ХХ гасырда Дүсмәт авылы

Дүсмәт авылы тарихы еракларга тоташа. Документаль чыганаклар булмау сәбәпле, авылга нигез салыну вакыты билгеле түгел.Өлкәннәрнең истәлекләренә караганда, авылга Дүсмөхәммәт исемле кеше нигез салган.Аның җитәкчелегендә берничә гаилә урманга бай,чишмәсе һәм инеше булган тау астына килеп урнаша.