Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану

Кереш
Матур әдәбият — кеше күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып, үз вөҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр.