Татарстан мөфтие сайланды

Бу минутларда Казанның “Корстон” комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады.

Мөфти ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, янә сайланган мөфти Камил Сәмигуллин Корылтай делегатларына «Ышанычыгызны аклармын» дип вәгъдә бирде.

“Татар-информ”

 

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Ана теле” проекты алымнарын үз эшендә файдалана

2016 елда “Ана теле” онлайн-мәктәбендә Татарстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да теркәлгән булган. Бу аларга методик структура белән танышып, үзләре өчен ниндидер кызыклы алымнарны дәресләрендә кулланырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында “Ана теле” онлайн-мәктәбенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференцияесндә онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, онлайн-мәктәптә теркәлеп, укытучылар кызыклы алымнарны үз дәресләрендә эшкә җигә. “Укытучылар үзләре дә шушы дистанцион ресурс өчен рәхмәтен белдерә. Онлайн-мәктәпнең аерым бер элементлары укытучылар тарафыннан бик актив файдаланыла”, — диде Кадрия Фәтхуллова.

Журналистларның “Ана теле” онлайн-мәктәбен дәрес буларак укучыларны өйрәтү өчен эштә куллану турындагы соравына җавап биреп, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, әлбәттә, 1-11 сыйныфларның барысы өчен дә бертөрле укыту схемасын кулланып булмавын билгеләп узды. Шулай да, онлайн-мәктәп өчен файдаланылган медиаресурслар мәктәп тормышында кулланыла. Илдар Мөхәммәтов моның укытучыларга телне өйрәтүдә махсус инновацион методиканы күрсәтү, дәресләрне кызыграк итү максатыннан эшләнгәнен әйтте. Министр урынбасары рус телле балаларга татар теле укыту өчен программа яңартылуын, балалар өчен, инглиз телен өйрәтүгә тиңдәш булган технологияләргә нигезләнеп, кызыклы укыту-методик комплекслар эшләнүен белдерде. “Бүген бу беренче сыйныфларда сынала, бүген әлегә нәтиҗәләр безне канәгатьләндерә, балалар телне кызыксынып өйрәнә”, — диде ул. Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, киләчәктә мәктәпләрдә татар телен укытуда өстәмә уку материаллары, видеоязмаларны куллану, инглиз телендәге кебек җырлар белән өйрәтү уе да бар.

“Татар-информ”

“Телбизәк” балаларга милли тәрбия бирә – Зиннур Мансуровның яңа китабы дөнья күрде

Шагыйрь Зиннур Мансуровның “Телбизәк” китабы, яңа гына табадан төшеп, сату киштәләрендә пәйда булган. Китапны кибетләрдә, шулай ук Татарстан китап нәшрияты сайтында да сатып алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш редакторы урынбасары Венера Аббязова хәбәр итте.

Зиннур Мансуров безнең белән әңгәмәсендә 79 битле зур форматта чыккан китапның 2500 данә тираж белән дөнья күргәнлеген. Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган китап төрле рәсемнәргә бай. Рәссамы – Светлана Ибраһимова.

Зиннур Мансуров “Телбизәк” китабының балаларыбыз татар дәвамчылары, варислары булсын иде, дигән теләк белән чыгарылган китап булуын билгеләп узды. Китапка әдипнең узган елдагына язган “Син кем?” дигән поэмасы һәм 70 ләп шигыре кертелгән. “Син кем?” поэмасының герое Интернетны, электрон технологияләрне бик яхшы белә, әмма гореф-гадәтләрне белми. “Бу поэма бүгенге замана баласына багышланган. Мине бүген балаларның туган телне, милли гореф-гадәтләрне җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермәве борчый. Шушы проблеманы ачып бирергә тырыштым. Бу — хыялый поэма. 8-9 яшьтәге бер малайны җәйге бакча йортыннан бүтән планетада яшәүчеләр алып китә. Малай чит планетага барып төшә, анда кешеләр дә, йортлар, агачлар да бездәгедәй түгел. Аннан “Син кайсы милләт баласы?” дип сорыйлар. Ул “татар баласы” дип җавап бирә. “Татар баласы булгач, рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп күрсәт, әле”, — диләр. Малай ык-мык килә, туган телендә сөйләшә алмый. “Алайса, татарча җырлап күрсәт”, — диләр. Татарча җыры да барып чыкмый. “Үз милләтеңдә сөйләшә дә, җырлый да белмисең, алайса, биеп күрсәт, безнең бу милләтнең үзенчәлеген беләсе килә”, — диләр. Бии дә алмый. Соңыннан шул планетада яшәүчеләр бу малайга: “Син тел, җыр-бию аша да үз милләтеңнең асылын ачып бирә аласың. Әгәр син, үз милләтеңнең вәкиле буларак, шушы атрибутларны белмисең икән, сезнең милләтегез куркыныч астында булырга мөмкин”, — дип, үгет-нәсыйхәт биреп, аны яңадан Җиргә озаталар”, — дип сөйләде Зиннур Мансуров.

Язучы китапта урын алган шигырләрнең төрле юнәлештә булуын, әмма үзәктә үзебезнең милли тәрбия мәсьәләләре торганын билгеләп үтте. “Хәзерге замана баласы татар телен дә, инглиз телен дә, рус телен дә белә кебек тоела, ләкин ул телләрнең кайсысын үз итә, аның күңеленә кайсысы якын? Моны ачыклауның ысулы табыла. Бервакыт әнисе баласының төнлә саташканын ишетә, әмма ул русча саташа. Шунда малайга “сиңа нинди тел газизрәк?” дип, сорау куела. Ул үзе татарча сөйләшә, ә русча саташа. Димәк, аңа рус теле якынрак. Аннары бер төркем балаларны укытучы кара урманга алып керә. Урман эченә керәләр дә, укытучы апа :“Мин татарча сөйләшәм”, —  дип кычкырып җибәрә, аннан бераздан кайтаваз “мин татарча сөйләшәм” дип җавап бирә. Балалар моңа шакката, кайсылары татарча белмәвенә оялып та куя. Бу шигырь “Кайтаваз кайсы телдә сөйләшә?” дип атала. Болар — җитдирәк, әмма балаларча стильдә язылган шигырьләр”, — дип билгеләп узды Зиннур Мансуров.

Әңгәмәдәш “Телбизәк”нең гомумән алганда 23 нче китабы булуын, балалар өчен — икенче китабы, ә “Салават күпере” журналында кушымта буларак чыккан ике китапны санасаң, барлыгы 4 китап булуын шәрехләде. Шагыйрь фикеренчә, бары тик олылар, я бары тик балалар өчен генә язучы булмый. “Безнең татар әдәбиятында һәр әдип элек-электән балалар өчен дә язган. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов кебек җитди, зур әдипләр дә балалар өчен дә иҗат икән. Илдар Юзеев та шундыйлардан. Һәр татар язучысы мөкатдәс бурычын үтәргә, үзенең иҗатыннан балаларга да өлеш чыгарырга тиеш, бу — аның вазифасы”, — дип белдерде Зиннур Мансуров.

Язучы әйтүенчә, балалар яки өлкәннәр өчен аралаштырып язу — ул табигый рәвештә бара. “Нәрсәдер башка килсә, балалар өчен берәр нәрсә язасың, аннары башка юнәлешләрдә эшләп аласың. Өченче ел “Тукай белән әңгәмәләр” китабын чыгардым, былтыр Тукай иҗатына нигезләнеп, “Тукайча татар кодексы” китабы өч телдә чыкты”, — диде ул.

“Татар-информ”

Эшмәкәрлек илдәге бөтен татар авылларын алга этәрүче көч булыр дип ышанам – Ринат Закиров

Республика өчен авылларны яшәтү азык-төлек җитештерү белән генә чикләнми, бүген авыл милләт яшәешенең нигезе булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанның “Корстон” комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Ул форумда Россиянең 41 төбәгеннән 748 татар авылыннан эшмәкәрләр катнашуын әйтте. Кичә аларның, Татарстанның Арча, Балтач районнарына барып, авыл хуҗалыгы тармагы белән танышуларын билгеләп үтте.

Ринат Закиров эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Сез бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез. Сез җитештерә торган продукция ассортименты елдан-ел киңәя. Димәк, ихтыяҗ зур, үзегез дә эшмәкәрлекнең серләренә елдан-ел тирәнрәк төшенә барасыз. Бүген татар авыллары сезнең кебек шәхесләргә бик мохтаҗ», — дип белдерде.

“Татарстан Республикасы инде күп еллар дәвамында авылларга ярдәм күрсәтә. Республика өчен авылларны яшәтү азык-төлек җитештерү белән генә чикләнми, бүген авыл милләт яшәешенең нигезе булып тора”, — дип, ул республикада авыл көнкүрешенә кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырылуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, ил икътисадында шактый гына кыенлыклар булуга карамастан, Татарстанда быел да бу программалар кыскартылмады. “Күрәбез, Татарстан Президенты республикабызның мәнфәгатьләрен федераль хакимиятләр алдында һәрдаим яклап килә. Чөнки татар авылы киләчәге – ул милләтебез киләчәге. Дөнья нинди якка гына үзгәрмәсен, татар авылы яшәргә тиеш. Бу безнең төп максат”, — ди Ринат Закиров.

Конгресс рәисе бүген авылларда шактый уңай үзгәрешләр күренүен әйтеп: “Татарстанда авыл эшмәкәрлегенә игътибар арта бара. Ләкин тынычланырга иртәрәк, бу әле эшнең башы гына”, — диде. Алга таба ул бер проблемага тукталып: “Кызганыч, кайбер авыл, муниципалитет, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан халыкның рухи-мәдәни тормышына тиешле игътибар җитми. Бу уңайдан барыбызны да борчыган бер мәсьәлә турында әйтмичә булмый. Нишләп бүген бик күп авылларда балалар аз, булган яшьләр дә үзләренең киләчәген туган нигезләре белән бәйләп карамый? Авылда төпләнгәннәре дә гаилә кормыйча гомер кичерә. Югыйсә барлык проектлар да авыл тормышын җанландыруга юнәлтелгән. Әйтик, Татарстан авылларында бик күп инфраструктура булдырылды: авыллар 100 процент ут, су, газ белән тәэмин ителде, күпме юллар салынды, заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, медпункт биналары төзелде. Инде кабат-кабат әйтелде, бүген авылның һәр теләгән кешесенә үз эшен ачарга, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру шартларын булдырырга кирәк. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әверелә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын караячак”, — диде.

Ринат Закиров 5 ел элек Татарстан Президентының авылларда 1 мең гаилә фермасын булдыру турында күрсәтмәсе булганын искәртте. “Әлеге проект, әлбәттә, кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай булгач, һәр авылда дистәләгән гаилә фермалары корылырга тиеш иде кебек. Ә чынбарлыкта районнарда башта 50–70-әр, аннары 100-әр баш терлеккә исәпләнгән шәхси фермалар барлыкка килде. Алар, алдан уйланганча, һәр авылда түгел, һәр районда 20–30 ферма булып чыкты. Болары инде берничек тә гаилә фермасы була алмый, чөнки андый хуҗалыкларда эшчеләрне яллану нигезендә тупларга туры килә. Нәтиҗәдә, без шул ук иске система тагарагына килеп терәлдек”, — диде ул. Әмма соңгы вакытта Президент ярдәме белән 5-8 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермалары корыла башлаганын билгеләп үтте. “Бу эш субсидияләр бирү юлы белән тагын да киңәйде. Кайбер районнарда бүген гаилә фермасы оештыру өчен субсидия алырга теләүчеләрнең чираты барлыкка килде. Бу, әлбәттә, уңай үзгәреш. Соңгы вакытларда сөтне сатып алу бәяләре дә бераз күтәрелү ягында. Болар, һичшиксез, авыл җирендәге ишле гаиләләргә үз көчләренә таянып эшләргә һәм яшәргә киң мөмкинлекләр ача”, — ди Ринат Закиров.

Алга таба ул чыгышында Россиядәге уңай тәҗрибәгә тукталды. “Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чувашстан Республикасының Шыгырдан, Урмай авылларында халыкның 50-60 проценты эшмәкәрлек белән көн күрә. Аларда гаилә фермалары, үз авылларында ук продукция эшкәртү белән шөгыльләнә торган цехлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай булгач, җитештергән малны сатуда бернинди тоткарлык юк. Һәр җирдә сатып алу үзләре килешенгән бәяләр буенча оештырылган. Бу очракта бәяләрне монополияләр билгели алмый. Чын-чынлап базар мөнәсәбәтләре урнаша, менә ул – конкуренция. Мондый мисаллар бүген җитәрлек, аларның тәҗрибәсен киңрәк таратырга гына кирәк”, — дип саный Ринат Закиров. Аның сүзләренә караганда, шушы авыллардагы эшмәкәрләр белән сөйләшә башласаң, бер нәрсә ачыклана: аларда эшмәкәрләргә административ басым аз булуы аңлашыла. “Бу авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә беркем комачауламый, булган административ чикләүләр бары тик закон нигезендә каралган, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең капризлары белән бәйләнмәгән. Кызганыч, әлегә кайбер министрлыкларда, район администрацияләрендә, аның урыннарындагы оешмаларында “эшмәкәрлек нәрсәгә кирәк ул?” дигән фикердән чыгып эш алып баручы җитәкчеләр байтак. Мондый фикер белән яшәсәк, безнең авылга күрсәткән бөтен тырышлыгыбыз бушка китәчәк, — ди Ринат Закиров. – Безнең эшчәнлек, нигездә, күмәк хуҗалыклар белән җитәкчелек итүгә корылган. Без, әлбәттә, моңа күнеккәнбез, ә замана бит бүген бүтән карашларга күчүне таләп итә”.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Балтач районының Борбаш авылын үрнәк итеп күрсәтте. “Бу авылда яшьләр төпләнеп кала, балалар күп туа, яшьләр арасында ишле гаиләләр арта. Елдан-ел яңа йортлар калкып чыга, мәктәптә укучылар саны арта бара. Моның төп сәбәбен авыл тормышының дингә кайтуында күрәбез. Әлбәттә, бу уңышларның төп сәбәпчесе — татар дөньясында исеме киң танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев. Безнең күз алдыбызда бер көчле шәхеснең халыкны әйдәп баручы лидеры булып китү мисалы бу. Без дини яңарыш дип еш сөйләшәбез. Ә Борбаш авылы мисалы яңа чорда Ислам диненең халкыбыз тормышына уңай тәэсирен раслый”, — ди ул.

Ринат Закиров бүген авылның рухи тормышында яңа күренешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. “Бик күп җирләрдә төбәк тарихчылары татар авыллары тарихын җентекләп өйрәнә башладылар, моңа багышланган шактый күләмдә китаплар чыгардылар. Кайбер җирләрдә авыл зыялылары балаларны, яшьләрне үз гаиләләре шаҗәрәләрен өйрәнү белән мавыктыра алды. Әлеге гамәлләрнең тәрбияви әһәмияте, әлбәттә, искиткеч зур. Мондый уңай тәҗрибә һәр татар авылында киң яклау табар, бу эшкә иярүчеләр күп булыр дип ышанам”, — диде .

Ринат Закиров эшмәкәрлекнең кешегә мөстәкыйльлек бирүен ассызыклады һәм моны мисаллар белән раслады. “Күпме милләттәшебез үз акчаларына туган авылларында мәчетләр корды. Инде араларында халкыбыз өчен мөһим булган башка проектларга алынучылар да күренә башлады. Әйтик, Пенза өлкәсеннән чыккан Ринат Әбүзәров үзенең туган авылында мәктәп, балалар бакчасы төзетте. Мондый мисаллар күбрәк булса, милләтебезнең яшәү көче артыр иде. Хатын-кызларыбыз да сынатмый. Әйтик, Уфадагы эшмәкәр Люция Вафина үз акчасына 6 катлы “Татар-бизнес үзәге” төзеп куйды. Хәзер ул биредә милли тормыш кору белән мәшгуль. Ә чыгышы белән Самара өлкәсенең данлыклы Гали авылыннан булган Дания Тулова берничә татар авылының үсешенә саллы өлешен кертте. Санкт-Петербург каласындагы милләттәшебез Габделбәр Әлимов андагы татар тормышын җайга салу йөзеннән 1000 кв. метр мәйданлы милли-мәдәни үзәк төзеде”, — ди ул.

Ринат Закиров быелгы җыен эшендә катнашырга 7 мең эшмәкәр теләк белдергәнен әйтеп: “Халкыбыз белән бергә булганыгыз, авылларда татар милли тормышын җанландыруга өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Эшмәкәрлек күренеше аерым авылларда гына түгел, илдәге бөтен татар авылларын хәрәкәткә, үсешкә китерүче көчкә әверелер дип ышанам. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим”, — диде.

“Татар-информ”

Казанда Каюм Насыйри институтының “Татаристика” төп белем бирү-мәдәни үзәге булдырыла

Татар зыялыларының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, КФУ базасында татар теле һәм мәдәниятен тарату һәм үстерүнең бердәм үзәген булдыру ихтыяҗы туды. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде.

“Безнең тарафтан Казанда Каюм Насыйри институтының “Татаристика” төп белем бирү-мәдәни үзәге булдырыла. Ул бөтен татар дөньясын колачлый алырлык үзәк була алыр иде”, — диде ректор һәм проект өчен 40 млн сум акча кирәклеген әйтте.

“Татаристика” үзәгенең максаты – укучы һәм студентларның, киң катлам халыкның татар теле, әдәбияты, мәдәнияте буенча белемен тирәнәйтү, милли үзаңны үстерү, татар халкының милли традицияләрен саклап калу. Үзәк эшчәнлеге кысаларында иҗади очрашулар, дискуссияләр, конкурс, викторина, ачык лекцияләр, «түгәрәк өстәл», вебинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, яңа фәнни хезмәтләрне, әдәби әсәрләрне тәкъдим итү планлаштырыла.

Илшат Гафуров югары квалификацияле милли кадрлар әзерләү КФУның мөһим бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. “Беренче чиратта, бу тел, әдәбият, тарих өлкәсе белгечләрен әзерләүгә кагыла. Бүген институт каршында Габдулла Тукай исемендәге Югары татаристика һәм тюркология мәктәбе уңышлы гына эшли. «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәкләре челтәре булдырылды. Бу үзәкләр Россиядә һәм чит илдә татар теле һәм әдәбиятын үстерү һәм популярлаштыруны максат итеп куя”, — диде ул.

Шул ук вакытта, ректор “Телләр” программасы буенча финанслау кыскару проблемасына да тукталды.

“Татар-информ”

КФУ да «Телләр» программасына каралган финанслау яртысына кадәр киселергә мөмкин — ректор

Бүген Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы проектларын тормышка ашыруда кыенлыкларны билгеләп үтте. Бу университет гамәлгә ашырырга теләгән проектларны финанслауның даими кыскаруы белән бәйле.

Аның әйтүенчә, «Дәүләт программасын ел саен яңадан карау нәтиҗәсендә, КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чараларга алдан ниятләнгән финанслау кыскарган. «2015 елда 11,16 млн сумга (24,5 процентка), 2016 елда 12 млн сумга (26,4 процентка) киметелде. Безгә билгеле мәгълүматлар буенча, 2017 елда финанслауны 21,08 млн сумга (хәтта 51,4 процентка) кыскарту планлаштырыла. Мондый шартларда милли-мәдәни миссиябезне гамәлгә ашыру тагын да авырлаша», — диде ректор Попечительләр советы утырышында. Моңа бәйле рәвештә, Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, КФУ фикерен исәпкә алып, тиешле ведомстволарга шушы мәсьәләгә кире кайтуларын йөкләүне сорады.
«Татар-информ»

Бер ашасаң, туктый алмыйсың – Индонезиянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе чәкчәк турында

Индонезиядән Казанга килгән кунаклар татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз иткән һәм аны бик ошаткан. Индонезиянең Россиядәге илчелегенең мәдәният һәм мәгълүмат буенча киңәшчесе Нананг Фадиллаһ һәм Индонезия башкаласы Джакартада эшләүче «Антара» мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Кичә генә Казанга килгән кунаклар бүген инде кире Индонезиягә юл тотты.

“Чәкчәк ашар алдыннан Мөхәммәдне кисәтеп куйдым, – ди Нананг Фадиллаһ. – Сак бул, бер ашасаң, туктый алмыйсың, гел ашыйсың килеп тора, дидем. Һәм шулай булды да”.

Индонезия вәкилләре чәкчәкне күчтәнәчкә туган илләренә дә алганнарын әйттеләр.

Мөхәммәд Антони баллы сый чәкчәк турында ишеткәч, “кечак-чак-чак” Бали биюен күз алдына китергән. “Дистәләгән биюче шулай “чак-чак-чак-чак” дип, дәртле итепбии”, – ди ул.

Казан кунаклары Татарстанга килгәнче, башта Мәскәүдә булган. “Монда Мәскәүдәге кебек түгел. Ашарга теләсәң, бар җирдә хәләл. Мәскәүдә “хәләлме” дип гел сорарга туры килсә, монда хәләл ризык табу кыен түгел”, – ди алар. Казанда, алар, шулай ук, үзбәк сые – пылау да ашаган.

Индонезия журналисты һәм илчелек киңәшчесе Кол Шәрифтә, Мәрҗани мәчетендә үзләрен гаҗәпләндергән күренешләр турында сөйләп үтте. Әмма республика мәктәпләрендә мөселман дине нигезләре буенча нинди дәресләр бирелүен белә алмадык, ди алар.

“Татар-информ”

Эстония кызлары татар биюе хәрәкәтләрендә хатын-кыз сылулыгы чагылыш табуын аңлаган

Эстонлылар татар халык биюе серләренә төшенүен дәвам итә. Әле яңарак кына “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина Эстониядән кайтты.

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын булдырырга телиләр

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын булдырырга телиләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте.

Спикер, легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан Милли кулинария елы кысаларында, берничә чара уздырырга ниятләүләре турында әйтте. “Без Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, безнең университет базасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария институтын оештырырга телибез. Мондый мәйданчыкның төп бурычы – белгечләрне әзерләү, яңадан укыту, җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, яшь профессионаллар стажировкасы, мастер-класслар уздыру”, — диде ул.

Асия Тимирясова әйтүенчә, мондый мәйданчыкны булдыру идеясе очраклы гына тумаган. “Без Россиянең башка төбәкләре, татар диаспоралары тарафыннан милли кухня идеяләрен популярлаштыруга кискен ихтыяҗ тойдык. Милли кулинария елы кысаларында бу проектны гамәлгә ашырырбыздип уйлыйм. Юныс Әхмәтҗанов үзе дә: “Пешекче ул – артист,  табиб, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора”, — дип гел әйтә торган иде. Шуңа пешекче һөнәрен кимсетергә ярамый, бу зур осталык сорый торган һөнәр”, — дип белдерде ректор.

“Татар-информ”

Разил Вәлиев КФУдагы кичәдә: “Гомерем буе үземнән яхшырак кеше янында булырга тырыштым”

Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бүген Казан федераль университетында узган кичәдә үзенә хас асыл сыйфаты турында әйтте. “Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар: мин яшьтән үк, гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым. Туфан Миңнуллин шундый дусларымның берсе иде”, — ди Разил Вәлиев үзе турында. Шагыйрьнең 70 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Бу чара, шулай ук, Халыкара туган тел көненә дә багышланган иде.

Казан университетында күзләрем ачылды, буыннарым ныгыды

Разил Вәлиев чыгышында Казан федераль университетының үзе өчен бик якын булуын билгеләп үтеп: “Ул миңа туган йортым шикелле, чөнки авылдан Казанга килгәннән соң, биредә олы тормышка аяк атладым, монда минем күзләрем ачылды, буыннарым ныгыды”, — диде.

Юбиляр биредә белем алуын тәмамламыйча, Мәскәүгә китеп бару тарихы турында да сөйләде. “Мәскәү дәүләт университетына конкурска шигырьләремне тәрҗемә итеп җибәрдем. Конкурстан үткәч, документларны алырга дип кафедрага кердем. Ул вакытта кафедрада Муса Җәлилнең иң якын дусты Гази Кашшаф эшли иде. “Нигә китәргә уйладың, хәтерлисеңме, университетка укырга кергәндә, синең белән әңгәмә үткәргән идем, шунда ни өчен Казан дәүләт университетына укырга керәсең, дип сорау биргән идем. Син шул вакытта “чөнки монда Ленин, Толстой укыган” дип әйткән идең, ди. Ә хәзер китәсең”. Мин уйлап тордым да: “Гази агай, Ленин киткән, Толстой да киткән бит Мәскәүгә” дидем. Шуннан соң кул куеп җибәрделәр. Әмма минем бөтен гомерем, язмышым Казан университеты белән бәйләнгән. Минем бөтен дусларым шушында укып чыккан, белем алган. Мине Казанга килгәч, иң беренче булып кочагына шагыйребез Рәдиф Гаташ алды. Ул мине беренче тапкыр кулдан җитәкләп, мондагы язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштырды. Монда иң якын өлкән дусларымның берсе Миркасыйм Госманов эшләде. Монда бик озак еллар укыткан академиклар Индус Таһиров, Әбрар Кәлимуллин, шулай ук, өлкән дусларым. Гомумән, кайсы гына остазымны алып карасам да, шушы югары уку йортын тәмамлаган кешеләр”, — дип белдерде Разил Вәлиев.

Бер асыл сыйфатым бар

Шагыйрь бүгенге кичәдә үзе турында бүген бик күп яхшы сүзләр әйтелүен шәрехләп үтеп, үзе дә бер сыйфатын әйтеп үтте: «Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар. Мин гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым”, — диде.

Разил Вәлиев бүгенге тормыш турында күзаллаулары белән дә уртаклашты. “Бик авыр заманда яшибез дибез, җиңел заман беркайчан булмый ул, җигелеп тарткан кешегә заман һәрвакыт авыр. Әмма шул авырлыкны җиңгәннән соң, шулкадәр рәхәт һәм җиңел булып китә. Дусларым да, мине өнәмәүчеләр дә бардыр – моңа шаккатмыйм, әгәр дошманнарым булмаса, күптән егылып җиргә яткан булыр идем инде. Алар миңа көч, энергия бирә, шуңа күрә мин аларга да бик тә рәхмәтлемен”, — диде Разил Вәлиев, әмма шундук “дошман түгелдер инде алар, бәхәскә керә торган кешеләрдер” дип төзәтте.

Тормышта кызыклар күп була

Юбиляр 1985 елда Әфганстанда булганын билгеләп узды. “Мин һәр җирдә матурлык, батырлык, хәтта авыр вакытта да кызык, мәзәк эзләдем. Әфганстанда мине җирле телевидениегә әңгәмәгә чакырдылар. Тәрҗемәче аша сөйләшеп утырабыз шулай. Мәскәүдән киткән вакытта мине “сәясәткә катнашың булмасын, син иҗат кешесе, иҗат белән шөгыльлән, сәясәт турында бер сүз әйтәсе булма” дип кисәтеп куйган иделәр. Шунда “Сезнең дошманнарга мөнәсәбәтегез ничек?” дип сорау бирделәр. Нәрсә җавап бирергә дип аптырап торгач, “монда әле 3-4 ел элек кенә килдем, Әфганстанда беркемне белмим. Монда минем бер дустым да, бер дошманым да юк, бөтен дошманнарым Казанда калды” дидем. Сорауга җавап бирелде, бүтән андый сораулар биреп тормадылар”, — дип хатирәләрен яңартты Разил Вәлиев .

Шагыйрь сөйләгән төрле хәлләрдән аның җор телле булуы аңлашыла иде. “Гәрәй Рәхим белән 17 ел эшләдем, ул миңа пенсиягә киткән вакытта: “Разил, без синең белән озак еллар тату эшләдек. Мин синең уң кулың булдым дип әйтергә була” ди. Мин әйтәм: Гәрәй, әйе, син минем уң кулың булдың, әмма мин тумыштан сулагай булдым бит дим”, — ди Разил Вәлиев.

“Минтимер Шәймиев Президент вакытта Дәүләт Советында сессиядә тәнәфес вакыты. Мин чыктым да, телевидениегә интервью бирәм. Минтимер Шәрипович чыкты да: “Разил, интервью бирәсеңме?”ди. Мин инде: “Минтимер Шәрипович, минем бүтән бирерлек әйберем юк бит. Калганын сез үзегез бирерсез” дидем. Мондый кызыклар күп була инде”, — ди шагыйрь.

Разил Вәлиев әти-әнисенә бурычлы, гаиләсенә бик рәхмәтле булуын әйтте. “Әгәр 20 яшьтә өйләнмәсәм, белмим, кем булган булыр идем икән. Тыштан тыныч кеше кебек күренсәм дә, минем күңелемдә давыллар уйный”, — ди ул.

Чыгышын тәмамлап, Разил Вәлиев “Ядкарь” җырының язылу тарихын кыскача сөйләде. Баксаң, моның сәбәпчесе язучы Рабит Батулла икән. “Рабит Батулла моннан 50 ел чамасы элек Казанны гөрләтеп “Ядкарь” исемле әдәби-музыкаль оешма оештырган иде. Атна саен үткәрелә торган кичәләргә чират тезелә иде. Шунда Батулла безгә Фасил Әхмәтов белән икебезгә “Ядкарь” дигән җыр языгыз әле дип заказ бирде. Бу җырны яздык. Мин Батулладан бик күп әйбергә өйрәндем, ул остазларымның берсе, моның өчен үземне аңа бурычлы дип саныйм”, — дип күптән түгел генә Батуллага багышлап язылган “Моңлы ядкарь” шигырен укыды. “Бурычым шуның белән түләнгән булып саналыр”, — дип тә шаяртты Разил Вәлиев.

«Татар-информ»