Иң мөһиме – үтемлелекне тәэмин итү. Безнең кулланучыларга тәкъдим итә алмаган материалларыбыз бик күп. Җитәкчегез алдынгы карашлы дип саныйм. Монда коммерция өлеше дә булырга тиеш, хезмәтләр дә күрсәтергә тиешбез”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе иң мөһиме кешеләр булуына басым ясады. “Кадрлар әзерләү мәсьәләсе бар, аларны ничек һәм кайда әзерләячәкбез. Һәм инде, әлбәттә, бу кешеләрнең социаль портреты мөһим. Бу кешеләр шулай ук уникаль, чөнки кеше бу өлкәгә килә икән, бу процессларга тиз генә керешеп, ияләшеп китү катлаулыдыр”, — дип саный ул.

“Без сезнең эштә яхшы гына динамика күрдек. Үзегезнең керткән өлешегез дә зур, Хөкүмәттән дә ярдәм күрсәтелә. Мин бу эшне дәвам итәргә кирәк дип саныйм, чөнки без бай тарихлы республика. Республиканың 100 еллык бәйрәмен матур итеп уздырырга кирәк, аның өчен күп кенә материаллар бар, аларны күрсәтергә кирәк. Сугыш вакытында булган кешеләрне, республиканың абруйлы кешеләрен күрсәтү буенча балалар белән бик матур эш алып барасыз. Без бу эшләрне хуплыйбыз”, — диде Рөстәм Миңнеханов һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Федераль агентлыкка аерым рәхмәтен җиткереп: “Үзегез монда булуыгыз мөһим, чөнки норматив, закон чыгару базасы бар. Анда сезнең ярдәмегез сорала. Система бер мәгълүмат базасында эшләргә тиеш. Күп кенә эшләнмәләребез белән югары федераль дәрәҗәдә куллану өчен дә уртаклашырга буладыр”, — диде Президент һәм чыгышын тәмамлап, дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Татар-информ”

Татарстанда Генеалогия үзәге булдырылачак — Ирада Әюпова

Татарстан архивларына көн саен нәсел җебе буенча документлар табу үтенече белән 3-5 запрос килеп ирешә. 2016 елда шундый 832 генеалогик запрос алынган. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында комитет җитәкчесе Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Архивлар үз тамырлары белән кызыксынучыларга тулы бер документлар пакетын тәкъдим итә алса да, барлык үтенечләрне канәгатьләндереп булмый. Нигездә, бу чыганаклар базасының фрагментарлыгы белән бәйле. Күп кенә документлар Россия борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Кайбер төбәкләрдә метрика китаплары, белгечләр булмау сәбәпле, бөтенләй өйрәнелмәгән һәм киштәләрдә тузанланып ята», — диде Ирада Әюпова. Аның әйтүенчә, Татарстанның архив фондында 10 мең томнан артык метрика китабы исәпләнә.

«Генеалогик тикшеренүләрнең тирәнлеген, сыйфатын арттыру, популярлаштыру өчен якын арада Генеалогия үзәген булдыру планлаштырыла», — дип белдерде докладчы.

«Татар-информ»

М. Шәймиев юбилеена багышлап язылган “Илбашы” китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Рабит Батулланың “Илбашы” китабы чыгу уңаеннан, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе һәм китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы узды.

Чарада хезмәтнең авторы, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батулла, китапның әдәби мөхәррире Газинур Морат, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашты.

Китапның тулы исеме — “Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр”. 2 мең данә тираж белән чыккан китап әдәби-документаль жанрда язылган. Барлыгы 71 хикәядән тора. Алар Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым Шәймиева сөйләгән вакыйгаларга нигезләнгән. Анда моңарчы кеше ишетмәгән кызыклы фактларны да очратырга була. Әйтик, Минтимер Шәймиевнең сабый чакта кыскартылган исеме Миңкәй булуы күпләргә яңалык булыр кебек.

Китап бер ел язылды

Рабит Батулла китапны язу эше ничек барганы турында сөйләде. Иҗат эшенә бер ел вакыт киткән. “Казан утлары”ның баш мөхәррире Минтимер Шәймиевнең юбилеена китап өлгертүне тәкъдим итте. Мин башта теш-тырнагым белән каршы идем, шулкадәр катлаулы эш бит бу. Ләкин Илфак әфәнде үҗәт булып чыкты, салпы якка салым кыстырып, син булдырасың дип үгетләде. Шуннан мин инде, Аллага тапшырып, алындым. Нәкъ көз көне ризалыгымны бирдем, баш калкытмыйча эшләргә туры килде. Кайбер бүлекләре бик җиңел язылды, ә документка кагылышлы өлешләрен эзләргә кирәк”, — диде ул.

Материал туплауда кыенлык булмады

Рабит Батулла әйтүенчә, документлар туплау бик үк кыен булмаган, чөнки Минтимер Шәймиев турында материал бик бай. “Интернетта, матбугатта да китаплар күп чыкты. Үзе белән сөйләшүләр, шәхси очрашулар, әңгәмәләр булды. Аннары Ирек мәйданында “Азатлык!” дип кычкырып йөргән вакытларда Минтимер Шәймиев сессияләрдә катнаша иде, ул вакыйгаларны, кем нәрсә сөйләгәнен яздырып бардым, 50-60 кассета тасмасына язылган. Беренче чыганак буларак алар да файдаланылды. Аннары Сәкинә ханымның үзенең китабы чыкты бит. Материал күп. Әмма шунысы бар: әдәби әсәр итеп язу катлаулырак. Бу — жанры буенча әдәби-документаль әсәр. Монда документ та күп, әдәби әйберләр дә. Күрәсең, ул минем өслегемдер. Сюжет таба алмый интексәгез, тарихта бар бит. Шуны киңәш итәр идем яшь язучыларга – тарихтан алыгыз”, — дип, ул үзенең “Сөембикә”, “Аксак Тимер” романнарының да әдәби һәм документаль әсәрләр булуын билгеләп узды.

Китапның бәясе — 180 сум

Ильдар Сәгъдәтшин бу китапның бәясе 180 сум булуын әйтте. “Кичә генә мәгълүмат чыккан иде. Күрәсең, районнарга таралган. 4-5 районнан шалтыратып сораучылар бар. Заявкаларны Таткнига.ру сайтында калдырырга, почта аша да заказ бирергә була. Электрон варианты да бар, киләчәктә аны сайтка кую планлаштырыла”, — дип белдерде ул.

Батулланың китабы — «беренче коймак»

Газинур Морат 2017  елның Татарстан китап нәшрияты өчен шактый күңелле башланганын шәрехләп үтте. “Узган атнада гына Адлер Тимергалинның “Миллият” сүзлеген тәкъдим иткән булсак, бүген Батулланың “Илбашы” китабы тәкъдим ителә. Дөресен генә әйткәндә, бу китап — «беренче коймак». Минтимер ага турында ана телендә татарча уйлап, татарча иҗат ителгән китап. Моңарчы, белүемчә, Татарстанда ана телендә беренче Президентыбыз турында әсәр юк иде. Әлбәттә, әдәби очерклар булгандыр. Соңгы дәвердә татар халкының иң зур шәхесе, безнең арада яшәгән кеше турында, халыкның күз өстендәге кашы турында әдәби әсәр иҗат итү үзенә күрә бер кыюлык, йөрәклелек сорый. Байтак тарихи романнар иҗат иткән язучы буларак шушы эшкә тотынып, «беренче коймакны» пешереп чыгарды Батулла”, — диде мөхәррир һәм китапта Шәймиевнең әтисе, бабасының гыйбрәтле язмышлары, Миңкәйнең үзенең балачагыннан бүгенгегә кадәр тормыш юлы да тасвирлануын билгеләп узды. Газинур Морат китап турында үзенең хис-кичерешләрен җиткереп, четерекле вакытларда җитәкче кешенең тәвәккәл, көчле, кыю була белүе сурәтләнүенә игътибарны юнәлтте.

Минтимер Шәймиев караламасын укыгач, икенче өлешен яңадан язарга кушты

Рабит Батулла Минтимер Шәймиев китапның кулъязмасын укып чыгуы турында әйтте. “Караламасын укып чыгып, аның икенче яртысын бракка чыгарды. Мин елап кайтып киттем, ул файдага булды. Аның киңәше дөрес булды. Ул әйткәнчә икенче бүлеген яңадан язарга туры килде. Аннан тагын укып чыкты. Соңгы вариантына ризалыгын белдереп язды, ләкин анда да тәнкыйть бар иде. Ул зиһенле кеше бит, бер яктан бер якка бәргәләнә торган кеше түгел”, — диде автор.

Китап өстәмә тираж белән чыгарга мөмкин

Китапның нигә 2 мең данә белән генә чыгуына гаҗәпләнеп сораучыларга, Илдар Сәгъдәтшин: “Безнең бит төп максат – яңа проектлар өчен тиз арада коммерция проектларыннан акчаны кире кайтару”, — дип ул, ихтыяҗ була калса, өстәмә тираж белән чыгару проблема булмавын әйтте. “Китап сатылуга карап, бу мәсьәлә каралачак. Шактый китаплар шулай өстәмә тираж белән чыгарыла”, — диде.

Шәймиев китапның шушы сурәттә булуын теләде

Газинур Морат сүзгә кушылып, китапның нәкъ шулай чыгуын Минтимер Шәймиевнең үз теләге булуын билгеләп узды. “Бу китапны “алтын” тыш белән, эчен төсле фотолар белән эшләү күзалланган иде. Минтимер Шәймиевкә шуның бер нөсхәсен илтеп биргәч, нәкъ шулай булсын, бернинди фото кирәкми, тышлыгы да шундый булсын диде”, — ди ул.

«Соңгы сүз түгел»

Китапның соңгы битләрендә сәясәтче, режиссер, галим һәм башка шәхесләрдән Минтимер Шәймиев турында фикерләр тупланмасы бирелгән. “Соңгы сүз түгел” дип исемләп Рабит Батулла үз исеменнән автор сүзе белән мөрәҗәгать итә. “Ихтимал, аның ялгышлары да булгандыр, эшләп бетермәгән эшләре дә бардыр, бер адәми зат та хатадан хали түгел. Ләкин халык Минтимер Шәймиевнең игелекләрен һич онытмас!..

Моңарчы беренче Президентыбыз турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетте. Ышанамын ки, Минтимер Шәймиевкә багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да беренче Илбашыбыз турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле, иншалла!” – дип тәмамлый автор китапны.

“Татар-информ”