Минем әти – батырмы?

Минем кулда — әтием Әхмәдиев Гариф Харис улының ак кәгазьгә һәм 12 битлек гади дәфтәрләргә теркәп калдырган истәлекләре, шәҗәрәнең язма буыннары.  Үзе 1904 нче елда 10нчы буын булып туып, 2004 нче елда бакыйлыкка күчсә дә, язмалары, медаль һәм орден кнәгәләре, хәрби билеты һ.б. документлары чемоданында саклана.