Изборск клубы рәисе Александр Проханов: Татарлар – куәтле халыкларның берсе

Изборск клубы татар хыялы нәрсә икәнен аңлау бурычын куя алыр иде. Бүген Изборск клубы рәисе, язучы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, “Завтра” газетасы редакторы Александр Проханов шулай дип белдерде. Татарстанның Дәүләт Советында “Евразия идеологиясе һәм заманча ритмнары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

“Без дәүләтебез идеологиясен ныгытуда кызыксынган кешеләр ядрәсе буларак пәйда булдык. Без дәүләтебез хәрәкәтенең идеологик нигезен булдырырга телибез, чөнки идеология булмаса, дәүләт тә юк дигән сүз. Россия – идеология иле, олы бер идея. Бүген Россия – кабиләләр, вак халыкларның, аларның холык-фигыльләренең кушылмасы”, – дип белдерде Александр Проханов.

Клуб рәисе Идел буе цивилизациясенең бүгенге Россиянең зур хәзинәсе булуын билгеләп үтте. “Идел елгасы буенда күп төрле халыклар җыела. Шул рәвешле, төрле милләтләр муенсасы барлыкка килә. Идел буе цивилизациясендә татарлар, Татарстан зур урынны алып тора. Татарларның язмышы бөек, аларның үз мистик серләре бар. Алар – куәтле, нык халыкларның берсе. Мәскәү тарафыннан кырыс җәберләнгән була торып та, алар тиз арада дәүләтнең терәгенә әверелә, алар дәүләтне тәшкил итүче халыкка әйләнә. Бүген татарлар күпсанлы күренешләрнең этник нигезен тәшкил итә. Татарстан цивилизациясе татар халкы, татар үзаңы үзенчәлекләренә нигезләнә”, – дип ассызыклады Александр Проханов.

“Һәр бөек халыкның киләчәк образы, үз хыялы бар. Татар дөньясы, татар хыялы бик кызыклы һәм серле. Изборск клубы татар хыялы нәрсә икәнен аңлау бурычын куя алыр иде. Рус, татар, чуваш һәм башка халыклар хыялларын берләштерү Россия хыялын тудыра”, – ди ул.

Александр Проханов фикеренчә, Идел буе цивилизациясендә татарларның үзенә күрә бер миссиясе бар.

“Аның беркайчан аталганы юк иде. Татар философы, йә тарихчысының бу хакта әйткәнен хәтерләмим. Идел суы белән туендырылган бу оештыручы көч Иделдә яшәүче барлык халыкларны берләштерә. Татарлар бу суда, башка халыкларга караганда да көчлерәк чагылыш табадыр әле, бәлки. Клуб эше оешып китсә, нигә әле безгә Костромадан Әстерханга кадәр Идел буйлап пароходта йөзү сәяхәте оештырмаска? Әгәр барлык шәһәрләр буенча йөрсәк, Изборск клубы әгъзалары үз эзләнүләре, Костромада, Түбән Новгород, Самара, Казанда үз хыялын ничек тапканын сөйли алыр иде”, – дип саный клуб рәисе.

“Изборск клубы рус, татар, Россия хыялын формалаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эш гармонияне аңлау өчен мөһим. Бу барлык хыяллар ахыр чиктә держава идеясе асылын тәшкил итә. Бу эшкә философларны, дин әһелләрен, антропологларны, тарихчыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, сәясәтче, икътисадчыларны җәлеп итәргә кирәк. Изборск клубы татар хыялын формалаштырыр дип уйлыйм”, — дип төгәлләде чыгышын Александр Проханов.

Белешмә өчен: Изборск клубы – Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен өйрәнүдә махсуслашкан, танылган экспертлар берләшмәсе. Ул 2012 елның сентябрендә Изборск шәһәренең (Псков өлкәсе) 1150 еллыгын бәйрәм иткәндә оеша.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/16/142643/

Минтимер Шәймиев: Әлфия Авзаловага мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел

Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәнит министры Айрат Сибагатуллин почетлы каравылга басты.

«Язмыштан узмыш юк, рәхмәт, күпме халык килде. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Исән чагында халкыбызның, Рәсәйнең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул халкыбызның газиз баласы. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Халык аны үз кочагына алды», — дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасында.

Искәртеп үтик, татарның бөек артисткасы Әлфия Авзалова 15 июньдә дөнья куя. Бүген ул Яңа татар бистәсе зиратына җир куенына иңдереләчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/17/142661/

 

 

Минтимер Шәймиев: «Соңгы елларда Болгарда эшләнгән эшләр — могҗиза»

«Соңгы елларда Болгарда башкарылган эшләр күңелебезгә хуш килә. Бу эшләр могҗиза бит. Чын тормышта могҗиза күрәбез», — дип белдерде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Болгар җыены тантаналы чарасында.

«Хөрмәтле ватандашлар, мөселман кардәшләребез, кунакларыбыз! Чын тормышта могҗиза күрәбез. Халкыбызның рухи көче турында сүз бара. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән биредә. Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәзер монда изге эшләр башкарыла. 7 ел эчендә күпме эшләр эшләнде. Болгар академиясен булдыру дөрес фикер булды. Узган елда беренче ташка нигез салган идек. Быел сентябрьдә ачарбыз, дип хыялланабыз гына түгел, эшне башларбыз, дип ышанабыз. Иң мөһиме — шартлар тудырылган», — дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Без шушылай яшәргә тиеш» дигән сүзләренең күңелгә ятышлы булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев камил ислам белеме бирү системасы булмавын, ислам дөньясында дөрес юнәлеш кирәклеген, Болгар ислам академиясенең шул максаттан төзелүен әйтте.

«Болгар ислам академиясе башка урында була алмавына тагын бер кат инандык. Без булдырабыз!» — дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм сәламәтлек, иминлек теләде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/20/140954/

КФУ астрономы Татарстанда Кояшның тулысынча диярлек кайчан тотылачагын әйтте

2061 елның 20 нче апрелендә Татарстанда Кояшның тулысынча диярлек тотылуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе доценты Алмаз Галиев хәбәр итте. Ул моның рәсми фараз булуын билгеләп узды.

Алмаз Галиев, галимнәр сүзенә нигезләнеп, моңа кадәр Кояшның тулысынча диярлек, ягъни 90-95 процент дәрәҗәдә тотылуы Татарстанда 1961 нче елның 15 нче февралендә булганын әйтте. Ул вакытта Кояш тотылу яхшы күренгән. Гомумән, бу күренеш ел саен, елына 2-5 тапкыр була, кояш я тулысынча, я өлешчә каплана.

Алмаз Галиев Кояш тотылуын үз гомерендә 3 мәртәбә күргән. “Кояш тотылу — гаҗәеп кызык күренеш. Тулысынча тотылу якынча 2-5 минут вакыт дәвам итә. Кояш юкка чыга, төнгә охшап кала. Моны күз алдына китерү кыен: якты кояшлы көн, кошлар сайраган җирдән кинәт эңгер-меңгер була, караңгы төшә. Ай Кояшны каплый, ул ачылганчы якынча 1 сәгать тирәсе вакыт уза. Кояшның яртысы каплангач, аяз көн болытлы көнгә охшап кала. Без моны гади күз белән күрә алмыйбыз, фильтр яки махсус күзлек аша караганда гына, кояшның яртысы гына күренә”, — ди ул.

Әңгәмәдәш Җирнең бер ноктасында Кояшның тулысынча уртача 200 елга бер тапкыр тотылуын әйтте. Быел Кояш тотылу 26 нчы февральдә Индонезиядә һәм Тын океанда күзәтелгән. Алдагысы быел 21 нче августта бөтен Америка аша узачагы фаразлана. Кояш тотылу Төньяк Америкада гына күренәчәк, ди ул.

Алмаз Галиев 2018 елның 27 нче июлендә Казанда Ай тотылу күренеше көтеләчәген хәбәр итте. “Ай тотылу – капма-каршы күренеш Айны Җир каплый, ягъни Җир күләгәсе Айга төшә, һәм ай икенче якта кала. Якынча бер сәгатькә шулай капланып тора. Ай тулы булып капланган очракта, кызгылт төскә керә. Ай тотылганда, кешеләр Ай бөтенләй юкка чыга дип уйлый. Ай юкка чыкмый, ул бары тик куерак төскә керә. Төн булган барлык урыннарда да Ай тотылу яхшы күренә”, — дип белдерде ул. Әңгәмәдәш Кояш тотылуга караганда, Ай тотылу сирәгрәк булуын, әмма яхшырак күренүен билгеләп үтте. “Кеше гомере дәвамында тулы тотылуны берничә тапкыр күрә ала”, — ди ул. Җирнең һәр ноктасында Айның тулысынча тотылуы якынча 2-3 елга бер мәртәбә күренә. Алмаз Галиев үзе Ай тотылуын 2015 елның 28 нче сентябрендә, Төркиядән телескоп аша һөнәри күзәтүләр үткәргәндә, очраклы рәвештә генә күзәткәнен сөйләде.

Алмаз Галиев Ай һәм Кояш тотылу процесслары Җирнең — Кояш тирәли, ә Айның Җир тирәли әйләнүе аркасында булуын искәртте. “Бу процесслар бик яхшы өйрәнелгән, чөнки кешеләр Айның Җир тирәли хәрәкәтен меңләгән еллар күзәткән. Борынгы Грециядә үк кешеләр моңа игътибар иткән һәм тотылу кебек күренешләр гел кабатланып торуын аңлаган. Борынгы заманда ук бертөрле тотылулар арасы 18 ел булуын ачыклаганнар. Ягъни, 18 ел саен тотылулар Җирнең якынча шул ук районында, шул ук шартларда кабатлана. Безнең эрага кадәр 585 елда беренче тапкыр кояш тотылачагы фаразлана. Кешеләр, тотылу сәбәбен дә белмичә, шул хакта әйтә алган. Хәзер заманча белемнәр булганда, Ай орбитасын, Җирнең Кояш тирәли ничек әйләнгәнен бик яхшы беләбез, шуңа күрә һава механикасы законнары белән бу бик гади исәпләп чыгарыла. Җир Кояш тирәли әйләнә, Ай орбитасы Җир һәм Кояш арасында кала, бу вакытта тотылу була”, — дип аңлатты ул.

Әңгәмәдәш сүзләреннән аңлашылганча, астрономнар Кояш һәм Ай тотылу күренешләрен алдан фаразлый ала. “Былтыр, мәсәлән, без Кояшта Кояш дискы аша Меркурий узуын күзәттек. Меркурий — Кояш һәм Җир арасында. Ул, кечкенә булганлыктан, Кояш фонында түгәрәк тап кына булып күренә, бу — планета профиле. Без былтыр 9 майда теләге булганнарга Казан федераль университеты Планетариенда Меркурийны күрсәттек. Ул Кояш буйлап 6 сәгатьләп хәрәкәт итте. Без бу хакта алдан белеп хәбәр иткән идек, чөнки бу — шактый сирәк күренеш. Бу, Кояш һәм Ай тотылулардан аермалы буларак, берничә дистә елга бер була торган хәл”, — диде ул. Алмаз Галиев әйтүенчә, астрономик күренешләргә карата халыкта кызыксыну бар. “2015 елның 20 нче мартында, мәсәлән, Кояш тотылу булган иде, без университетның астрономия кафедрасында берничә телескоп аша карауны оештырдык. Кояш тотылу тулысынча булмаса да, 1 меңгә якын кеше килеп күзәтте”, — диде ул.

Алмаз Галиев Кояш һәм Ай тотылу белән бәйле беркатлы ышанулар яшәвен билгеләп узды. “Кешеләр, әле  бу күренешләрнең сәбәпләрен белмәгән вакытта, моны төрлечә аңлатырга омтылган. Крокодил Кояшны кабып йоткан дигән сүз дә шулай чыккандыр. Чуковский бит юктан гына уйлап чыгармаган, ул  балалар өчен әсәрендә шушы күзаллауларны күрсәткән. Чынлыкта исә, борынгы гасырларда, урта гасырда дөнья турында күзаллаулар кечкенә балаларныкы кебек үк булган, шуңа күрә кешеләрне «комета очып узачак, бу — начар күренеш», дип куркытканнар. Ай кызарса, бу — канлы вакыйгаларга ишарә, дип сөйләгәннәр, гәрчә моңа бернинди мөнәсәбәте булмаса да. Колумбның Америкага сәяхәтләренең берсендә, кораблары төзексез хәлгә килеп, утрауда тоткарланалар. Аборигеннар һәм моряклар арасында низаг чыга. Колумб, юлбашчыларны чакырып, “әгәр безгә ярдәм итмәсәгез, Айны урлаячакмын” дигән. Шул вакытта Ай тотылу башланган, кешеләр, Ай ябылуын күреп, аннары ярдәм итәргә уйлаган. Шул рәвешле, хәзер дә, Кояш һәм Ай тотылу буенча ялгыш күзаллауларның сәбәпләренең берсе – мәктәпләрдә астрономия дәресләре укытылмау”, — дип белдерде Алмаз Галиев.

“Татар-информ”

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле исеме турында: “Бу — барыбызның да уртак хезмәте, уртак бүләге”

Бүген Татарстанда һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында иң беренчеләрдән Россиянең Хезмәт Герое исеменә лаек булган Минтимер Шәймиевны “Казан” аэропортында зурлап каршы алдылар.  Мәскәүдән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән бергә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кайтты. ТР парламенты башлыгы Мәскәүдә шәһәр территорияләрен үстерү буенча утырышта катнашты. Минтимер Шәймиевны «Казан» аэропортында каршы алу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлык җитәкчеләре катнашты.

Минтимер Шәймиевны бер төркем журналистлар да тәбрикләде. “Яхшы кәеф белән кайттым. Татарстан, аның халкы, республика белән озак идарә иткән җитәкчеләренең берсе “Россия Федерациясе Хезмәт Герое” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды”, — дип башлады сүзен Дәүләт Киңәшчесе, үзе турында өченче заттан сөйләп. Минемчә, бу бүләк берсүзсез барыбызныкы да! Бу — безнең уртак казаныш. Бу бүләкнең төшенчәсенә килгәндә, ул дәүләт һәм халык алдындагы зур казанышлар өчен бирелә. Бу яктан ул — аеруча кадерле бүләк, иң мөһиме – халкыбызга күрсәтелгән хезмәт. Мин әйтер идем, бу барыбызның да уртак хезмәте, уртак бүләге. Башкача була да алмый. Бер кеше дә, бервакытта да барысын да үзе генә эшли алмый. Барыгызга да рәхмәт! Хөрмәт белән каравыгыз, түземлегегез өчен! Ачулансагыз да, сүксәгез дә, сез — үз эшегезне, без үз эшебезне башкарабыз, ә инде уртак нәтиҗәбез – яхшы. Иң мөһиме – халкыбызда булган мөнәсәбәт”, — дип билгеләп узды Дәүләт Киңәшчесе.

Журналистлар: “Минтимер Шәрипович, бераз гына басып торыгыз әле, йолдызны төшерергә өлгермәдек” дигәч, “Җитешмәгәнсез икән, тагын берәр кеше лаек булыр да, тагын төшерербез”, — дип шаяртты Дәүләт киңәшчесе.

“Татар-информ”

Индус Таһиров: «Татарстан Республикасы барлыкка килүдә Галимҗан Ибраһимовның өлеше зур»

Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров язучы Галимҗан Ибраһимовны тарихта уйнаган роле ягыннан ачып бирде. «Галимҗан Ибраһимов һәм тарих» темасына доклады белән ул «Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы» халыкара фәнни конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясады. Конференция Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган.

Индус Таһиров Галимҗан Ибраһимов турында төрле телләрдә материаллар күп булуын билгеләп узды. Ул аның хакында чыгышларның татар, рус, казах һәм кыргыз телләрендә яңгыравы очраклы булмавын әйтте. «Әгәр Галимҗан Ибраһимов бөек язучы булып өлгермәсә, һичшиксез, тарихчы булган булыр иде, чөнки аның әсәрләре тарих, милли яшәеш рухы белән сугарылган. Анда милләтебезгә тугрылык, милләтебезнең үзбилгеләнү хокукы ярылып ята. Татар тормышының тарихчысы дисәк тә, һичшиксез, дөрес булыр. Аның «Адәмнәр»ен генә карагыз: татар фаҗигасен шулай күрсәтү — зур эш. Аның «Казакъ кызы» әсәре интернациональ язучы икәнен күрсәтә. Аның эшендә тарих һәрвакыт яши, тарих һәрвакыт аңа ярдәмгә килә. Шактый күп тарихчылар аңа киңәшкә килә торган булган», — дип белдерде ул.

Тарихчылар Галимҗан Ибраһимовка киңәшкә килгән

Академик Зәки Вәлидинең дә Галимҗан Ибраһимов киңәшенә мохтаҗ булуын, «Төрек тарихы» хезмәтенең кулъязмасын тикшерү өчен аңа биргәнен билгеләп узды. «Галимҗан Ибраһимов аңа «бу китапның исеме «Татар тарихы» дип кенә аталырга тиеш» дип тәкъдим итә, ләкин бу дискуссияләрдән соң китап «Төрек-татар тарихы» исеме белән дөнья күрә. Галимҗан Ибраһимовның тоемлавы буенча, төркилекнең башында иң беренче татарлар торган. Татар – төркилекнең башында дип уйлаган һәм күп кенә әсәрләр белән таныш булуында да һич кенә дә шикләнмим. Тарих аңа һәрвакыт яшәү көче биреп торган. Аңа милли идеябезне тудырырга мөмкинлек биргән. Аның өчен милли идея – дәүләтебезне аякка бастыру. Югалган дәүләтебезне торгызу – аның иң зур максатларының берсе булган. Ул тарихка таянып эш иткән”, – дип билгеләп узды Индус Таһиров.

Галимҗан Ибраһимов сул эсер булмаган

Тарихчы Галимҗан Ибраһимовны сул эсер дип йөрткәннәрен искәртте. “Бу дөрес түгел, ул һәрвакытта да барлык халыкларның да партияләрен ныклап тикшергән. Украинадагы партияләрне дә тикшерә, Симферопольдә дә, Одессада да була, эсерларның да, социал-демократларның да материалларын өйрәнә. Шушы партияләрдән татар уртаклыгындагы партияне булдыруны максат итеп куя. Бу, әлбәттә, иң кирәкле чара, чөнки татарның дәүләтчелеген аякка бастырырга, татарны уятырырга, кискен хәвефле елларда үз урынын табарга ярдәм итәргә кирәк була. Шушы рәвештәге партия барлыкка килә. Бик күп җәзалар, уңайсызлыклар күрә ул, Одессада төрмәгә дә ябалар, башка эзәрлекләүләр дә була. “Интеллигент” исеме белән койрык 17 нче елга кадәр аңа тагылып йөри. Алар бу кешенең ни рәвешле эш иткәнен ачыклый. Шушы татар партиясе 1917 елның июлендә барлыкка килә. Монда Фоат Туктаров, Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура кебек чын милләтчеләр тупланган булырга тиешле партия. Болар татар рухында яши торган кешеләр. Алар татарның дәүләтчелеген аякка бастыруны максат итеп куялар”, — дип тарих битләренә күз салды Индус Таһиров.

Мөселман комиссариаты ничек барлыкка килә?

Ул, чыгышында, Галимҗан Ибраһимовның гамәлгә куючылар җыелышына делегат булып сайланганын билгеләп үтте. “Милләт мәҗлесе җыелып, Уфада дәүләтчелегебез мәсьәләләрен ныклап тикшерә. “Идел-Урал” штаты идеясе шунда барлыкка килә. Аның авторларының берсе – Галимҗан Ибраһимов. Монда татар-башкорт каршылыклары килеп чыга. Иң авыр миссияләрнең берсе буларак, Уфадан аның Оренбургка башкорт съездына баруын сорыйлар. Биредә ул берничә мәртәбә чыгыш ясап, уртак дәүләтчелекнең кирәк икәнлегенә күпләрне күндерә. Ләкин Зәки Вәлидинең фикере башкача була. Ничек кенә булсын, Галимҗан Ибраһимов аны Уфага алып килә. Уфада Милли мәҗлестә Идел-Уралны яклап та түгел, ул кадәр каршы да булмыйча чыгыш ясый. Шушы авыр миссияне Галимҗан Ибраһимов кына үти ала. Аның бу миссиясе татар-башкорт мәсьәләләренә шактый зур йомшаклык кертә. Моны һич кенә дә онытырга ярамый. Ул гамәлгә куючылар җыеныннан сайланга депутат буларак Петербургка китә. Күпләр аны сул эсер дип әйтә, ә сул эсерлар бит “учредительный собрание”ны ташлап качып китә. Галимҗан Ибраһимов дөрес юл сайлый һәм большевиклар белән кала, чөнки милли мәнфәгатькә шушы вакыттагы гамәлләр генә туры килә.

Галимҗан Ибраһимов мөселман комиссариатын барлыкка китерүче иң затлы кешеләрнең берсе була. Мулланур Вахитов делегат буларак килгәнче үк, Сталин һәм Ленин белән очрашып, мөселман комиссариатын булдыру турында килешү төзи. Һәм бу чынга аша. Мулланур Вахитов соңга калып килеп җитә, гамәлгә куючылар җыены инде таралган була. Шул рәвешле, мөселман комиссариаты барлыкка килә. Бу татар, башкорт комиссариаты гына түгел, ул мөселман халыклары комиссариаты. Татарларның роле зур, әлбәттә. Татарлар шушы билгеләнгән юлдан башка төрки халыкларны алып барырга тиеш була. Ләкин, билгеле булганча, Сталинның фикере башкачарак була: ул шушы комиссариатны татар-башкорт комиссариаты итеп атарга куша. Димәк, калган милләтләр комиссариатлар эшеннән читләштерергә тиеш булалар. Протест йөзеннән, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм башка татарлар “без ташлап китәбез” дип гариза яза. Сталин ялына торган кеше булмаса да, “урыннарыгызда калыгыз, гаризаларыгызны кире алыгыз” дип ялына. Чыннан да, китеп кенә нәрсә эшлисең? Миилләткә хезмәт итәргә кирәк бит, шунлыктан риза булырга туры килә”, — дип бәян итте Индус Таһиров.

Академик Мулланур Вахитов белән Галимҗан Ибраһимовның мөнәсәбәтләре бик яхшы булуын билгеләп узды. «Аң» газетасы 1913 елда «Без — кем?» дигән дискуссия оештыра. Татарлар кайчан барлыкка килгән, дигән мәсьәләләр 1917 елда яңадан калкып чыга. Татар-башкорт республикасы дигән идея барлыкка килә. Аның нигезендә Галимҗан Ибраһимов иң беренче була”, — дип ассызыклады ул.

Татарстан барлыкка килүдә Галимҗан Ибраһимов роле

Индус Таһиров, Гражданнар сугышы башлану шушы республиканы булдырмый калды, дигән фикер белән килешмәвен әйтте. “Бу дөрес түгел. Бу идеяне Сталин яклап чыккан икән, ул аны “Идел-Урал” штатына мәкерлек өчен генә эшли. Бу аның мәкерле эшләренең берсе. Мин аны татар дусты дип әйтмәс идем, гомумән, беркемгә дә дус түгел ул, бәлки, үзенә каршы да дошмандыр, анысы икенче мәсьәлә. Шушы чорда татар-башкорт республикасын пропагандалауны туктатырга дигән фәрман чыга. Шунда Татарстан Республикасы дигән идея килеп чыга, шушы республиканы булдыруга Галимҗан Ибраһимов үзеннән бик зур өлеш кертә”, — дип билгеләп узды тарихчы. Аның әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимов күзаллаулары буенча, республика мәйданы бүгенге Татарстанның чикләреннән киңрәк булырга тиеш булган. “Галимҗан Ибраһимов кулынннан килгән барын да эшли. Татарстан Республикасы барлыкка килгән икән, Галимҗан Ибраһимовның өлеше зур”, — дип ассызыклады Индус Таһиров.

«Татар-информ»,

Татарстан халыклары съездында катнашучыларга Путинның сәламләү телеграммасы укылды

Татарстан борынгы тарихын, республикада яшәүче халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кадерли һәм моның белән дан тота. Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан халыкларының III съездында катнашучыларга сәламләү телеграммасында шул хакта билгеләп үтелә. Илбашының мөрәҗәгатен Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов укыды.

“Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан делегатларны, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмә вәкилләрен җыйган форумны республика һәм тулаем Россия өчен мөһим вакыйга дип саныйм. Татарстан борынгы тарихы белән дан тота, биредә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең кадерен белә. Иң мөһиме – үзара аңлашу һәм кунакчыллык традицияләре белән данлыклы.

Дәүләт һәр халыкның үзенчәлеген, көнкүрешен саклап калу, илдә милләтара һәм диннәрара тынычлыкны, татулыкны ныгыту мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә. Шунлыктан милли телләр, мәктәпләр, мәдәни һәм белем бирү үзәкләренә ярдәм программалары, һичшиксез, алга таба да үсеш алачак. Халыкара, төбәкара проектлар гамәлгә ашырылачак…”, – дип Владимир Путин съезд делегатлары һәм кунакларына уңышлар тели.

Магомедсалам Магомедов Россия Президенты телеграммасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

“Татар-информ”

Халыкара куркыныч арткан шартларда Россия халкы киләчәген Путин белән күрә — М.Шәймиев

Безнең этноконфессиональ үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның “Корстон” комплексында ачылган Татарстан халыкларының III съездында шулай дип белдерде.

«Бүген республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга. Халыклар съезды иң вәкиллекле форумдыр, мөгаен», – дип белдерде Минтимер Шәймиев сәламләү чыгышында. Ул моңа кадәр үткән һәр съездда позитив үзгәрешләр булуын билгеләп узды.

«Мин бүген залда республикада күпмилләтлелек хәрәкәтен формалаштыруның чишмә башында торучыларны күрүемә шатмын», – дип ул милләтара татулыкка өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Дәүләт Киңәшчесе икътисади борылышлар, параллель хакимият төзү омтылышлары, хакимият белән конструктив диалогка барырга теләмәү кебек авырлыклар булган шартларда, Татарстанда этноконфесисональ үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев илдә Президент вазифасы раслангач, республиканың да Президент атамасы өчен күтәрелгәнен искәртте. Ул вакытта Борис Ельцинның, «халык теләгәч, моңа барырга кирәк» дип әйткәнен билгеләп узды.

«Шул елларда халыклар арасында Президент атамасына сакчыл мөнәсәбәт урнашты», – ди ул.

Минтимер Шәймиев бүген халыкның күпчелеге Россия Президенты Владимир Путин эшен хуплавын билгеләп үтте. «Халыкара өлкәдә куркыныч артуы белән бәйле рәвештә, россиялеләр киләчәген Путин белән күрә», – дип ул Татарстанны заманча тарихында да аның башлангычында изге эшләр күп башкарылуын әйтте. Минтимер Шәймиев аның Казанның 1000 еллыгында да рус һәм татар телләрендә чыгыш ясавына игътибарны юнәлтте.

Ул чыгышында беренче һәм икенче съездларның нәтиҗәләре буларак, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәләр төзелгәнен искәртте. Ул шартнамә, эчтәлегенә үзгрешләр кертмичә, дәвам иттерелә алыр иде дип саный.

«Татар-информ»

Татарстанның Баш казые исеме билгеле булды

Бу минутларда гына Татарстан Республикасы Баш казые сайланды. Әлеге вазифаны янә Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак.

Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Баш казый ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.

Сайлауга кадәр Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышында казыйларның төп бурыч-вазифалары турында билгеләп үтте. Аерылышулар күп булуы, имамнар әзерләү, мәчетләргә балалар йөрмәүгә карата булган шикаятьләр ишетелү кебек мәсьәләләрне күтәрде.

“Татар-информ”

Татарстан мөфтие сайланды

Бу минутларда Казанның “Корстон” комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады.

Мөфти ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, янә сайланган мөфти Камил Сәмигуллин Корылтай делегатларына «Ышанычыгызны аклармын» дип вәгъдә бирде.

“Татар-информ”